Зәй егете Марат ЗЫЯТДИНОВ 2016 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра. Шәһәрдән 40 чакрым ераклыктагы Ирнә авылында сарымсак үстереп сата башлый. Билгеле, башта эш җиңел генә бармый. Биш ел эчендә нульдән торгызган бизнесны аякка бастыра ул! Буш яткан җиргә сулыш кертеп, сарымсак үстерергә тотынган егеткә: “Нинди сарымсак?!” — дип башта көлебрәк карыйлар, ышанмыйлар. Аннары, нәтиҗәсен күреп, эшләсәң була икән дигән кебек, гаҗәпләнәләр. Хәзер хөрмәт итеп аны “сарымсак магнаты” дип йөртәләр икән.
“БИЗНЕСНЫ ЯБАРГА КУШКАЧ, ЭШТӘН КИТТЕМ”
Марат Зәйдә туып үсә. Аңа 33 яшь. Хатыны Ләйсән — балалар бакчасында тәрбияче. Бер ул үстерәләр. Майда Зыятдиновлар гаилә¬се ишәергә тора. Икенчесе дә малай була, дигән табиблар.
— Улларым, Алла боерса, киләчәктә булышчыларым булыр! 3 яшьлек улым Саматны үзем белән кырга ияртеп йөрим. Аңа кызык. Күреп үссен, — ди Марат. — Әти элек агроном булып эшләде. Әни — бухгалтер. Алар соңрак шәһәргә күчте. Әни кебек, мин дә бухгалтер һөнәрен сайладым, Казанда Икътисад, идарә һәм хокук институтында белем алдым. Агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында да укыдым.
— Фермерлыкка кереп китү ничегрәк булды?
— Институтны тәмамлап, Зәйгә кайткач, бер фермерлык хуҗалыгында бухгалтер булып эшләдем. Аннары ГРЭСка урнаштым. Монда 6 ел хезмәт куйдым. Машинист-тикшерүче, эретеп-ябыштыручы, инженер булдым. Соңрак җитәкчелек бизнесымны ябарга кушты. Ул вакытта инде мин ике ел КФХ хуҗасы, сарымсак үстерә идем, — ди Марат. — Ике урындыкта утырып булмый дип, озак уйлагач, 2018 елда ГРЭСтан киттем. Хәзер мин фермер гына. Әмма бухгалтерлыкны ташладым диюем дөрес булмас. Фермерлыкта да хисапчы бик кирәк. Шуңа санау эше, йөк ташу, трактор ремонтлау, чәчү, сөрү — барысын да үзем башкарам.
Бизнесны 2016 елда биш кеше — абыем һәм аның иптәшләре белән башладык. 2018 елда алардан аерылдым, үзем генә алып барам. Эш башларга авыр булды. Грантлар алмадым. Үз акчам һәм кредитлар белән эшләдем. Бу — беренче бизнесым. Барысын да эш барышында өйрәндем. Тракторчылыкка укыдым. Бүген аның һәр шөребен беләм. Агрономия серләренә дә эшли-эшли, хаталар, тәҗрибә, сынап караулар аша төшендем. 5 елда трактор, чәчкеч һәм башкаларын алдым.
“ТАБЫШЛЫ КУЛЬТУРА”
— Марат, ни өчен сарымсак үстерүне сайладың?
— Сарымсак — табышлы культура. 1 кг сарымсак бәясе 1 кг иткә тора. Узган ел хакы котырып үсте. Имбир, лимон белән бергә, сарымсакның да популярлыгы бермә-бер артты. Аны үстереп сату идеясе белән II курста укыганда ук яна башладым. 5 елдан соң теләк чынбарлыкка әйләнде. Күпләр хәзер: “Сарымсак утыртуның отышлы икәнен гомер буе белдек. Әмма беребез дә шуңа алынмады. Ә син башладың һәм булдырдың!” — ди. Беренче партияне Краснодардан кайтардык. Чөнки Татарстанда 3 тонна сарымсак орлыгы таба алмадык. Хәзер орлыкны да үзем әзерләп сатам. Бу тармакта көндәшлек бик сизелми, сарымсакка ихтыяҗ зур. Узган ел башланган пандемия моны тагын да яхшы күрсәтте. Чикләрне яптылар. Ә 80 % сарымсак Кытайдан кертелә! Шуңа бу өлкәдә үсәргә була. Сарымсак гел кирәк. Үзем дә аны яратып ашыйм, файдасын күрәм.
— Ничә гектар җирдә үстерәсең?
— Бүгенгә 15 гектарга утыртылган. Эшчеләрне сезон вакытында гына чакырам. Сарымсакны октябрь башында утыртып, майда эшкәртә башлыйбыз, июль урталарында җыябыз. Су сипмичә, күчереп утыртмыйча үстерәбез. 1 гектардан чама белән 34 тонна сарымсак алабыз.
— Сорты нинди?
— “Добрыня”. Кышка чәчеп калдыра торган сорт булганга, октябрь башында утыртабыз. “Добрыня” салкынга чыдам, яхшы уңыш бирә, әйбәт саклана.
“САРЫМСАК ҮСТЕРҮ — СЕЗОНЛЫ ЭШ”
— Ник Зәйдән 40 чакрым ераклыктагы Ирнә авылында эшләргә булдың?
— Ирнәдә нибары 4 йорт. Эшләсәң, монда мөмкинлекләр җитәрлек. Җирне арендалыйм. Билгеле, көн саен йөреп, чакрымнар шактый җыела. Биредә яшәүче фермер Алик абый белән таныштым. Авыр чакларда ул: “Түз, Марат!” — дип тынычландырды, гел киңәшләрен бирә. Техникам башта аның территориясендә торды. Күптән түгел 2500 кв. метрлы иске ферма сатып алдым. Хәзер техника да шунда, сарымсакны да биредә эшкәртәбез, киптерәбез.
Сарымсак — сезонлы эш. Елның өч ае аны үстерүгә китсә, калган тугыз айда син буш дигән сүз. Алга таба, ел буе мәшгуль булу өчен, сарыклар үрчетү белән дә шөгыльләнергә телим.
— Шәһәрдә үскәнсең. Бирегә күченеп килә алыр идеңме?
— Фермер хуҗалыгына якынрак булу өчен, йорт төзү турында уйланам, — ди Марат. — Җир кешене туендырды, туендыра һәм туендырачак. Эшләргә генә кирәк. Җир бездә җитәрлек. Бернәрсәдән курыкмыйча тотынырга — киңәшем шул.
Лилия ЙОСЫПОВА.