Шикәр диабетын еш кына XXI гасыр эпидемиясе, диләр. Кызганыч, авыручылар елдан-ел арта. Табиблар әйтүенчә, коронавирус шикәр чиренә китергән очраклар да күзәтелә башлаган. Бу авыруны дәвалау, кисәтү турында “Диабетны җиңик” халыкара хәйрия фонды президенты Лилия ӘМИРҖАНОВА белән сөйләштек.
“Коронавирус шикәр диабетына китерергә мөмкин”
— Лилия Хәбировна, республикабызда шикәр диабеты белән авыручылар күпме?
— Татарстанда шикәр чире белән авыручылар саны төгәл билгеле түгел. 300 меңгә якын дип фаразлана. Шуларның 700 ләбе — балалар. Моннан тыш артык гәүдә авырлыгы, нәселдән килгән чир аркасында шикәр диабеты барлыкка килү куркынычы зур булган төркем кешеләр дә бар.
— Коронавирус шикәр диабеты китереп чыгарырга мөмкинме?
— Коронавирус иммунитетны какшата, йөрәк-кан тамырлары, үпкә, ашказаны асты бизләренә йогынты ясарга мөмкин. Шикәр чире белән авырган кеше өчен вирус аеруча куркыныч. Инсулин эшләп чыгара торган әгъзаларга зыян килгәндә, моңа кадәр авырмаган кешедә дә шикәр диабеты килеп чыгу ихтималы бар.
— Шикәр чиренә китергән сәбәпләр нинди?
— Моны медицина галимнәре төгәл әйтә алмый. I типтагы шикәр диабеты ашказаны асты бизе эшчәнлегендәге тайпылышлар аркасында килеп чыга. Нәселдәнлек белән дә бәйле дип аңлаталар. Стресс, хәрәкәт кимү, яшәү рәвеше үзгәрү, экологиянең йогынтысы зур. Туклануга игътибар итәргә кирәк. Ризыкның составын укысак, күбесендә зыянлы матдәләр бар, пальма маен гына алыйк. Эшкәртелгән техник пальма мае зарарлы. Европада аны күптән тыйдылар. Бездә дә чарасын күрергә кирәк.
— Авыруның билгеләре нинди?
— Күпләр үзләрендә бу чир барлыгын очраклы рәвештә белә. Башта канда шикәр күләме ачыклана, аннары өстәмә тикшерүләр ярдәмендә диагноз куела. Шикәр диабеты организмдагы матдәләр алмашы бозылу белән бәйле. 90 % очракта шикәр диабетының II тибы күзәтелә, гадәттә, ул билгеләрсез уза. Ләкин шул вакыт эчендә бөер, бавыр, нерв системасына, йөрәк, эчәклекләргә зыян китерүе бар. Кызганыч, табибка мөрәҗәгать иткәндә, ун кешенең сигезендә шикәр диабеты башка әгъзаларга зыян салып өлгергән була. Олыларда авыруның билгеләре стадиясенә карап ачыклана: гәүдә авырлыгы арта, күзе начар күрә башлый, кан басымы уйный, тромблар барлыкка килә, хәлсезлек, авыз кибү, тән кычыту, эч кибү һәм башкалар күзәтелә. Балаларда исә авыруның билгеләре тизрәк чагыла: алар күп су эчә, ябыгалар, гел кече йомышны үтәргә йөриләр. Тумыштан ук бу авыру күзәтелгән сабыйлар бар.
“Кинәт ябыгу — организм өчен стресс”
— Шикәр диабетын дәвалап буламы?
— Инвалидлыкка һәм үлемгә китергән 60 меңгә якын авыру арасында бу чир өченче урында. Кызганыч, аны тулысынча дәвалап булмый, шикәр диабеты — гомерлек юлдаш кебек. Диагнозы хакында белгән кеше башта шок хәлендә кала. Алга таба ничек яшәргә, нишләргә? Авыруга битараф калсаң, ул уртача гомер озынлыгын сизелерлек кыскарта. Ләкин шикәр чирен вакытында ачыклап, дәвалану чараларын күргәндә, куркырлык нәрсә юк. Әгәр кеше дарулар ярдәм итми дип зарлана икән, димәк, туклануга, яшәү рәвешенә игътибар бирергә кирәк. Даруларны мөстәкыйль кулланырга ярамый. Авыруның стадиясенә карап дарулар, уколлар ярдәмендә кандагы шикәр күләмен нормада тотарга, заманча технологияләр, төрле диеталарга нигезләнеп дәваланырга була. Бу — шактый “кыйммәтле” авыру. Шикәр диабетлы кешеләрне дәвалау өчен дәүләттән акча бүлеп бирелә. Тест-таякчыклар, инсулин шприцлары арзан тормый. Моннан тыш кайбер даруларны пациентка үз акчасына сатып алырга туры килә. Инсулин ясатучы кеше моны гел контрольдә тотса, аерым дәфтәргә теркәп барса яхшырак. Чөнки онытылып, дозаны арттырып, кабат инсулин кадау аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин.
— Авырган кешегә күп ризыктан баш тартырга туры килә, диләр.
— Алай ук түгел, теләгән ризыкны ашарга була, бары чамасын белергә кирәк. Мәсәлән, авырган кешегә көненә өч чәй кашыгы бәрәңге җитә. Кандагы шикәр күләмен арттырмый торган яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирергә, күбрәк парда пешкән ризык ашарга, кыздырылган азыктан тыелырга киңәш ителә. Җиңел үзләштерелә торган углеводларга бай ризыклар, мәсәлән, шикәр, бал, сок, кайнатмалар зыянлы. Балаларның, үсмерләрнең ашаган ризыклары 50 % углевод, 20 % аксым, 30 % майдан торса, дөрес булыр. Аз-азлап, көненә берничә тапкыр ашау файдалы.
— Яшьләр арасында ябыгам дип артык тырышучылар бар. Бу шикәр диабетына китерә аламы?
— Ашамыйча тору, тиз арада ябыгырга теләү, дөрес булмаган диеталар — организм өчен стресс, баланс бозылуга бер сәбәп. Артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләү начар түгел анысы. Ләкин кинәт ябыгырга тырышу шикәр диабетына китерергә мөмкин. Шуңа да диетаны белгеч белән берлектә сайларга киңәш ителә. Углеводлар кешегә энергия, көч алу өчен кирәк. Канда шикәр күләменең кинәт кимүе гипогликемиягә китерүе бар. Мәсәлән, ашамыйча торган кеше бакчага эшләргә чыкты, ди. Берникадәр вакыттан соң ул хәле беткәнен тоя, тирли башлый. Бу канда шикәр төшкәнне аңлата. Мондый очракта углеводка бай ризык йә шикәр кабып куярга кирәк.
— Шикәр авыруын ничек кисәтергә?
— Шикәр диабеты белән көрәштә иң нәтиҗәлесе — аны кисәтү. Моның өчен нәселдән килгән авыруларга, үзеңә игътибарлы булырга, диспансеризация узарга кирәк. Даруханәдә сатыла торган махсус глюкометр ярдәмендә кандагы шикәрне өйдә дә үлчәргә мөмкин. Иң ышанычлысы — махсус кан анализы тапшыру. Республика клиник хастаханәсендә “Сәламәт+” иҗтимагый сәламәтлек үзәге эшли. Анда атнага бер тапкыр шикәр диабетлы кешеләрне кабул итәләр. Бу авыру вакытында ничек тукланырга, нишләргә кирәклеген өйрәткән махсус мәктәпләр бар. Саф һавада күбрәк булу, физик күнегүләр эшләү, хәрәкәтләнү, туклануга игътибар бирү сорала. Авыру ачыкланган икән, табиб кушканнарны үтәп, тиешле даруларны вакытында куллансаң, шикәр диабеты белән дә озак, рәхәт яшәргә мөмкин.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.