• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

НОРЛАТ ӘБИЛӘРЕ 500 МЕҢ СУМ ГРАНТ ОТКАН

НОРЛАТ ӘБИЛӘРЕ 500 МЕҢ СУМ ГРАНТ ОТКАН

НОРЛАТ ӘБИЛӘРЕ 500 МЕҢ СУМ ГРАНТ ОТКАН

Яшел Үзән районының Норлат авылы әбиләре Россия Президентының 500 мең сум грантын откан. Бу акчаны авыл туризмын үстерүгә тотачаклар. Беренче туристларны майда каршы алырга җыеналар.

Әбиләр дисәм дә, сөбханалла, кызлардан ким түгел алар. Алты ел элек оешкан төркемнәре дә “Яшь йөрәкләр” дип атала. Иң яшенә — 50, иң олысына 83 яшь. Картаерга вакытла­ры юк: сәяхәт итәләр, фитнеска йөриләр, боулинг уйныйлар, җәй көне велосипедта җилдерәләр, бассейнда йөзәләр, кыш кө­не чаңгы, чана шуалар. Үз хорлары бар, җырлыйлар, бии­ләр. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы пенсионерлар “Россия 1” каналындагы “О самом главном” тапшыруында да чыгыш ясап кайттылар.

Төркем җитәкчесе Лә­лә Ха­җипова авылның килә­чәге өчен борчылып, шәһәр­не ташлап, Норлатка кайтып төп­­ләнгән. Пенсия яшендәге авылдашларын бергә туп­лый алган. “Яшь йөрәк­ләр” төркеме бе­лән Болгар, Би­ләр, Йошкар-Ола, Санкт-Петербург, Алабугага сәя­­хәткә барганнар. Концерт, ­театр, му­зейлардан рухый азык алып кайталар. Норлат спорт комплексында аэро­би­ка белән шө­гыльләнәләр. Авылда скандинавия йөрешен дә алар популярлаш­тыр­ган. “Фи­зик күнегүләр ясагач, буыннар язылып ки­тә, авырулар онытыла”, — ди 83 яшьлек Фәрдәнә Хәялиева. Ул әле хәзер дә шпагатка утыра, күз тимәсен. Наилә Мифтиханова: “Яшь йөрәк­ләр”гә йө­ри башлаганнан бир­­ле үземне ялгыз хис итмим. Аралашу, үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне, дус­ла­рың барлыкны тою җи­ңел­лек бирә”, — ди.

Ил буенча гражданлык җәм­гыяте үсешенә өлеш керт­­кән иң нәтиҗәле со­ци­аль проектларны финанс­лау бе­лән шөгыльләнгән фондтан “Яшь йөрәкләр” төркеме инде икенче тапкыр грант ота. 2018 ел­­да 15 вело­сипед, чаңгы, скандинавия таяклары, флешкалар, му­зыка колонкасы, скакалка, баш­ка кирәк-яраклар алганнар, сәх­­нә күлмәкләре тек­тер­­гән­нәр. Бу юлы исә акчаны авылда туризмны үс­те­рүгә то­тарга җыеналар. Әле­ге өл­­кәдә тәҗрибәләре бар. Берничә тапкыр Әстерхан ту­ристларын кабул итәргә ту­ры килгән аларга.

— Безнең “кыз”ларны­кү­­реп, туристлар шаккатты. Өл­­­кән яшьтәге әбиләр  алан­­да милли уеннар оештырдык, гореф-гадәтләребез бе­­лән таныштырдык. Татар җырларын ишеттердек, мө­нә­җәтләр әйттек. Бал, үзебез җитештергән эко-продуктлар белән сыйладык. Ку­наклар яшел чи­рәм­дә яланаяк йөреп, такыялар үреп, фо­тога төште, — дип сөйли Лә­лә Хаҗипова.

Быел беренче туристлар җәй башында килер дип кө­телә. Аланлыкта 60 кешелек җәйге йорт бар, берничә көн­­гә кил­гән кеше апийорт дип аталган, бал кортлары энергетикасы бе­лән дәвалана торган җайланмаларда сә­­ламәтлеген ныгыта ала, туристларга мас­саж тәкъ­дим итә­чәкләр. “Яшь йөрәк­ләр” төр­кеменә йөрү­че­ләр кан басымын тө­шерү, ябыгу, буыннарны яз­у өчен үз­лә­ре сынаган кү­негүләр өй­рә­тә. Сабан туе оешты­рыр­га ниятлиләр. Осталык дә­­ресләре дә каралган.

— Декупаж белән куна тактасы ясау, калфак тегү буенча осталык дәресләре оештырабыз. Кызлар үзләре җитештер­гән продукцияне туристларга тәкъ­дим итә ала­чак. Аш-су осталары да җитәрлек. Ку­нак­лар­ны кош теле, өч­почмак ке­бек үзебез пешергән милли ризыклар бе­лән сыйлаячакбыз, — ди Лә­лә ханым. Җәен урам бәй­рәме, “Бәрәңге фест”  оештырырга ниятлиләр.

Грант оту бер дә җиңел тү­­гел икән. “Баланы әни йө­рәк астында йөрткән кебек, проектны да айлар дәвамында күңелдә үсте­рә­сең, фикерләрне төнлә торып та терки идем. Грант ак­чалата би­релми. Аны максатчан кул­лану шарт. Һәр ти­ен өчен хисап тотарга ки­рәк”, — ди Лә­­лә Хаҗипова.

Ул Норлатны туристлык үзә­­генә әйләндерергә тели.

— Башкаларга күрсәтерлек урыннарыбыз җитәрлек. Авылыбызның зур тарихлы музее, Ачасырда Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы, “Изгеләр чишмәсе” бар. Төркемебезгә күбрәк авылдашларны җәлеп итәсе ки­лә. Кеше ялгыз калгач, пенсиягә чыккач боега. Гел телевизор каршында хәрә­кәт­сез утырып, гәүдә авырлыгы да артырга мөмкин. Ан­­нары тагын да кәефсез­ләнә башлый. Ә бергә саф һа­вада йөрү, физик күнегү­ләр ясау, күмәк проектларны тор­­мышка ашыру берләштерә, кәеф­­не күтәрә, сәла­мәт бу­лыр­­га ярдәм итә, — ди Лә­лә Ха­­җипова.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»
Татар дөньясы

ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»

by irekmanager irekmanager
21 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru