Нурлат районы Кәкре Атау авылында яшәүче Әнвәр Нәфыйгин Бикүледәге почта бүлекчәсендә хезмәт куя. Хат ташучы булып соңгы елларда гына урнашкан. Сер түгел, бу вазыйфаны башкаручы ир-атлар сирәк. Хезмәт хакы бик аз, ә эше тавык та чүпләп бетерә алмаслык. Шуңа да әлеге урынга ашкынып торучылар юк диярлек. Әнвәр абый да почтада эшләргә теләк белдерүче булмаганга гына керешкән. “Кеше языла икән, газета-журналлар, түләү кәгазе һәм пенсияне кемдер таратырга тиеш бит инде”, — ди ул.
— Әнвәр абый — алыштыргысыз хат ташучыбыз. Күрше авылдан вакытында килә. Йөкләнгән вазыйфаны җиренә җиткереп башкара. Эшләп кенә торсын, — ди аның турында Бикүле почтасы хезмәткәрләре.
Әнвәр абый Кәкре Атауда әнисе — 92 яшьлек Миңнегаян әби белән яши. Аны унынчы дистәне ваклый димәссең, күз тимәсен. Өйләрен ялт иттереп тора, бәлешкә хәтле пешерә икән. Улының почтадан яңа газеталар алып кайтуын көтеп тора. Төрле басмалар белән даими танышып бара. Кызганыч, Әнвәр абый хатыны белән аерылышкан. Улы гаиләле, ике баласы бар. Ә кызы югары уку йортын тәмамлаганнан соң авырып, вафат булган.
Әнвәр абый озак еллар нефть өлкәсендә бораулаучы булып эшләгән. 55 яшендә лаеклы ялга чыккан. Хәзер аңа 62 яшь.
— Гомер басуда нефть бораулап узды. Почтада эшли башлармын дип уйлап та карамадым, — ди Әнвәр абый. — Яшьләр авылда калмый. Эш юк. Шул ук вакытта почтага кеше табып булмый. Хезмәт хакы бик аз. Һичьюгы, ун мең сум итеп куйсалар да, бәлки, ризалашучы табылыр иде. Шуны да түләргә теләмиләр. Почтада эшләүче булмагач, бу вазыйфаны миңа тәкъдим иткәч, бердән, өйдә тик утырмыйм, икенчедән, олыларга хатлар, газеталарны китереп куандырыйм дип ризалаштым. Акчасы юк инде. Ике авыл арасы 5 чакрым. Атнага өч көн барам. Үз машинам белән йөрим. Шунсыз булмый. Ай саен 500-600 мең сум пенсия акчасы алып кайтып таратасы да бар. Җаваплылык зур. Җәяү йөрсәң, юлда нинди хәл булмас. Күпме түләүләр җыям.
— Әле бит сатар өчен тауар төяп кайтасы да бар…
— Сатарга кушалар инде. Машинасы булмаган кешегә күрше авылдан мондый йөк ташып эшләү мөмкин хәл түгел. Халыкка чәй, төрле ярма һәм башка тауарлар алып кайтам. Кайберләре үзләре сорап ала, газеталар белән бергә илтеп бирәм. Кемнәрдер баш тарта. Төрлесе бар.
— Газета-журналларга язылу сездә ничек бара?
— Элекке кебек актив дип булмый. Кайберләре хәбәрләр белән интернеттан таныша. Язылу чорында үзем дә кыстыйм. Бер басма булса да алдыртырга тырышам. Укысыннар, дим. Утка-суга түләү кәгазьләрен газета эченә кыстырып, почта тартмасына куям. Аерым булса, кечкенә квитанцияләр югалырга мөмкин. Авыл да бушый бара. Якынча 90 лап өйгә газета таратам. Элек Кәкре Атауда 140 чамасы йорт булып, бүген шуның 20-30 ы буш. Бакча бистәсенә калып барабыз инде. Заманында фермаларны бетерделәр. Соңгы кадагына хәтле сүтеп, малларын сатып, акчасын үзләштерделәр. Яшьләргә мөмкинлекләр калдырмадылар. Әле ферма эшләсә, шуннан азмы-күпме сенаж, салам алып кайтып, хуҗалыгында мал-туар асрап, шуны урнаштырып булса да көн итәрләр иде. Бернәрсә калмады. Хәзер салам да табып булмый, бу да проблема. Зур җитәкчеләр авылларны тамырдан чабып бетерде. Эш булса, колхозлар таралмаса, татар авыллары гөрләп яшәр иде әле. Башлангыч мәктәп бар, анысы да ябылырга тора. Әллә ни якты киләчәк күренми шул.
Мәшәкатьле булса да, Әнвәр абый эшен яратып башкара.
— Кайчанга хәтле эшләрмен, әлегә белмим, — ди хат ташучы абый. — Авыл халкы: “Әнвәр, почтадан китмә инде”, — дип тора.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Фотолар nurlat-tat.ru сайтыннан алынды.