• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

“АЛАР МӘҢГЕ БЕЗНЕҢ ХӘТЕРДӘ”

“АЛАР МӘҢГЕ БЕЗНЕҢ ХӘТЕРДӘ”
Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булучылар арта. Татарстан кабат үзенең уллары белән мәңгелеккә хушлашты.
Яшел Үзән районының Бело-Безводный авылында 44 яшьлек полковник Дмитрий Софроновны соңгы юлга озаттылар. Ул Казан югары танк команда училищесын тәмамлап, диңгез пехотасында хезмәт иткән.
— Дима — Софроновлар гаиләсендә хәрбиләр династиясен башлаучы. Аннан соң энесе, үзенең улы да хәрби юлны сайлады. Яныма керми китмәде. Беркайчан зарланмады. Ул хезмәт итә башлагач кына тотынды бит барысы да: Чечня, Сүрия, Украина… — дип күз яшьләре белән сөйли мәрхүмнең укытучысы Валентина Зайцева. Хезмәттәше Олег Стрелков та аны “икенче әти кебек иде” дип сагынып искә ала.
— Армиядә хезмәт иткәндә, Софронов батальоныбызның командиры иде. Ул безнең белән уллары кебек сөйләште. Дембель якынлашканда, бер солдатка мех итек (унты) бүләк иткәне истә, — дип сөйләгән “Вечерняя Казань” газетасына Олег. Быел Дмитрийның кызы XI сыйныфны тәмамлый, хатыны белән гаилә коруларына 25 ел туласы булган.
39 яшьлек кече сержант Семен Соловьев тумышы белән Чистайдан. 2016 елдан килешү буенча хезмәт иткән. 8 мартта Чистай районы башлыгы хәрби комиссариат белән берлектә Соловьевның өлкән яшьтәге әти-әнисенә кайгылы хәбәрне җиткергән. Семенның өч баласы, хатыны Кырымдагы Алушта шәһәрендә яшәгән. Мәрхүмне Кырымның Феодосия каласында җирләделәр.
34 яшьлек офицер Данис Сәләхетдиновны Казанның Юдино бистәсе зиратында җирләделәр. Ул Луганскидагы атыш вакытында һәлак булган дип фаразлана. Аның хатыны, баласы ятим калган.
Подполковник Ренат Гайсинны якыннары ярдәмчел, намуслы кеше иде дип искә ала. Казан танк училищесын бетергәннән соң, ул Санкт-Петербургта хәрби академия тәмамлаган. Аннары Төньяк Кавказда хезмәт иткән. 20 елдан артык гомерен хәрби хезмәткә багышлаган.
— Аның батырлыгы мәңге безнең хәтердә, — диде 39 яшьлек Ренат хакында Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов.
Алабугада 41 яшьлек Элер Эгамбердиев белән хушлаштылар. Ул тумышы белән Сәмәркандтан. 2014 елдан контракт буенча хезмәт иткән. Төп терәкләрен югалткан өч баласына, хатынына, туганнарына Аллаһ сабырлык бирсен.
Газетаны басмага тапшырыр алдыннан Кукмара районының Яңа Комар авылы егете — 22 яшьлек Илнур Гайфетдиновның һәлак булуы турында хәбәр килеп иреште. Ул килешү нигезендә медицина ротасы фельдшеры булып хезмәт иткән. Авыл Саба районы белән чиктәш. Шуңа да Илнур Саба районының Иштуган авылы мәктәбендә белем алган. Әнисе Саба урман хуҗалыгы ашханәсендә эшли. Әтисе урманчылыкта хезмәт куя. Гайфетдиновлар гаиләдә өч бала. Олы апалары бар, абыйсы килешү нигезендә хезмәт итә.
— IX сыйныфтан соң алар дүртәү генә калды: өч кыз һәм Илнур. Мәктәпне бетергәч, ул Киров медицина көллиятенә укырга керде. Аны контракт буенча хәрби хезмәткә китәр дип күз алдына да китермәдек. Шундый ягымлы, йомшак иде бит ул. Чыгарылыш альбомнарын актарып чыктым. Күздән яшь кипми. Бик авыр, — дип сөйли сыйныф җитәкчесе, Иштуган мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Галиәхмәтова.
— Бу хәбәрдән барыбыз да шок хәлендә. Авылдашлары: “Илнурның җәсәден үз күзебез белән күрмичә, ышанмыйбыз”, — ди. Әлегә егетне кайчан кайтарачакларын әйтмиләр, — диделәр Яңа Комар авылын үз эченә алган Оштырма-Юмья авыл җирлеге хезмәткәрләре.
Түбән Кама районының Ялантау авылыннан, лейтенант Александр Осиповның да хәрби операциядә гомере өзелүе билгеле булды. Егет Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусын тәмамлаган, аннары Рязань һава-десант училищесында укыган.
Хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелгән ир-егетләрнең күбесе үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
P.S. РФ Президенты В.Путин Украинадагы махсус хәрби операциядә чакыру буенча хезмәт итүчеләр катнашмаячак дип белдергән иде. Тик РФ Оборона министрлыгы хәрби көч частьларында аларның да булу фактларын таныды, кайберләре әсирлеккә төшкән. Бу хәлне хәзер хәрби прокуратура тикшерә.
— РФ Президенты күрсәтмәсе буенча, Баш хәрби прокуратурага әлеге күрсәтмәне үтәмәгән җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләрен тикшерү һәм җәза бирү өчен материаллар җибәрелгән, — диде РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru