• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

ВИНОГРАД СОРТЛАРЫ

ВИНОГРАД СОРТЛАРЫ
❓Безнең төбәктә үстерү өчен яхшы булган виноград сортлары белән таныштыра алмассызмы?
Зәйнәп, Баулы районы.

Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:
— Урта полосада виноград үстереп була. Моның өчен барлык шартлар да бар: иртә өлгерешле сортлар чыгарылды, җылы вегетация чоры, кояшлы көннәр дә җитәрлек. Бездән, бакчачылардан, бу культураны ярату, үз көчеңә ышану һәм виноград үсентеләрен бакчаның иң кояшлы, якты урынына утырту гына сорала.
Бакчамда биш төрле сорт виноград үстерәм: “Алёшенькин”, “Русвен”, “Загадка Шарова”, “Памяти Домбковской” һәм “Агат Донской”. Барысы да 10 елдан артык үсә, яхшы уңыш бирә. Кышка каплап калдырам, өшегәннәре юк.

“Агат Донской” — бик иртә өлгерешле, югары уңыш бирә торган сорт. Йөземнәре кара, эре, 5-6 граммлы, әчкелтем-баллы, бик тәмле. Тәлгәшләре зур — 500-700 граммлы, 1 кг нан артканнары да була. Куагы көчле үсеш ала, -26 оСка кадәр суыкларга түзә, кышка капларга кирәк.

“Алешенькин” — бик иртә өлгерешле, югары уңыш бирә торган сорт. Җимешләре саргылт яшел төстә, эре (3-5 граммлы), баллы, тәмле. Тәлгәшләре 400-1200 граммлы була. Куак уртача үсеш ала. Урта полоса өчен иң яхшы сортларның берсе. -25 оСлы суыкларга түзә, кышка каплап калдырырга кирәк.

“Загадка Шарова” — бик иртә өлгерешле сорт. Тәлгәшләре уртача (300-400 граммлы), очлаеп үсә. Җимешләре кара, бик эре түгел (2,5-3,5 грамм тирәсе), түгәрәк, баллы, тәмле. Августның беренче-икенче декадасында өлгерә, -30 оСлы суыкларга (каплаганда -40 оСка) түзә. Шулай да бездә кышка каплап калдырырга кирәк.

“Памяти Домбковской” — иртә өлгерешле, орлыксыз кишмиш, югары уңыш бирә. Тәлгәшләре 500 граммга кадәр җитә. Йөземнәре кара, уртача зурлыкта, түгәрәк, баллы, сентябрь башында өлгерә. Көзгә кадәр ботаклары яхшы өлгереп җитә, кышка каплап калдырырга кирәк.

“Русвен” — бик иртә өлгерешле, көчле үсеш ала торган сорт. Җимешләре эре (3-5 граммлы), аксыл-алсу төстә, түгәрәк, хуш исле. Тәлгәшләре 400-600 граммлы, цилиндрланып тора. Ботаклары яхшы өлгереп җитә, -25 оСлы суыкларга түзә, Татарстан шартларында кышка каплап калдырырга кирәк.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru