• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 11.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

74 яшьлек Фәүзия апа ЯРУЛЛИНА: “КАГЫЙДӘ БОЗЫП, ШТРАФ ТҮЛӘГӘНЕМ ЮК”

74 яшьлек Фәүзия апа ЯРУЛЛИНА: “КАГЫЙДӘ БОЗЫП, ШТРАФ ТҮЛӘГӘНЕМ ЮК”

Яшел Үзән районының Түбән Урысбага авылында яшәүче Фәүзия апа Яруллина 74 яшендә машина йөртә. Беренче тапкыр 39 ел элек руль артына утырган булган.
— Ул чакта Калининградта яши идек. Ирем Равил кораб капитаны булып эшләде. 67 яшенә кадәр диңгездән аерылмады. Алтышар айга командировкага китә иде. Ике кызны тәрбияләргә кирәк, әти-әни бар. Кыскасы, җәмәгать транспортында уңайсыз булыр дип, машина йөртергә өйрәнергә булдым. Беренче автомобилебез “Москвич” иде, — дип искә ала Фәүзия апа. Ул үзе оста парикмахер булып эшләгән. Соңрак ире аңа кыйммәтле чит ил машинасы бүләк иткән.

— Иремнең диңгездән кайтуын 45 ел көттем. Йокысыз төннәр, борчылулар… Моны капитан хатыннары гына аңлар. Берсендә Равил идарә иткән кораб Атлантик океан уртасында шактый вакытка утырып калган иде. Ягулык юк, элемтә өзелгән. Равил, чарасызлыктан, Президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Ул вакытта көч-хәл белән ярга чыктылар, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Лаеклы ялга чыккач, Яруллиннар туган яклары Түбән Урысбага авылына күченеп кайта. Кызганыч, тынычлыкта, тигезлектә озак яшәргә насыйп булмый. Равил абый кинәт вафат була.
— Аны уйламаган бер көнем юк, хәзер дә диңгезгә генә киткән сыман. Ул миңа исем белән дәшми иде, аның өчен һәрвакыт “матурым” булдым. Гел: “Иң чибәре бул, һәрчак елмаеп йөр, затлы киен”, — дип әйтә иде. Мине Канар утрауларында да ял иттерде. Мул тормышта яшәтте. Рәхмәт аңа, — ди Фәүзия апа.
Әңгәмәдәшем хәзер “Рено Логан”да җилдерә. “Өлкән яшьтә кирәк җиргә таксида да йөри алам. Тик күрше авылга, туганнарга, кибеткә, гөмбәгә, җиләккә барсаң да, гел машина кирәк”, — ди. Кызлары кунакка кайтканда, аларны каршы алырга Казан аэропортына да китә. Ватылса, автосервиска мөрәҗәгать итә. Тәгәрмәчләрен алыштырырга күршеләре, туганнарының уллары ярдәм итә икән.
— Яшьрәк чактагы кебек кыюлык юк хәзер. Тизлекне сәгатенә 100 километрдан арттырмыйм. Алдан барган машинаны узганда да берничә кат уйлыйм, сак булырга тырышам. Әйтергә дә куркам, 39 ел эчендә бер тапкыр да юл кагыйдәсен бозган өчен штраф түләгәнем юк. Автомобиль йөртүче куып йөрмәскә, юл билгеләренә игътибарлы булырга тиеш дип саныйм. Ватылып калсаң, борчылырга, каушарга кирәкми. “Аварийка”ны кабызасың. Мәрхәмәтле кешеләр җитәрлек, машина йөртүчеләр бер-берсенә ярдәм итми калмый, — ди Фәүзия апа.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru