• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 30.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

КҮҢЕЛЕҢНЕ БУШАТАСЫҢ КИЛСӘ, МӘЧЕТКӘ ШАЛТЫРАТ

КҮҢЕЛЕҢНЕ БУШАТАСЫҢ КИЛСӘ, МӘЧЕТКӘ ШАЛТЫРАТ

Кайвакыт күңелеңне бушату, киңәш алу бик мөһим. “Гаилә” мәчетендә Бөтенроссия “Гаилә” ышаныч телефоны эшли башлады. Ышаныч телефонының эшчәнлеге турында “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН белән сөйләштек.

— Рөстәм хәзрәт, ышаныч телефонына ихтыяҗ бармы?
— Мәчеткә кеше дини сораулар белән генә түгел, гаиләгә бәйле башка мәшәкатьләр белән дә мөрәҗәгать итә. Бала хакына гаиләне саклап калыргамы, үсмер тыңламаса нишләргә, кебек сораулар бирәләр. Мөмкинлектән чыгып, вәгазьләр сөйләп ярдәм итәргә тырышабыз. Кешенең күзенә карап сөйләргә уңайсыз мәсьәләләр була. Шуңа да кеше күңелен борчыган проблемаларын аноним рәвештә җиткерә алсын өчен, ышаныч телефонын булдырдык.
— Шалтырату бушлаймы?
— Россиянең төрле почмагыннан бушлай шалтырата алалар. Узган ел “Гаилә” мәчете республикакүләм бәйгесендә “Гаилә кыйммәтләрен саклау буенча татар телле проектларны тормышка ашыручы иң яхшы мәчет” номинациясендә беренче урынны алган иде. Шул бәйгедә бирелгән премия акчасына ышаныч телефонын эшләтеп җибәрдек.
— Халыкны күбрәк нәрсә борчый?
— Көненә 100 гә якын сорау кабул итәбез. Аларга югары белемле психологлар, дин галимнәре җавап бирә. Русча, татарча сөйләшү мөмкинлеге бар. Сораулар күптөрле. Ирем кыйный, дип тә шалтыраталар, күпләрне аерылышу мәсьәләсе борчый. Дин белән кызыксынучылар шактый. Кешегә ярдәм итү мөмкинлеге булдырганы өчен, Аллаһка бик рәхмәтлебез.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Ышаныч телефонына 10.00-17.00 сәгать аралыгында 8-800-222-05-62 номеры буенча шалтыратырга була.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?
Төрлесеннән

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?

by irekmanager irekmanager
4 августа, 2025
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru