• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 21.09.2023
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

СУГАН ОРЛЫГЫ НИК САКЛАНМЫЙ?

СУГАН ОРЛЫГЫ НИК САКЛАНМЫЙ?
❓30 елдан артык суган сөенчеге үстереп, орлыгын да үзебез ясыйбыз. Соңгы бер-ике елда орлык язга хәтле сакланмый, кибә. Баш чыгармаслык итеп, сөенчекне ничек дөрес киптерергә?
Фәнил ИСМӘГЫЙЛЕВ, Сарман районы Җәлил бистәсе.

Мәймүнә МОТАЛЛАПОВА, Балык Бистәсе районы Масловка авылы:
— Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, минемчә, сөенчекнең саклануы көзен җыеп киптерү һәм тиешенчә урнаштыруга карый. Үзебез суган сөенчеген йолкыгач, түтәлдә киптерәбез. Һава торышы үзгәрәсе булса гына ышыкка кертәбез. Аннан чыгарып, тагын киптерәбез, суган кабыгының берәр каты куба башлагач (без аны: “Җырлый башлый”, — дибез), әрҗәләргә тутырып, ышык урынга куябыз. Көннәр салкынайта башлагач, өйгә кертеп урнаштырабыз.
Суган тышта озак торырга тиеш түгел, салкында калса, өйгә кергәч, дымлана. Андый суган тиешенчә сакланмый. Без караңгы бүлмәдә әрҗәләрне берсе өстенә икенчесен куеп, язга кадәр саклыйбыз. Шифоньер өстендә, бүлмәнең бер почмагын бүлеп саклаучылар да бар. Суганга вакытсыз кагылырга ярамый, язга кадәр шулай торырга тиеш. Вак суган язга хәтле кибә. Бездә хәзер суганны кул белән берәмтекләп чистартучы юк. Амбарларда икмәк или торган сеткадан суган чистартырга җайланма ясадык. Бик ваклары сеткадан җиргә төшә, аларын алмыйбыз.

Хәбәрләр

Яшел Үзәндә язучы Зөлфәт Хәким повесте буенча “Телсез күке” нәфис фильмы төшереләчәк.

11 сентябрьдә Якутск шәһәрендә “Казан” скверы һәм шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла.

Татарстан Лисичанскида 45 күпкатлы йортны җылылык сезонына әзерли.

Казанның югары уку йортларын түләүле белем алу бәяләре 5-6 %ка күтәрелде.

Татарстанда үрдәкләргә, су тавыгына ау сезоны ачылды. Ул 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Режиссер Илдар Ягъфәров тагын 4 елга ТР Кинематографистлары берлеге рәисе итеп сайланды.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Баскыч — өйнең күрке ул”
Тырышкан табар

“Баскыч — өйнең күрке ул”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“Лаләләрне 4 меңгә җиткердек”
Тырышкан табар

“Лаләләрне 4 меңгә җиткердек”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
Җиләк җыеп саткан акчага хаҗга барган
иман нуры

Җиләк җыеп саткан акчага хаҗга барган

by irekmanager irekmanager
13 июня, 2021
ТЕПЛОХОД  — ЙӨЗМӘ КУНАКХАНӘ
Матур туган ягым

ТЕПЛОХОД — ЙӨЗМӘ КУНАКХАНӘ

by irekmanager irekmanager
14 июня, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru