Россиягә карата төрле санкцияләр кертелгән чорда яшибез. Озакламый авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре язгы чәчүгә керешәчәк. Аңа әзерлек ничек бара? Минераль ашламалар җитәрлекме? Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил БИКЧУРОВ белән шул хакта сөйләштек.
— Чәчүне көнләп, сәгатьләп көтәбез. Чөнки бу — иң җаваплы чор. Ягулык-майлау материалларын күптән алдык. Ашламаларны Буа районыннан тоннасын 22 600 сумнан кайтарттык. Безнең паркта үзебезнең илдә җитештерелгән техника. Чөгендер алу комбайны гына чит илнеке. Шуңа күрә санкцияләр авырлык алып килер дип әйтмәс идем. Чәчү башлангач, ягулыкка ташлама бирелә. Ләкин нефть чыгарылган илдә икмәк үстерүчеләр өчен бәя зур булырга тиеш түгел дип саныйм.
— Ел да табышлы культураларны чәчәргә тырышасызмы?
— Бодай, арпа, чөгендер һәм көнбагышка өстенлек бирәбез. Әйтик, “Деспина” сортлы арпаның орлыгы Европадан кайтартыла. Хуҗалыкта 40 кеше хезмәт куя. Урак вакытында өстәмә эшчеләр алабыз.
— Кибет киштәләре бушап калмасын, азык-төлеккә ихтыяҗ булмасын өчен нәрсә эшләргә?
— Галимнәребезгә югары уңыш бирә торган сортлар уйлап табарга кирәк. Чит илләрдәге сортлар уңышны күбрәк бирә. Аннары икътисадның ике еллык планы булырга тиеш. Бу азык-төлек складларын ике еллык запас белән тулыландыру дигән сүз. Хәзер арадашчылар түбән бәядән карабодай, үсемлек мае, шикәр комын сатып ала да ясалма ажиотаж ясый. Мондый хәл булмасын өчен, яшьләрнең авылда төпләнүе, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүе кирәк. Без бит үзебезгә бер елга җитәрлек яшелчә, җиләк-җимешне бакчада да үстерә алабыз. Авылда рәхәтләнеп бай, җитеш тормышта яшәргә мөмкин. Интернет, газ, телефон һәр йортка кергән.
Элек мәктәп программасы буенча трактор дәресе керә иде. Егетләрнең берничәсендә булса да бу кызыксыну уятмыйча калмый. Күбрәк шундый фәннәр укытырга кирәк. Хәзер мәктәп укучылары Бердәм дәүләт имтиханыннан куркып, IX сыйныфтан китү ягын карый. Киресенчә, яшьләрне авылга җәлеп итәргә кирәк.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.
Равил Бикчуровны хәйрияче буларак та яхшы беләләр. Ул Чүпрәле районы мәктәпләре укучыларын бушлай ашатырга ярдәм итә. Хатыны Фәгыймә апа белән ике ул үстергәннәр. Равил абый баянда уйнарга ярата. Аңа бу сәләт әтисе белән бабасыннан күчкән. Озын көйләрне матур итеп сузса, бөтен борчу-мәшәкатьләр онытыла.