• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.06.2023
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“КАР ӨСТЕННӘН ОЕКБАШ БЕЛӘН 3 КМ ЙӨГЕРДЕ”

“КАР ӨСТЕННӘН ОЕКБАШ БЕЛӘН 3 КМ ЙӨГЕРДЕ”

Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә туып-үскән Илнар Хәбибуллин триатлон буенча илкүләм ярышларда алдынгы урыннар яулый. 18 яшьлек егет спорт остасына кандидат булып тора. Триатлонда максатлары зурдан.
— Илнар — тырыш, шул ук вакытта характерлы спортчы. Спортта алдынгы урыннар яулау өчен ныклы әзерлек, физик көч белән бергә, менә шушы сыйфатлар да бик мөһим, — ди Башкортстанның Триатлон буенча федерация рәисе, баш тренер Анатолий Алексеев.

“Бу егеттән чын спортчы чыгачак!”
— Анатолий Семенович, триатлонның үзенчәлекләре белән таныштырыгыз әле.
— Триатлон кышын 3 км йөгерү, 6 км велосипедта һәм 5 км чаңгыда узышуны үз эченә ала. Ә җәен исә бу спорт төре 5 км йөгерү,
20 км велосипедта узышу һәм 750 м йөзүдән тора (яшүсмерләр өчен). Олимпия дистанциясе булганда,
1,5 км йөзәргә, 40 км велосипедта узышырга, 10 км йөгерергә кирәк.
Яшел Үзәндәге ярышта спортчылар 100 метр йөгереп китәргә дә өлгермәде, Илнарның кроссовкасының бавы өзелде. Аяк киеме яхшы, ныклап бәйләгән дә иде. Бәлки, берәрсе ялгыш баскандыр, төрле хәл була. Илнар югалып калмады, аяк киемен салып, кулына тотты да каты кар өстеннән оекбаш белән йөгерүен дәвам итте. 3 км ны шулай узды, килеп җиткәч, аяк киемен алыштырып, велосипедта китте, аннары чаңгыга күчте. Һәм беренче булып килде! Илнарга аеруча велосипедта узышу җайлы бирелә. Текә борылышларны, тизлекне ярата.
— Аяклары туңмадымы соң?
— Ярышка хәтле көннәр җылы торды. Ә ул көнне кисәк 16 оСка кадәр суытты. Аягы туңар дип борчылдык. Каты кар сәбәпле, табаннары авыртты, бик кызарган иде. Финишка килеп җитүгә, җылыга алып кердек, кайнар чәй эчердек, аягын, табанын удык. Зарланмады, җиңү рәхәте бөтен борчылуын, аруын басты бугай.
— Анатолий Семенович, Илнарның сезнең кул астында шөгыльләнә башлаган мәлләрен искә төшерик әле.
— Соңгы ике елда Уфа районында эшлим. Аңа хәтле велосипед триатлоны буенча Агыйделдә секция алып бардым. Илнар миңа килгәндә кечкенә иде әле. Ул вакытта ук характерлы иде. Беренче мәлләрдән тырышлык күрсәтте, тренировкаларны калдырмыйча йөрде. Башта велосипедта узышуны керттек, аннары бассейн, чаңгы, соңрак йөгерү буенча әзерлекне өстәдек. Башкортстанда триатлон буенча федерация барлыкка килгәч, кышкы һәм җәйге төрләргә программа булдырып, чыгыш ясый башладык. Илнар
IX сыйныфтан соң Нефтекамага китте, тулай торакта яши. Тренировкаларны Уфа районы спорт мәктәбендә дәвам итәбез. Күрсәтмәләрне моннан бирәбез, ул үзендә шөгыльләнә. Чөнки Нефтекамадан килеп йөрү ерак.
— Бер спорт киемен алганда гына да чыгымнар зур, ә триатлонда ничә төрле спорт костюмы, кирәк-ярагы да күп…
— Илнар әнисе белән генә яши иде. Чыгымнар, чынлап та, күп. Берничә төрле кием кирәк, триатлон өчен велосипед 200-300 мең, чаңгы 40-50 мең сумга төшә, юл чыгымнары… Студент егет аларны ничек ала алсын? Аңа кирәк-яракларны табыштырдык. Федерация Илнарны гел ярышларга ала башлады. Ике ел элек республикага зур нәтиҗәләр китерергә тотынды. Былтыр Россия буенча җәйге триатлон беренчелегендә 2 нче урынны алды. Кышкы триатлон буенча ничә ел рәттән ил күләмендә команда белән алдынгы урыннарны яулап киләбез. Әлбәттә, Илнар лидер булып тора. Шундый зур җиңүләре өчен, республика тарафыннан аңа 12 мең сум күләмендә стипендия түләнә. Бу бер елга дип билгеләнгән. Киләсе елга да югары нәтиҗәләр китерсә, стипендия тагын бер елга озайтыла. Ул приз күләмен күздә тотып ярышмый. Триатлонга җаны-тәне белән бирелгән. Алга таба ил җыелмасына эләксен, дип телибез.

“Тимер кеше” булырга хыялланам”
— Кечкенәдән велосипедта “очарга” яратам. Шул кызыксыну триатлонга китерде. Ул чакта миңа 13 яшь иде, — ди Илнар. — Ныклап шөгыльләнәм, һәр көнне спортзалга йөрим. Студент булгач, уку белән бергә алып бару кыенгарак туры килә. Кайбер укытучылар “эләктереп” кенә тора (көлә). Ничек тә ерып барырга тырышам. Атна саен әни янына Агыйделгә кайтам, аңа булышам.
— Триатлонның иң югары төре — “айронмен”, башкача “тимер кеше” дип йөртәбез, — ди тренер Анатолий Алексеев. — Монда 4 км йөзәргә, 180 км велосипедта йөрергә, 42 км йөгерергә кирәк. Бу — һәр триатлончының зур хыялы. Моны үз гомереңдә бер тапкыр булса да үти алсаң, юкка яшәмәгәнсең, дигән сүз. Илнар да шул максатка таба бара.
— Илнар, кайчан “тимер кеше” булырсың кебек?
— 19-20 яшьләрдә дип уйлыйм. Моның өчен бөтен көчемне куячакмын.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Малайлар арасында “Татар азаны” бәйгесе уза. Сайты: azan.tatar

17 илдән 22 мәгариф министры 7-10 июньдә Казанда халыкара форумда катнашачак.

Төркиядә Президент сайлауларының икенче турында хәзерге Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган — 52,13 %, оппозициядән Кемаль Кылычдароглу 47,87 % тавыш җыйган.

1 июньнән Россиядә биометрияле 10 еллык чит ил паспортлары яңадан бирелә башлый.

Татарстанда үзмәшгульләр 260 меңнән арткан.

Казанда XI сыйныфны тәмамлаучы һәр унынчы укучы медальгә дәгъва кыла.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”
Сәхнә арты

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”

by irekmanager irekmanager
11 июня, 2021
“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”
Тату гаилә

“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2023
11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР:  “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”
Татар дөньясы

11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР: “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”

by irekmanager irekmanager
3 мая, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru