— Күптән түгел әнием вафат булды. Мин йөкле. Каберенә барырга телим, тик туганнар: “Карындагы балага зыян килергә мөмкин, авырлы килеш зиратка барырга ярамый”, — ди. Бу чынлап та шулаймы?
Әлфия, Лениногорск.
Сорауга “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирде:
— Кадерле кешеләребезнең арабыздан китүе — зур сынау. Сезгә Аллаһ сабырлык бирсен. Йөкле хатын-кызга зиратка керү рөхсәт ителә, тик бу хәерле булмас. Ни дисәң дә, зират ул — моңсу урын. Анда елыйсың да, борчыласың да. Мәрхүмнәр барысын да ишетә. Әниегезгә дә, сезнең кайгырганны ишетеп-күреп, җиңел булмас. Үзегезгә дә авырлы чакта уңай кичерешләр күбрәк кирәк. Әгәр күңелсезләнәсез, әниегез рухын сөендерергә телисез икән, дисбе алып тартыгыз. Догалар укыгыз. Бу аның өчен күчтәнәч сыман булачак. Ә бала тапкач, әниегезнең каберен зиярәт кылырсыз, җыештырырсыз, чәчәкләр утыртырсыз. Әлегә сабыр итегез.