• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 21.09.2023
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Минем хокук

“БҮЛӘК ИТӘРГӘМЕ, ВАРИС БИЛГЕЛӘРГӘМЕ?”

“БҮЛӘК ИТӘРГӘМЕ, ВАРИС БИЛГЕЛӘРГӘМЕ?”

— Балаларыбыз аерым фатирларда тора. Мин исә үз йортым белән яшим. Өйне балалар исеменә яздырасым килә. Ничек отышлырак булыр икән: варис итеп билгеләргәме, әллә “бүләк итү” кулайракмы? Алар әлегә фатирлары өчен 13 % салымны кайтара. Бүгеннән милекне бүләк итеп яздырсам яки балаларны йортыма варис итеп теркәсәм, бу очракта 13 % акчаларын кайтару процессы тукталмасмы?

Зөлфия апа, Саба районы.

Саба районы нотариусы Наилә ЙОСЫПОВА:
— Бүләк итү белән варис итеп калдыруның аермасы бар. Әмма кайсы очрак отышлырак дип, кешегә төгәл киңәш биреп булмый. Чөнки һәркемнең үз шартлары бар. Кемгәдер исән чагында ук милкен бүләк итеп кую әйбәт. Бу якыннары өчен (әти-әни, ир-хатын, балалар, оныклар, ир яки кыз бертуганнар) бушлай була. Калган очракта бүләкне кабул итүче милек суммасыннан 13 % салым түләргә тиеш. Ә варис итеп калдыру кеше үлгәч кенә үз көченә керә. Анда 13 % салым түләү юк. Әмма бу очракта искәрмә бар: мәҗбүри өлеш дигән пункт каралган. Варис итеп кемне яздым, шул кешегә генә күчәчәк, дип булмый. Башка мирасчыларга да өлеш чыга ала. Моны клиентларга мирасның өлешләрен исбатлаган чакта аңлатабыз. Бу очракта бүләк итеп калдыру әйбәт дияр идең. Тик, әйткәнемчә, тормышта төрле хәлләр күзәтелә. Бүген бүләк итте, ә иртәгә нидер үзгәрә. Сирәк булса да, практикада бүләк иткәннән соң үзенә бу йортта урын калмаган очраклар да бар. Шуңа һәркем үзе хәл итә.

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 5 нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир ШӘЙДУЛЛИН:
— Балаларына йорт бүләк итеп бирелүнең яки варис итеп күчүнең фатирлары өчен 13 % салым кайтаруга бер тәэсире дә юк.

Хәбәрләр

Яшел Үзәндә язучы Зөлфәт Хәким повесте буенча “Телсез күке” нәфис фильмы төшереләчәк.

11 сентябрьдә Якутск шәһәрендә “Казан” скверы һәм шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла.

Татарстан Лисичанскида 45 күпкатлы йортны җылылык сезонына әзерли.

Казанның югары уку йортларын түләүле белем алу бәяләре 5-6 %ка күтәрелде.

Татарстанда үрдәкләргә, су тавыгына ау сезоны ачылды. Ул 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Режиссер Илдар Ягъфәров тагын 4 елга ТР Кинематографистлары берлеге рәисе итеп сайланды.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Баскыч — өйнең күрке ул”
Тырышкан табар

“Баскыч — өйнең күрке ул”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“Лаләләрне 4 меңгә җиткердек”
Тырышкан табар

“Лаләләрне 4 меңгә җиткердек”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
Җиләк җыеп саткан акчага хаҗга барган
иман нуры

Җиләк җыеп саткан акчага хаҗга барган

by irekmanager irekmanager
13 июня, 2021
ТЕПЛОХОД  — ЙӨЗМӘ КУНАКХАНӘ
Матур туган ягым

ТЕПЛОХОД — ЙӨЗМӘ КУНАКХАНӘ

by irekmanager irekmanager
14 июня, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru