• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 28.05.2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

16 яшьлек эшмәкәр Данияр: “УЗГАН ЕЛ 370 МЕҢ СУМ АКЧА ЭШЛӘДЕК”

16 яшьлек эшмәкәр Данияр: “УЗГАН ЕЛ 370 МЕҢ СУМ АКЧА ЭШЛӘДЕК”

Питрәч районы Көек бистәсендә яшәүче 16 яшьлек Данияр Гомәров — итальян сырлары ясау остасы. Бу эш белән ике-өч елдан бирле актив шөгыльләнә. “Яшүсмер эшмәкәр” дип йөртәләр аны. Эшне әнисе Римма белән алып баралар. Данияр бу өлкә буенча төрле проектлар төзеп, республика җитәкчелеге каршында яклап чыга. Аны хәзер күпләр таный.
— Сыр ясау технологияләре турындагы проекты өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Даниярга 200 мең сумнан артыграк грант бирелде, — дип сөйли Римма. — Улымның бу уңышына бик сөендек. Проектны эшләп чыгарга якынча ике ай вакыт кирәк булды. Тырышлык үзен аклады.

Данияр 12-13 яшьлек чагында ТРның Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган “Эшмәкәрләр фабрикасы” проектында катнаша. Монда Президент “хөкем”енә җиде иң кызыклы бизнес-проект тәкъдим ителә. Берсе Даниярныкы була.
— “Эшмәкәрләр фабрикасы” проектының авторы танылган ресторатор Айдар Булатов иде. Биредә төрле юнәлештә курслар оештырылды. Ул яшүсмерләр өчен төзелгән иде, — ди Римма. — Беренче биремдә үзләренә проект уйлап табарга кушылды. Күңелгә яткан бер өлкәне сайларга кирәк. Ул вакытта өйдә сыр ясыйм, Данияр мин эшләгәнне күреп кызыксына иде. “Башкалар шоколад ясый, мин сыр әзерләячәкмен”, — диде. Шулай башланып китте. Ул вакытта өч ай эчендә чама белән 22 кг каты сыр әзерләде, айга якынча 5 мең сум чиста табыш кертә башлады, 15 ләп даими сатып алучысын булдырды. Эшмәкәр булу теләге чынлап уянган иде инде. Шул чакта ук сыр ясау өчен бөтен яхшы җиһазлар булдырып, төрле сортларын җитештерүне өйрәнү, гамәлгә кертү планын куйды. Хәзер аңа 16 яшь. Сырның бөтен технологиясен белә. Итальян технологиясе белән эш итәбез. 25 төрле сыр җитештерәбез: “Моцарелла”, “Чечил”, “Халлуми”, “Канестрато” һ.б.
Римма моңа хәтле бухгалтер булып эшләгән. Хәзер өйдә, бары тик сыр ясап сату белән шөгыльләнә. Бухгалтерия эшен яхшы белүе эшмәкәрлектә булыша. Өйгә тоташтырып, сыр әзерләү өчен аерым цех булдырганнар, бөтен кирәкле җиһазлары бар. Нигездә, Данияр белән икәү эшлиләр. Кайчак әти-әнисе, туганнары да булыша.
— Сыр ясарга сөтне кайдан аласыз?
— Безгә якын булган Колай авылыннан, Лаеш районыннан җыябыз. Фермаларга үзебез барып алабыз. Чөнки безгә чиста, яхшы сөт кирәк.
— Кайларда сатасыз?
— Интернет челтәре аша заказга эшлибез, “Агропромпарк”та сатабыз. 1 кг сыр уртача 1500 сумга төшә.
Данияр Казанда “Халыкара сервис көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә белем ала.
— Укырга да, эшләргә дә өлгерәм, — ди Данияр. — Узган ел, билгеле, әни белән бергә, сыр җитештереп,
370 мең сум акча эшләдек.
— Тырыш, эшчән, акыллы бала. Эшмәкәрлеккә сәләтен күрсәтте. Аннан яхшы икътисадчы да чыгар кебек, — ди әнисе, улы белән горурланып. — Киләчәктә нинди эш белән шөгыльләнәчәген бүгеннән чамалап торуы, кызыксынып, чагыштырып баруы, бу өлкәдә үсәргә тырышуы мине бик куандыра.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Россия вузларында махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен квота барлыкка киләчәк (бюджет урыннарының 10 %ы).

Чувашстанның Шыгырдан авылында “Шыгырдан моңнары” төбәкара халык иҗаты конкурсы узды.

Россиядә “COVID-19” дан прививканы 87 млн. кеше ясаткан.

Быел Татарстанда 37 260 укучы IX сыйныфны, 16 163 укучы урта мәктәпне тәмамлый.

Роспотребнадзор балалар лагерьларында ковидка каршы чараларны гамәлдән чыгарды.

2021 елда Татарстанның гомуми бюджетына 336 млрд. сум килгән, федераль бюджетка 1 трлн. сумнан артык күчерелгән.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ЯРАТКАН ШӨГЫЛЬ ТЫНЫЧЛЫК АЛЫП КИЛЕРГӘ ТИЕШ!”
Тырышкан табар

“ЯРАТКАН ШӨГЫЛЬ ТЫНЫЧЛЫК АЛЫП КИЛЕРГӘ ТИЕШ!”

by irekmanager irekmanager
29 марта, 2022
ЭРЕМЧЕКЛЕ ЧӘЧӘК-ПЕЧЕНЬЕ
Тәмлетамак

ЭРЕМЧЕКЛЕ ЧӘЧӘК-ПЕЧЕНЬЕ

by irekmanager irekmanager
12 апреля, 2022
Шикәр диабеты — гомерлек юлдаш
Сәламәтлек

Шикәр диабеты — гомерлек юлдаш

by irekmanager irekmanager
13 июня, 2021
“КАРБЫЗНЫ АПРЕЛЬДӘ ЧӘЧЕП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК”
Тырышкан табар

“КАРБЫЗНЫ АПРЕЛЬДӘ ЧӘЧЕП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
23 мая, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru