• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 10.12.2023
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“МИН КҮРГӘННӘР ӘЛЛӘ НИЧӘ КИТАП ЯЗАРЛЫК”

“МИН КҮРГӘННӘР ӘЛЛӘ НИЧӘ КИТАП ЯЗАРЛЫК”

Җырчы Флера СӨЛӘЙМАНОВА чыгышы белән Кама Тамагы районы Иске Барыш авылыннан. Сугыш чоры баласы. Тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә аңа. Ятимлек ачысы, авыр хезмәт, юклык заманы…
— Сынаулар шулхәтле чыныктырды. Елый белми торган итте. Беркайчан уфтанмадым, сорап йөрмәдем. Барысын да үзем тартып бардым, — ди Флера апа. — Күп күрдем. Аларны бәйнә-бәйнә сөйләсәм, әллә ничә китап язарлык. Әмма зарланмыйм. Гомер буе халкым мәхәббәтен тоеп яшәдем. Картлык көндә ялгызым түгел, балаларым кадер-хөрмәтендә торам. Безгә хәзер саулык кына кирәк. Менә анысы “дефицит”рак шул…

Флера апаның әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Озак тормый әнисе дә бакыйлыкка күчә. Биш бала ятим кала. Төпчек сеңелләре нибары 2 яшьтә була. Флера апага, үзе дә үсмер кызга, бертуганнарын да тәрбияләргә, киендерергә туры килә. 16 яшендә ул Казанга чыгып китә. Итек комбинатында эшли. Хорга йөри башлагач, композитор Сара Садыйкова белән таныша. Шушы танышу аны әкренләп сәхнә юлына кертеп җибәрә.
Легендар җырчыбызга 10 мартта 83 яшь тулды. Туу таныклыгында шулай теркәлгән. Үзе әйтүенчә, бәйрәмгә туры китереп, 8 мартта дөньяга килгән икән.

“БӘЙРӘМНӘРГӘ ЭЛЕКТӘН ИСЕМ КИТМИ”
— Флера апа, туган көн ничек узды соң? Бәйрәмнәрне яратасызмы?
— Әй, җаным (Флера апа үзен корырак, туры сүзлерәк дисә дә, ул гел шулай ягымлы итеп “җаным” дип эндәшә — Л.Й.), 83 яшьтә нинди туган көн инде. Картларча гына чәй эчтек. Балалар, оныклар килде. Әлфиям кибеттә эшли, гел тортлар ташып тора. Хәзер бернәрсәгә дә ис китми. Тәм-томнан өзелгәнебез юк.
Электән бәйрәмнәрне бар дип тә белмәдем. Эшләдек тә эшләдек. Берничәшәр айга гастрольгә чыгып китә идек. Салкын поездларда, авыллар арасында трактор арбаларында йөргән чаклар гел хәтердә. Бәйрәм итәргә яратмадым.
Туган көндә күп котладылар, сәламәтлек теләделәр. Игътибар зур булды.
— Иртән сәгать ничәдә торасыз? Көнне ничегрәк башлыйсыз?
— Соң, сәгать 8-9 ларда гына уянам. Торгач, иртәнге аш ашыйм. Ризыкта сайланмыйм, балаларым нәрсә әзерләп бирсә, шуны яратам. Үземне дөрес тукланам дия алмыйм. Организмым шул режимга ияләшкән, әйтмәгәнем булсын, алай борчыганы юк. Даруларны күп кулланырга туры килә. Мәтрүшкәле, лимонлы чәйдән өзелмим.
— Соң ятасызмы әллә?
— Төне буе телевизор карыйм. Хәзер монысын төгәллим дә ятам, дия-дия сәгать шактый уза.
— Нинди тапшыруларны яратасыз?
— Сәясәтне дә тыңлыйм, ил-көн вакыйгаларыннан хәбәрдар булып торам, төрле ток-шоуларны карыйм. Тегесен яки монысын гына яратам, дип аерып әйтә алмыйм. Күбрәк русча каналларны кушам. Радионы еш тыңлыйм.
— Берара бер-бер артлы операцияләр кичердегез… Бүген хәлегез ничек?
— 83 яшьтә яхшыра барам дип, бик теләсәм дә, әйтә алмыйм. Өй эчендә генә йөрим. Аяклар авырта. Кибеткә түгел, ишегалдына да чыга алган юк. Шулай әкрен генә торып, үз эшләремне башкарсам да, шөкер, дим.
— Көннәр җылыткач, бәлки, чыгарсыз әле.
— Саф һава рәхәт инде. Бу араларда, салкын торса да, кояш елмаебрак карый башлады. Барыбер күңелгә рәхәт. Балалар алып чыга ала. Әлегә бик ашыкмыйм, аяк асты да бозлавык.
— Концертларга әле дә чакыралармы?
— Төрле проектларда катнашуымны телиләр, чакырып торалар. Еш бара алмыйм, сәламәтлек белән бәйле, күп очракта баш тартырга туры килә. Күптән түгел Алмаз Хәмзин оештырган “Өлкәннәрдән сәлам” дип аталган концертта катнаштым.
— Сәхнәгә чыкканда бизәнергә яратасызмы?
— Артык түгел. Иренне һәм күзләрне генә бераз буйыйм, чәчне ясатам. Биткә электән “килограмм”лап крем сылый торган гадәтем юк. Табигыйлек яратам.

“УЛ ЧАКТА НИЧЕК ТӘВӘККӘЛЛӘГӘНМЕНДЕР?”
Флера апа 48 яшьтә генә гаилә кора. Дүрт бала белән тол калган иргә кияүгә чыга. “Ул чакта ничек тәвәккәлләгәнмендер, белмим. Дөрес карар кылдым. Балаларымның барысы да якын. Хәзер алар мине карый”, — ди Флера апа. Улы Марат 43 яшендә үлә. Олы кызы Алсу гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Булат белән Әлфия — игезәкләр. Ире Габделхак абый 2009 елда йөрәк өянәгеннән үлә.
— Флера апа, балаларыгыз белән бергә яшисезме?
— Үз фатирым буш тора. Балаларым янәшәсендә яшим. Үземә генә авыр инде хәзер. Барыбыз да бер тирәдәрәк торгач, ул яктан да җайлы. Булатым да, Әлфиям дә — бөтенесе дә бик кайгырта. Бөтен теләгемне үтиләр. Терәк бар. Оныклар да бик мәрхәмәтле.
— Иске Барышта якыннарыгыз бармы?
— Күптән кайта алганым юк. Туганнар белән элемтәдә торабыз. Әти-әни кабере дә шунда. Карап, чистартып торалар. Ул яктан күңелем тыныч.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Апасның яңа урамына шагыйрь Шәүкәт Галиев исеме бирелде.

РФ Президенты В.Путин 14 декабрьдә туры линия уздыра.

“ТНВ”да татар телендә өр-яңа “Җиде юл чатында” сериалы күрсәтелә башлады.

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Эвакуация башланганнан бирле, 650 дән артык кеше Газзә секторыннан Россиягә кайткан.

Әгерҗедә туып-үскән Ислам Гаврилов “Зур тәнәфес” Бөтенроссия белем бәйгесендә җиңде һәм 1 миллион сумга ия булды.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?
иман нуры

ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2022
“УКЫЙ ХАЛЫК, КИТАП КЫНА БУЛСЫН”
Татар дөньясы

“УКЫЙ ХАЛЫК, КИТАП КЫНА БУЛСЫН”

by irekmanager irekmanager
8 декабря, 2023
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
Җайдак Фирдүс Халиков: “СӨЙГӘНЕМӘ ТӘКЪДИМ ЯСАРГА ЧАБЫШ АТЫНДА БАРДЫМ”
Татар дөньясы

Җайдак Фирдүс Халиков: “СӨЙГӘНЕМӘ ТӘКЪДИМ ЯСАРГА ЧАБЫШ АТЫНДА БАРДЫМ”

by irekmanager irekmanager
4 декабря, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru