• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 28.05.2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

БАКЧАДА ФИЗАЛИС ҮСТЕРӘСЕЗМЕ?

БАКЧАДА ФИЗАЛИС ҮСТЕРӘСЕЗМЕ?

Физалис — грекчадан “куык” дигәнне аңлата. Аның черри помидорына охшаган җимешләре куык (капкач) эчендә. Физалисның декоратив төре дә бар, аның җимеш капкачы бик матур кызгылт сары төстә. Шуңа ул “кытай фонарьлары” исеме алган. Декоратив физалисның җимешләрен ашарга ярамый.

Гүзәлия ГЫЙЛӘҖЕВА: Менделеевск районы Ижевка авылы:
— Яшелчә сортын утыртам, апрельнең 20 сендә чәчәм, үсентесен майда җылыткач, бакчага күчерәм. Болай ашарга да бик тәмле, көзен маринадлыйм.

Мәймүнә МОТАЛЛАПОВА, Балык Бистәсе районы Масловка бистәсе:
— Физалисны ел саен үстерәм. Аны апрель урталары, 20 ләрендә чәчсәң дә өлгерә. Физалисның “Ананасовый”, “Кондитер” дигән сортлары ошый. Кайнатмасын ясыйм, лимон, мандарин яки әфлисун кушам, бик тәмле килеп чыга.
Көзен җимешләрен җыеп бетерергә кирәк, югыйсә орлыгы коелып, бакчаны баса.

Дания ШАДАЛИЕВА, Арча районы Яңа Кенәр авылы:
— Яшелчә физалисы безнең климатка күбрәк яраклашкан дип уйлыйм. Тик аның җимешләре баллы түгел. Суыкка бирешми, бер чәчсәң, ел саен тишелеп чыга. Физалис бик җәелеп үсә, аңа иркен урын кирәк. Җиләкле физалисны (земляничный) март ахырында чәчеп, кыраулар куркынычы беткәч, бакчага күчерергә кирәк. Физалис яктылыкны ярата, күләгәдә җимешләре өлгерми. Үстерү өчен әллә ни кирәкми, вакытында су сибү, җәйгә ике тапкыр үлән әчеткесе (мин кычыткан әчетәм) сибү җитә. Җимешләре коела башлау — өлгерү билгесе. Өлгермичә җыелганнары да өйдә акрынлап җитешә.
Физалистан кайнатма әзерлим, бик тәмле була. 1 кг физалиска 1 кг шикәр комы кушам, 1 әфлисунны турап салам. Кагы да бик тәмле.
Физалис җимешләрен торт бизәү өчен дә кулланырга була.

Хәбәрләр

Россия вузларында махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен квота барлыкка киләчәк (бюджет урыннарының 10 %ы).

Чувашстанның Шыгырдан авылында “Шыгырдан моңнары” төбәкара халык иҗаты конкурсы узды.

Россиядә “COVID-19” дан прививканы 87 млн. кеше ясаткан.

Быел Татарстанда 37 260 укучы IX сыйныфны, 16 163 укучы урта мәктәпне тәмамлый.

Роспотребнадзор балалар лагерьларында ковидка каршы чараларны гамәлдән чыгарды.

2021 елда Татарстанның гомуми бюджетына 336 млрд. сум килгән, федераль бюджетка 1 трлн. сумнан артык күчерелгән.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ЯРАТКАН ШӨГЫЛЬ ТЫНЫЧЛЫК АЛЫП КИЛЕРГӘ ТИЕШ!”
Тырышкан табар

“ЯРАТКАН ШӨГЫЛЬ ТЫНЫЧЛЫК АЛЫП КИЛЕРГӘ ТИЕШ!”

by irekmanager irekmanager
29 марта, 2022
ЭРЕМЧЕКЛЕ ЧӘЧӘК-ПЕЧЕНЬЕ
Тәмлетамак

ЭРЕМЧЕКЛЕ ЧӘЧӘК-ПЕЧЕНЬЕ

by irekmanager irekmanager
12 апреля, 2022
Шикәр диабеты — гомерлек юлдаш
Сәламәтлек

Шикәр диабеты — гомерлек юлдаш

by irekmanager irekmanager
13 июня, 2021
“КАРБЫЗНЫ АПРЕЛЬДӘ ЧӘЧЕП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК”
Тырышкан табар

“КАРБЫЗНЫ АПРЕЛЬДӘ ЧӘЧЕП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
23 мая, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru