• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

“БЕЗДӘ ГИТАРА ИРКӘ КЫЗДАН ДА КАДЕРЛЕ!”

“БЕЗДӘ ГИТАРА ИРКӘ КЫЗДАН ДА КАДЕРЛЕ!”

Баланың кечкенәдән нинди дә булса уңышка ирешүе — иң беренче чиратта әти-әнисенең зур тырышлыгы. Әнисенең үҗәтлеге, максатчанлыгы белән, Арчада яшәүче 11 яшьлек Айнур Шәрәфиевның даны бөтен республикага тарала. Ул күптән түгел гитарада уйнау осталыгы буенча үткән бәйгедә Австралиядә — беренче, ә Бөекбританиядә икенче урынны ала. Дөрес, коронавирус сәбәпле, халыкара конкурска чит илгә бармаган, ә танылган бер композиторның әсәрен ике минут уйнап, видео аша юллаганнар.

— Айнур — гаиләдә беренче көтеп алган улыбыз, — дип сүз башлады әнисе Гөлнур апа. — Мин йөкле чакта әниемнең үпкәсендә яман шеш таптылар. Шул вакытта аның өчен борчылып, күз яшьләре түккәнгә, бала да елак булыр, дип уйлый идем. Аллага шөкер, улыбыз тыныч булды. Әни генә оныгын күрә алмады, ике айга иртәрәк китеп барды… Айнур — төскә-биткә коеп куйган әни!
Гаиләбездә ике яктан да артистлар, музыкантлар юк. Иремнең әтисе Мөхәммәт — 50 елдан артык эш тәҗрибәсе булган мал табибы. Ул гел Айнурны күтәреп җырлап йөри иде. Шуңамы, улым да музыкага тартылды. Бабасы хәзер дә матди һәм рухый яктан бик булыша, оныгы белән горурлана.
Айнурга 4 яшендә уенчык гитара сатып алдык. Уйнарга өйрәнәсе килде. Арча музыка мәктәбенә ничә тапкыр барсак та, кире бордылар: түгәрәккә 6,5 яшьтән генә алалар икән. Шунлыктан балалар бакчасында вокал түгәрәге җитәкчесе белән шөгыльләнә башладык. Әмма улыма туры килердәй гитара Арчада юк иде. Казаннан 1800 сумга сатып алып кайттым. Кечерәйгәч, аны Арча музыка мәктәбенә бүләк иттек.
Ике ел элек Ижау осталарына гитара ясарга заказ бирдем. Аның хәтта яңгырашы һәм кыллары да икенче. Уен коралы 100 мең сумга төште, өлешләп түләп бетердем. Гитара безнең өчен иркә кыздан да кадерле. Чөнки аны күз карасыдай сакларга кирәк. Тышлыгын кигерткәннән соң, гитараны ике кат шәл белән урыйбыз. Салкында тотарга, бәрергә ярамый. Урамнан керүгә уйный башлау уен коралының ватылуына китерә ала. Шуңа конкурска иртәрәк барып, җылынганын көтәбез. Хәтта батарея янәшәсенә дә куярга ярамый.
— Һәрчак конкурсларга йөрисез, арымыйсызмы?
— Балаң уңышка ирешсен дисәң, йокыңны да, башкасын да корбан итәргә туры килә. Гадәттә, 20-30 кәтлит пешереп, кайнар чәй алып барам. Бер белмәгән балаларны тәмлүшкәләр белән сыйлыйм. Ремонт ясалганчы, Казанның “Сәйдәш” мәдәни үзәгенә конкурска килә идек. Суык, бәдрәф иске. Үзәккә үткән салкынны кайнар чәй генә баса иде. Аннары җиңүчеләрне төнге сәгать 9-10 да гына игълан итәләр. Казаннан Арчага йөри торган иң соңгы электричкага утырып кайтып китәбез. Улымның арымавына үзем дә сокланам.
Айнур даһи композиторларның иң саллы әсәрләрен өйрәнергә тырыша. Татарча көйләрне дә яхшы белә. Атнасына берничә тапкыр баскетбол, волейбол белән шөгыльләнә. Күптән түгел аяк киемнәре сата торган кибет аңа рекламада төшәргә тәкъдим иткән. Айнур быел Арча музыка мәктәбен тәмамлый. Киләчәктә укуын Казанда дәвам итәргә тели.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru