Агачлар — табигать өчен генә түгел, сәламәтлек өчен дә зур байлык. Бигрәк тә яз көне үсемлекләрнең файдасы арта. “Хәзер агач кайрысы җыю чоры”, — ди үләннәр белән дәвалаучы Фирая ЗАХАРОВА. Аның белән агач кайрысының шифасы турында сөйләштек.
— Фирая ханым, агач кайрыларын кайчанга кадәр җыярга була?
— Агач кайрыларын, гадәттә, кар эри башлауга җыярга тотыналар. Кайрыдагы дымны тикшерергә кирәк. Моның өчен кайрыны пычак белән сызып карыйлар. Сулы икән, алырга мөмкин. Кайбер агачныкын май башында да җыярга була. Бөтен агач согын берьюлы чыгармый. Кайрыны сәламәт, яшь агачтан гына алырга кирәк. Аның экологик чиста урында үсүе дә мөһим. Агачлар начар матдәләрне үзенә сеңдерә.
— Агачка зыян килмәслек итеп ничек алырга?
— Кайрыны, гадәттә, пычак белән кисеп алалар. Зыян килмәсен өчен, бер агачтан аз гына алырга кирәк. Ул урын үзе төзәлә. Корымаган булса, ауган агач кайрыларын салдырсаң яхшы.
— Агач кайрылары нинди авырудан файдалы?
— Теләсә кайсы кайры файдалы. Мәсәлән, каен тузы яман шештән, ашказаны авыруларыннан кулланыла, паразитларны үтерә. Ак чыршы, сырганак ялкынсынулардан дәва, югары кан басымын төшерә. Нарат кайрысы кан тамырларын чистарта, артрит, артроз кебек буын авырулары вакытында файдалы, кандагы шикәрне, кан басымын төшерә, бөерләргә әйбәт. Усак, тирәк кайрысы төрле вируслардан, үпкә, бавыр, бөер авырулары вакытында нәтиҗәле. Каштан, юкә кешене тынычландыра, яхшы энергия белән баета. Талныкы канны сыеклата, ул аспирин сыман, кан басымын төшерә, буыннарга, билгә файдалы.
— Ничек эчәргә?
— Агач кайрыларын кайнаган суда төнәтеп — чәй итеп, спиртка салып, тамчылап та эчәргә була. Берничә кайрыны бергә кушып, үләннәр дә өстәргә киңәш итәм. Чөнки усак кайрысы үзе генә әче, кайберләре, чамасын белми куллансаң, эчне йомшартырга мөмкин, ылыслы агачлардагы сагызның бөерләргә зыян китерүе бар. 13-15 кайрыны бергә кушып эчкәндә, алар артык зыян китерми. Алай да чамасын белергә, организмны тыңларга кирәк. Кайры суын бал, финик белән кабып кулланырга да була. Һәр үлән чәен эчкәндә, организмның аны ничек кабул итүен күзәтү мөһим. Барысы да яхшы икән, кайры суын ун көн эчәргә мөмкин. Аннары берникадәр вакыттан соң дәвалану курсын кабатларга ярый.
— Җыелган кайрыны ничек сакларга?
— Спиртка салып, суыткычка куярга була. Иң яхшысы — пычак йә секатор белән тураклап киптерү. Духовкада киптергәндә, температураны 50-70 оСтан арттырмаска һәм мич ишеген бераз ачарга кирәк. Чөнки кайры пешәргә мөмкин.
— Апрельдә тагын нинди үләннәр җыярга була?
— Каен бөресе бүртә башлый, аны җыярга кирәк. Каенның суы бөер, ашказаны авыруларыннан булыша. Язын кура җиләге, сырганакның артык ботакларын кискәч, ташларга ашыкмагыз. Турап, киптереп куйсаң әйбәт. Чөнки аларда файдалы витаминнар күп.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Иммунитетны ныгыту өчен рецепт
0,5 л суга 1 әр аш кашыгы нарат кайрысы яки бөреләре, каен, усак, тал, кызыл миләш, булса, каштан кайрысын турап, артыш ылысы салырга. Тәмлерәк булсын өчен, йөрәккә файдалы мелисса һәм баш авыртуын баса торган бөтнек өстәргә мөмкин. Бака үләне дә ярый, ул кан тамырларын чистарта. Дүләнә (боярышник), гөлҗимеш тә сәламәтлек өчен яхшы, иммунитетны ныгыта. Барысын бергә кушып, кайнаган суда кимендә 1 сәгать, иң күбе ярты көн төнәтергә һәм ашар алдыннан аз-азлап эчәргә. Дәвалану курсы — 10 көн.