Тормышта төрле хәлләр була. Ләкин сине алдауларыннан да авыры бармы икән бу дөньяда? Әтнә районы Әтнә авылында яшәүче Илсур Габдрахманов та шундый кыен хәлгә юлыга. Хәләл көч белән асраган атларын бер кеше белән солыга алыштырырга килешә, тик ул кеше сүзендә тормый. Илсур Габдрахмановны бу хәл бик борчуга салган.
“АТЛАРЫҢНЫ САТМЫЙСЫҢМЫ?”
— Атларны кечкенәдән үз иттем, — дип сүз башлады Илсур абый. — Шулай булмаса, 20 елдан артык асрамас идек. Казахстан, Кыргызстаннан килеп, нәселле атларымны алып киттеләр. Ләкин хәзер сөйлисе сүзем ул хакта түгел. Бәлки, моны укып, минем кебек беркатлылар карарны ашыкмыйча кабул итәр. Кыскасы, гыйбрәт булсын.
Берсендә авылыбызга Саба районыннан Марат Насыйбуллин дигән кеше килде. Үзен эшмәкәр, кул астымда йөзләгән хезмәткәрем, техникам бар, дип сөйләде. Әле килгән саен: “Сиңа нинди ярдәм кирәк? Теләсәң, җир алырга булышам”, — ди иде. “Тиздән Теләче районында колхозлар сатып алам, ашлык эзләп ерак йөрисең булмас”, — дип тә өстәде. Матур итеп, җайлап сөйләшкән, текә машинада йөргән кешене ялганлый дип һич тә уйламыйсың бит! Бер килүендә: “Илсур абый, миңа да ат кирәк, атлар белән шөгыльләнә башларга иде”, — ди бу. “Атларыңны сатмыйсыңмы?” — дип сорады. Шулай бер килүендә Марат: “Сиңа солы кирәкмиме?” — ди. Ә минем җирем юк, атларга солы кирәк бит. “Әйдә, ике атымны сатам. Һәрберсенә 15 әр тонна солы бирерсең”, — дидем. Машина килде, ике атны төядек. Шуннан соң Марат: “Әйдә, килгән-килгән тагын берне бир инде”, — ди. Шулай итеп 3 ат алып кайтып китте. Хайваннарны бурычка алганлыгы турында расписка язып калдырды. Нәтиҗәдә моның белән 43 тонна солыга килештек. Бер килограммын 7 сумнан санасаң да, бу 300 мең дигән сүз. Ел ахырына кадәр солыны биреп бетерергә ышандырды. Әмма бу солы яки акчаны юллап, көн саен сорап шалтыратуга кайтып калды. Бер тапкыр атлар өчен 110 мең сум күчерде, аннары — 10 мең, тагын әз-әзләп дигәндәй. Бүген Марат Насыйбуллинның 120 мең сум бурычы бар. Бу бит балаларымның, хатынымның да хезмәте. Атларны гаилә белән асрыйбыз. Маңгай тире түгеп үстергән атларыңны алып китсеннәр, ә кемдер авыз ачып калырга тиешме? Инде тәмам аптырагач, Саба районы судына бирдем. Карар минем файдага чыгарылды. Тик Марат Насыйбуллинның оешмасын банкротка төшкән дип аңлаталар. Имеш, шуңа әҗәтләрен түли алмый.
“СЮРПРИЗ БУЛЫР”
— Ат алган кеше солы бирдеме соң?
— Бервакыт Марат шалтырата. “Чистай районындагы бер хуҗалыкның миңа бурычлары бар, аннан солы алып кайта аласың”, — ди. Аның сүзенә ышанып, юлга чыгып киттем. Үзем белән бер эшчемне алдым. Ул капчыкларга ашлыкны тутырып чыккач, аның тузанга батканын күрдем. Амбарны җыештырып, чүпләрен өеп куялар бит? Монда да шундый ук хәл. Туфрагы, арпасы, бодае, борчагы — бөтенесе катышкан. Әтнәгә исән-сау кайтып җиттем. Тик “солы” дигән нәрсәгә атлар якын да бармады. 10 көн үткәч, Маратка шалтыратып: “Китереп бирәм, ашлыкны атлар ашамый”, — дидем. “Ярар, китереп йөрмә, бу сиңа сюрприз булыр, аның акчасын чигермәбез”, — ди. Аптырагач, Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановка бардым. Ул аңа шалтыратып, акчаны тиз арада тапшырырга кушты. Кеше янында Марат һәрвакыт үзен ышанычлы тота, “ярар” дип кенә җавап бирә. Аның тәмле теленә алданып, акча ала алмыйча йөрүчеләр бер мин генә түгел. Чыдар чама калмагач, өенә дә барган булды. Ул бит: “Илсур абый, хәлем әлегә авыр, көтеп тор, бурычымны кайтарырмын”, — дими. Һаман: “Бүген кич күчерәм, иртәгә, акчаны машина йөртүчем аркылы җибәрәм”, — дип төрле сылтаулар таба. Мин аннан күпкә олырак. Болай итеп кешене мыскыл итмиләр инде.
“БУРЫЧЫМ — 40 МЕҢ”
Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Марат Насыйбуллинга шалтыраттым. Ул әлеге хәлләрне болай аңлатты.
— Илсур абыйга 4700 тонна солы бирдек, — дип сүз башлады яңа танышым. Хәзер аның накладнойлары исән түгел инде. Чөнки ул хуҗалык бүген юк. Илсур абый ашлыкны үзенең “ГАЗ-53” машинасына төяп алып кайтты. Минем исәпләүләр буенча, аңа 40 мең сум бурычым калды. Әгәр риза икән, ул акчаны түләргә әзермен.
— Вакытында солы, акча бирмәүнең сәбәбе нидә?
— Оешмам банкротка чыкты. “Татфондбанк” ябылганнан соң, авырлыклар башланды. Минем сезгә бу турыда сөйлисем килми.
Илсур абый белән Марат абый уртак телгә килеп, алыш-биреш мәсьәләсен хәл итеп бетерерме? Әлегә анысы билгесез. Моны фәкать вакыт күрсәтәчәк. Иң мөһиме — ике як үзара дус, тату таралышсын иде.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.