Бакчачы һәм блогер Рәмзия Әхмәдуллина чыгышы белән Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылыннан. Үсмер чактан җир эшенә бирелгән. Мәктәптә укыган вакытында ук күрше әбиләре аннан бакча буенча киңәш сораган, кызны үзләренә чакыртып, тигез итеп түтәл ясатуларын ул сагынып, елмаеп искә ала. “Син шулхәтле тигез, оста сызасың. Безнеке алай килеп чыкмый, дип әйтәләр иде”, — ди Рәмзия апа. Бакчачы ханым хәзер гаиләсе белән Казанның Авиатөзелеш районында яши. Участокларында ниләр генә үстерми. Авылдагы җирне дә буш тотмыйлар.
— Әти-әни гел эштә булды. Хуҗалыктагы бөтен хезмәтне безгә ышанып тапшыралар иде. Менә шул чыныктырды да инде. Хезмәт белән тәрбияләндек. Эшләп үскәнгә, яшәргә дә җиңел, — ди Рәмзия апа.
“Иртә өлгерә торганнарына өстенлек бирәм”
Рәмзия Әхмәдуллина заманында “Спартак” фабрикасында тегүче булып эшли, ул ябылгач, берничә ел балаларга белем бирә. Соңрак сәүдә эшенә керешә. Бу өлкәне якын итә, озак еллардан бирле шунда хезмәт куя. Үзләренең сату ноктасы бар. Ире белән өч бала үстерәләр. Уңган хуҗабикә, оста пешекче ул. Бакча эше турында әйтеп тә торасы юк.
Күптән түгел социаль челтәрләрдә Рәмзия апаның “Ишетегез әле мине, җәмәгать” дип исемләнгән посты чыкты. “Җәмәгать, әйдәгез әле, шундый авыр, бөтен нәрсә кыйммәт булган заманда бакчаларыбызны тик яткырмыйк. Моңарчы буш торган бакчаны, дачадагы җирләрне әйбәтләп эшкәртеп, яшелчә үстерик”, — дип яза Рәмзия апа. (Әлеге мөрәҗәгать белән газетаның 24 март санында, 5 нче биттә таныша аласыз — ред.).
Рәмзия апа бакча эшендә тәҗрибәләр ясарга ярата, аларны интернетта язылучылары белән уртаклаша, үсентеләр үстереп сата.
— Бакча эшенә мәхәббәт әнидән күчкән. Ул бу яктан бик оста. Кияүгә чыккач, каенана-әни белән дә кызыксынуыбыз туры килде. Ул да бакчачы булып чыкты. Бер-беребезне өйрәттек, — ди Рәмзия апа. — Участогымда рәхәтләнеп эшлим. Авылдагы җирдә бәрәңге утыртабыз, куакларыбыз бар. Аларын монда үстермим, чөнки куак бөтен җирне каплаячак. Озак еллардан бирле үсентеләр әзерләп сатам. Элегрәк 20-25 шәр төрле помидор чәчә идем. Хәзер бераз киметтем. Кайсыларын күп сорыйлар, шуларын гына калдырдым. Төрле яңа сортлар чыга, әмма халык һаман да “Бычье сердце”га өстенлек бирә. Бу сорт та хәзер камилләште, яңартылды, ниндиләре генә юк. Төрлесен тәкъдим итәм, ләкин халык үзе белгәнне генә утырту ягында. Яңа сортны берничәне өстәп кенә алалар. Кыярны да, элекке гадәт буенча, “Герман”, “Кураж” дигәннәрен күп сорыйлар. Алар уңышсыз калдырмый. “Сибирская гирлянда”, “Муравей” сорты бик ошый. Сынау өчен, ел саен бер-ике яңа сорт өстим.
Сатуга тагын баллы борыч, төрле чәчәк үсентеләре, петуниянең берничә төрен, 3-4 әр сорт баклажан, тагын әллә ниләр әзерли. Күбрәк иртә өлгерә торганнарын үстерә.
— Җәйнең ничек киләсе билгеле түгел. Яшелчә түтәлеңдә өлгерсә, әйбәт һәм тәмле, витаминга да бай була. Шуңа баллы борыч, помидор, башка культураларның да иртә өлгерә торганнарын күбрәк үстереп сатам, — ди Рәмзия апа. — Соң өлгерә торганнары безнең климатта пешеп җитми. Кайберләре август уртасында гына кызара, ул чакта көннәр салкыная башларга мөмкин. Яшел килеш җыеп, өйдә караңгы урында кызартырга кала.
“Теләсә нинди туфракка утыртмаска кирәк”
Рәмзия апа үсентеләрне өендә үстерә. Баклажан белән баллы борычны — аерым стаканнарга, ә помидор, кыяр, чәчәкләрне тартмаларга чәчә. Аннары ягып җылытыла торган теплицага күчерә.
— Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып, үсентеләрне теләсә нинди туфракка утыртмаска киңәш итәм. Чөнки авырулар килеп чыга. Язылучыларым да бу хакта күп сорый. Туфрактан төрле инфекция керә. Һичьюгы марганцовка, “Максим” препараты сибәргә яки туфракны бераз кыздырып алырга кирәк, — дип киңәш бирә Рәмзия апа. — Үзем орлыкны чәчкәндә, кибет туфрагын гына кулланам. Гади торфлы грунт белән “Живая земля” дип аталганын 1:1 нисбәтендә кушам һәм бик яхшы туфрак барлыкка килә. Күчереп утырткан вакытта яртысыннан азрак үзем әзерләп куйган туфракны өстим. Аны авылдан көздән алып калдырабыз. Андагысы бик уңдырышлы, йомшак.
Чәчәк орлыкларын Рәмзия апа — декабрь башында, ә петунияләрен декабрь һәм гыйнварда чәчкән. Әйтүенчә, петуния, эре сортлы ромашканы яратып алалар икән. Күпьеллык чәчәкләр дә үстереп сата. Помидорның соң өлгерә торган сортлары — февраль уртасы һәм ахырында, урта өлгерешлеләрен, мәсәлән, “Бычье сердце”, “Розовый мед”, “Бабушкин секрет” һәм башкаларын 5 мартта чәчкән. Иртә өлгерешлеләрен — 15 марттан соң, иң иртә җитешә һәм бәйләми торганнарын март азагында чәчкән.
— Клиентларым нәрсә һәм күпме кирәген алдан әйтә. Шуңа исәп тотып эш итәм. Өйдән алып китәләр. Калганын интернет яки таныш-белеш аша сатам, — ди Рәмзия апа. — Үсентеләрне апрель азагында ук ала башлыйлар, җылытыла торган теплицага утырталар. Җылы түтәлләр ясыйлар. Кемдер түтәлгә янып торырга чи тирес салып калдыра, икенчеләре чүп-чар, агач ботаклары тутыра.
Рәмзия апа бакча эшен шулхәтле тәфсилләп, яратып сөйли.
— Аз гына җир буш калса да, эчем поша. Моны булдырмаска тырышам, — ди ул. — Ел саен бакча сезоны ачылышын түземсезлек белән көтәм.
Лилия ЙОСЫПОВА.