• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 10.08.2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

“Ак чәчәкләр” бәйгесендә машина белән бүләкләнгән Рәзинә МӨГЫЙНОВА: “АВЫРУЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙ БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

“Ак чәчәкләр” бәйгесендә машина белән бүләкләнгән Рәзинә МӨГЫЙНОВА: “АВЫРУЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙ БЕЛЕРГӘ КИРӘК”
Баулы районы Мортаза авылы фельдшеры Рәзинә Мөгыйновага “Ак чәчәкләр — Ел табибы” бәйгесендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән машина тапшырылды.
— Эшемне бәяләүләре өчен хөкүмәткә, җитәкчеләргә, пациентларыма зур рәхмәт. Әле дә ышанып бетә алмыйм. Бу минем өчен икеләтә җаваплылык өстәде. Әлеге бүләкне аклар өчен хәзер тагын да тырышып хезмәт куярга туры киләчәк, — ди Рәзинә апа.
Аның фельдшер булып эшли башлаганына 32 ел. Гаиләсендә медицина өлкәсендә эшләүчеләр юк, әти-әнисе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган. Ә Рәзинә апа кечкенәдән табиб булу турында хыялланган. Курчакларын дәвалап уйнаган. Медицина училищесын тәмамлагач та, фельдшер булып авылга кайткан. Хәзер ул Мортазадагы 262 кешегә, күрше Кырымсарай авылының фельдшеры “больничный”да чакта андагы 400 гә якын кешегә хезмәт күрсәтә. Рәзинә Мөгыйнованың шатлыгы белән без дә уртаклаштык.
— Эшегездә иң авыры нәрсә, Рәзинә апа?
— Иң авыры һәм җаваплысы — дөрес диагноз кую, кешене аякка бастыру. Моның өчен тәҗрибә, белем, тәвәккәллек кирәк. Икеләнгән чакта ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртам. Табиблар белән киңәшләшәм. Авыруга вакытында ярдәм күрсәтү мөһим.
— Күбрәк нәрсә белән мөрәҗәгать итәләр?
— Авылда өлкән кешеләр кан басымы күтәрелүдән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан зарлана. Җәй көне умарта кортыннан зыян күрүчеләр очрый. Хәзер шактый кешедә аллергия күзәтелә. Авылга каникулга балалар күп кайта. Егылып, имгәнеп, киселеп мөрәҗәгать итүчеләр бар. Кайберләренең яшел алма ашап, эче авырта. Кайчак гаиләдә тавыш чыгу аркасында хәлләре начарланып, фельдшер чакырталар. Хатынын, ирен тынычландырырга туры килгән чаклар да була.
— Фельдшер ул — психолог та, дип белми әйтмиләр, димәк?
— Авыл бит бу. Психолог та булырга туры килә. Пациентны тыңлый белергә кирәк. Кайсы елый, икенче берсе авыруыннан зарлана, кызып китүчеләр дә бар. Уртак тел табу, пациентта ышаныч тудырыр өчен сабыр, игътибарлы булу мөһим. Кайбер кеше янында, хәле яхшырганчы, 3-4 әр сәгать утырган вакытлар да була. 

— Бәйгедә бирелгән “Лада Гранта” машинасын үзегез йөртәчәксезме?
— Әлегә машина йөртү таныклыгым юк. Бу һөнәргә өйрәнеп кенә киләм. Моңа кадәр күп очракта җәяү йөрергә туры килә иде. Караңгыда, кышкы бураннарда уңайсыз. Этләр каршыма чыгып, өйгә урау юллар аша кайткан чаклар да булды. Чакырулар буенча машинада барганда, медицина ярдәмен тагын да тизрәк күрсәтергә мөмкин булыр дип ышанам.

 

— Фельдшер көне-төне эштә, ничек ял итәсез?
— Элек мал-туар асрый идек, җәй буе кышка печән әзерләдек. Хәзер сыер тотмыйбыз. Кош-корт кына асрыйбыз, бройлер, каз, үрдәк алам. Минем өчен ял ул — бакчада эшләү. Урманга барып көч алам. Гаиләм белән ял итәм. Улым, ирем эшемне аңлыйлар. Зарланмыйм, үзем сайлаган һөнәр. Эшне яратып башкарсаң гына, нәтиҗәгә ирешеп була.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Әлмирә Әдиятуллинага багышланган “Фидакарь мөслимә” китабы дөнья күрде.

Казанда 13-14 август төнендә 17 км озынлыкта “Төнге велофест” узачак.

Әлмәттә һәм Түбән Камада “Адымнар” күптелле гимназияләре төзелеше тәмамланды.

БР Башлыгы Радий Хәбиров Украинага киткән Башкортстан батальоннары хәрбиләренең иминлеге хакына корбан чалган.

Төркиядә яшәгән татар галиме Надир Дәүләт турында “Бер гомеренә алты тормыш сыйдырган Надир Дәүләтнең язмышы” китабы чыкты.

Түбән Тагил шәһәре төзәтү колониясендә мәчет ачылды.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ЛИНДА” ТОКЫМЛЫ КАЗЛАРНЫҢ ИТЕ ТӘМЛЕ БУЛА”
Тырышкан табар

“ЛИНДА” ТОКЫМЛЫ КАЗЛАРНЫҢ ИТЕ ТӘМЛЕ БУЛА”

by irekmanager irekmanager
5 августа, 2022
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
НИК ШУЛАЙ НЫК ТИРЛӘТӘ?
Сәламәтлек

НИК ШУЛАЙ НЫК ТИРЛӘТӘ?

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“КОЯШ БАЛАЛАРЫ”НЫҢ ЯШЬТӘШЛӘРЕ БЕЛӘН БЕЛЕМ АЛЫРГА ХОКУКЫ БАР”
Сәламәтлек

“КОЯШ БАЛАЛАРЫ”НЫҢ ЯШЬТӘШЛӘРЕ БЕЛӘН БЕЛЕМ АЛЫРГА ХОКУКЫ БАР”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru