• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.06.2023
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ӨЙ БИЗӘГӘНДӘ, МИЛЛИ БУЛСЫН ДИП ТЫРЫШТЫМ”

“ӨЙ БИЗӘГӘНДӘ, МИЛЛИ БУЛСЫН ДИП ТЫРЫШТЫМ”

Мөслим районының Полевая урамындагы 17 нче йорт ерактан аерылып, балкып тора. Өй, капка, рәшәткәләре — барысы да милли бизәкләр белән эшләнгән. Бу өйне күрергә ераклардан киләләр икән.

Әлеге йортның хуҗасы — Ильяс Зиннуров. Биредә хатыны Резида апа белән икәү гомер итәләр. Ильяс абый — белгечлеге буенча агроном, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Башта ул Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, аннары Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен “5” ле билгеләренә тәмамлый. Төрле урыннарда хезмәт куя. Тырышлыгын гел күрәләр, җитәкчелек чакыруы буенча, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да 12 елга якын эшли әле ул. Мактаулы исемнәре күп.
Лаеклы ялга чыккач, тынычрак дип, Ильяс абый туган ягы Мөслимгә кайтып яши башлый. Быел 70 яшь тулган. Сабантуйда “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләгәннәр.
Балта, агач эшләре — Ильяс абыйның хоббие. Заказга тәрәзә йөзлекләре ясый. Элек аларны агачтан эшләгән, хәзер калайдан әзерли. Мөслим генә түгел, Сарман, Азнакай, Әлмәт, Тукай, Бөгелмә, Зәй, Башкортстанның Бакалы районы — әллә кайлардан заказ бирәләр икән.
— Эштән бераз бушрак чакта, калай эшләре, бизәк ясау белән шөгыльләндем. Пенсиягә чыккач, вакыт иркенәйде. Остаханәм бар, — ди Ильяс абый. — Ә өебезгә килгәндә, аны салып чыкканга 35 ел булды. Шулай милли итеп бизәкләгәнгә дә ун елдан артты. Бу эшне тулысынча үзем башкардым. Бизәкләрен, фантазиямне җигеп, үзем уйлап табам. Татар орнаментлары белән ясадым. Миллилек саклансын дип тырыштым. Бизәк ясау түземлек сорый, аны күп кеше булдыра алмый. Чөнки бер кечкенә генә җире кителсә дә, эшең юкка чыгарга мөмкин.
Зиннуровларның бизәкле өен күрергә махсус киләләр икән. Ул хәзер үзенә күрә бер музей, экскурсия урынына әйләнгән дияргә була. Туй көнендә яшь парлар фотога төшеп китә.
Ильяс абый сынауларны да күп күргән. Унбер ел элек хатыны вафат булган. Уртак ике кызлары бар. Аннары яңадан тормыш корган. Икенче хатыны Резида апаның да ире мәрхүм булган. Хәзер икесенә дүрт кызлары, дүрт кияүләре, җиде оныклары бар.
— Тәрәзә йөзлекләре ясаганда, хатыным да булыша. Тормышны матурлап яшәргә тырышабыз, — ди Ильяс абый. — Башкарган эшемне клиентларым мактап кабул итә. Аларда күреп, танышлары заказ бирә. Эшнең нәтиҗәсе булгач, күңел тагын да үсә.
Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Хәбәрләр

Малайлар арасында “Татар азаны” бәйгесе уза. Сайты: azan.tatar

17 илдән 22 мәгариф министры 7-10 июньдә Казанда халыкара форумда катнашачак.

Төркиядә Президент сайлауларының икенче турында хәзерге Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган — 52,13 %, оппозициядән Кемаль Кылычдароглу 47,87 % тавыш җыйган.

1 июньнән Россиядә биометрияле 10 еллык чит ил паспортлары яңадан бирелә башлый.

Татарстанда үзмәшгульләр 260 меңнән арткан.

Казанда XI сыйныфны тәмамлаучы һәр унынчы укучы медальгә дәгъва кыла.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”
Сәхнә арты

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”

by irekmanager irekmanager
11 июня, 2021
“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”
Тату гаилә

“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2023
11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР:  “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”
Татар дөньясы

11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР: “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”

by irekmanager irekmanager
3 мая, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru