• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.06.2023
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

ТАТАРЧА БИТЛЕ ПАСПОРТНЫ НИЧЕК АЛЫРГА?

ТАТАРЧА БИТЛЕ ПАСПОРТНЫ НИЧЕК АЛЫРГА?

Ике телле дәүләттә яшәсәк тә, хәзер паспортта исем-фамилия татарча язылмый. Баксаң, кеше туган телендәге “вкладыш”ны үзе теләп ясата ала икән. Паспортны алыштыру йә яңасын алу өчен, күпфункцияле үзәккә яисә паспорт өстәленә гариза язганда бу хакта искәртергә, “с татарским вкладышем” дип билгеләп куярга кирәк. Шунысы да бар, исемнәрнең татарча дөрес язылышын җентекләп тикшерү сорала. Интертат электрон газетасы һәм “Татар-информ”ның татар редакциясе баш мөхәррире, журналист Рәмис Латыйпов әйткәндәй, “әбизәтелни” татарча язганда хата җибәрәләр. Моны ул үз җилкәсендә татыган. Яше җитеп паспорт алыштырганда, татарча “вкладыш” ясауларын сораган.

— Татарча язуларда хаталар күп. Паспортта да дөрес язмаслар дип шикләндем. Шуңа исем-фамилия татарча язылган таныклыкны бирдем. Паспортны алсам — әтинең исемендә хата, Татарстанны да “Татарсатан” дип язганнар, — дип сөйли Рәмис Латыйпов.
Самолетта очасы булганга, ул хаталы паспортны алган, чөнки төзәтү өчен ике атна вакыт кирәк, дигәннәр. Тик журналист социаль челтәрдә пост урнаштырганнан соң, миграция хезмәтеннән шалтыратып, гафу үтенгәннәр, бер сәгать эчендә паспорттагы хаталарны төзәтеп бирергә вәгъдә иткәннәр.
— Бу хата компьютер программасындагы техник сәбәпләр аркасында киткән. Хезмәткәрләр бу хаталарны төзәтте. Проблема хәл ителде, — ди Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре идарәсенең 3 нче “Зареченский” полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Ләйсән Хәкимуллина.
Баксаң, татар исемнәре кулдан язылмый, компьютерда автомат рәвештә тәрҗемә ителеп, җыела икән. Исемнәрнең туган телдә язылышы компьютерга бәйле булып чыга. Сүз уңаеннан, ЗАГС хезмәткәрләре, туу турындагы таныклыкта татарча язылышта хаталар китмәсен өчен, исемнәрнең электрон каталогын булдыруны сорап, галимнәргә мөрәҗәгать иткән.
Татарча кушымтаның юридик көче юк. Исемнәрнең татарча дөрес язылышын сакларга гына ярдәм итә.
— Студентлар килә. “Фамилиям Юсупова, татарча да шулай языгыз”, — ди. Без әйтәбез: “Татарча — Йосыпова”. “Юк, минем паспортта шулай”, — диләр. Һәм алар хаклы. Татарның исем-фамилиясе татарча язылмаса, берзаман исемнәрнең дөрес язылышын да югалтачакбыз дип уйлыйм. Паспорттагы татарча бит исем-фамилия, атамаларны дөрес язу мөмкинлеге бирә, — ди Рәмис.
Соңгы сигез айда Татарстанда 123 145 кеше паспорт алган. Аларның 420 се генә татар кушымталысына гариза язган.
— Минем өчен паспортның татарча бите — исем-фамилиянең татарча язылышын һәм безнең Татарстаннан икәнне күрсәткән мөһим атрибут. Татарстанның Конституциясе, чикләре, Президенты, символы, гербы, байрагы булган кебек, бу да — бер бәләкәй генә атрибут. Паспортта милләт язылмый башлагач, бу — үз милләтеңне рәсми күрсәтү мөмкинлеге, — ди Рәмис Латыйпов.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Малайлар арасында “Татар азаны” бәйгесе уза. Сайты: azan.tatar

17 илдән 22 мәгариф министры 7-10 июньдә Казанда халыкара форумда катнашачак.

Төркиядә Президент сайлауларының икенче турында хәзерге Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган — 52,13 %, оппозициядән Кемаль Кылычдароглу 47,87 % тавыш җыйган.

1 июньнән Россиядә биометрияле 10 еллык чит ил паспортлары яңадан бирелә башлый.

Татарстанда үзмәшгульләр 260 меңнән арткан.

Казанда XI сыйныфны тәмамлаучы һәр унынчы укучы медальгә дәгъва кыла.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”
Сәхнә арты

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”

by irekmanager irekmanager
11 июня, 2021
“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”
Тату гаилә

“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2023
11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР:  “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”
Татар дөньясы

11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР: “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”

by irekmanager irekmanager
3 мая, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru