• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 21.09.2023
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Минем хокук

ИПОТЕКАНЫ КАПЛАР ӨЧЕН ДӘҮЛӘТ 450 МЕҢ СУМ БИРӘ

ИПОТЕКАНЫ КАПЛАР ӨЧЕН ДӘҮЛӘТ 450 МЕҢ СУМ БИРӘ

Россия хөкүмәте ипотекасы булган күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме бирә торган программаны тагын бер елга озынайтты. Хәзер ипотека кредитын каплар өчен бирелә торган 450 мең сумны 2023 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә туган өченче һәм аннан соңгы балалар өчен алырга мөмкин.
Яшь гаиләләр, бу программа торак шартларын яхшыртыр өчен сизелерлек ярдәм, ди. Кама Тамагы районында яшәүче Низамовлар ул акчаны шәхси йорт алыр өчен рәсмиләштерелгән ипотеканың бер өлешенә түләгән. “Акча бер атна дигәндә күчте, документлар җыйганда да әллә ни мәшәкать булмады”, — диләр.
Бу ташлама гамәлгә генә кергән вакытта Татарстанда социаль ипотека программасы белән торак алучылар әлеге мөмкинлектән файдалана алмады. Соңрак Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды бу мәсьәләне җайга салды, рөхсәт бирелде. Казаннан Салиховлар гаиләсенә дә бу программа торак өчен түләгәндә әйбәт ярдәм булган.
— Башта азрак көтәргә туры килде. Социаль ипотека белән торак алучыларга әлеге программадан файдалану мөмкинлеге бирелгәч, 450 мең сум күчте. Ана капиталын да алдык. Социаль ипотека программасы буенча торак алучыларга һәр туган бала өчен өстәмә 200 мең сум бирелде. Кыскасы, дәүләттән барлыгы
1 миллион сумнан артык акча торак өчен түләүгә күчте. Бик шәп булды, — ди Салиховлар. Танышлары арасында да бу программадан файдаланучылар күп булган.
Әлеге программадан 2019 елның 1 гыйнварыннан соң өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләр файдалана ала. Әти-әнинең, балаларының Россия гражданнары булуы шарт. Бу дәүләт ярдәме бер тапкыр һәм ипотеканы каплар өчен генә бирелә. Фатир гына түгел, өлешләп түләү шарты белән торак, җир кишәрлеге, шәхси йорт алуга рәсмиләштерелгән ипотека кредитлары да исәпкә алына. Иң мөһиме — кредит килешүе 2024 елның 1 июленә кадәр имзаланган булырга тиеш.
Кирәкле документларны кеше Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон формада йә кредит рәсмиләштергән банкка тапшыра ала. Алар исә документлар пакетын “ДОМ.РФ” җәмгыятенә җибәрәләр. Уртача җиде көн эчендә барлык мәгълүмат тикшерелә, дөрес дип табылган очракта, акча кредит счетына күчерелә, кулга бирелми. Әгәр кредит суммасы 450 мең сумнан азрак икән, калган сумманы акчалата алып булмаячак. Бурыч күпме калган, шуның кадәре генә түләнә.
Эльвира  МОЗАФФАРОВА.

Әлеге программа буенча сораулар туса, “ДОМ.РФ” җәмгыятенең 8 (800) 775-11-22 номеры буенча кайнар элемтә телефонына шалтыратырга мөмкин.

Нинди документлар кирәк?
Кредитны каплауны сорап язылган гариза (бланкны банктан алырга була).
Балаларның, әти-әнинең шәхесен раслый торган документлар.
Әти-әни хокукын раслый торган документ (туу турындагы таныклык, уллыкка, кызлыкка алынганга документлар һ.б.).
Торакка хокук бирә торган, ипотека кредиты документлары (сатып-алу килешүе һ.б.). Өстәмә документлар да соратырга мөмкиннәр.

Хәбәрләр

Яшел Үзәндә язучы Зөлфәт Хәким повесте буенча “Телсез күке” нәфис фильмы төшереләчәк.

11 сентябрьдә Якутск шәһәрендә “Казан” скверы һәм шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла.

Татарстан Лисичанскида 45 күпкатлы йортны җылылык сезонына әзерли.

Казанның югары уку йортларын түләүле белем алу бәяләре 5-6 %ка күтәрелде.

Татарстанда үрдәкләргә, су тавыгына ау сезоны ачылды. Ул 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Режиссер Илдар Ягъфәров тагын 4 елга ТР Кинематографистлары берлеге рәисе итеп сайланды.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Баскыч — өйнең күрке ул”
Тырышкан табар

“Баскыч — өйнең күрке ул”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“Лаләләрне 4 меңгә җиткердек”
Тырышкан табар

“Лаләләрне 4 меңгә җиткердек”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
Җиләк җыеп саткан акчага хаҗга барган
иман нуры

Җиләк җыеп саткан акчага хаҗга барган

by irekmanager irekmanager
13 июня, 2021
ТЕПЛОХОД  — ЙӨЗМӘ КУНАКХАНӘ
Матур туган ягым

ТЕПЛОХОД — ЙӨЗМӘ КУНАКХАНӘ

by irekmanager irekmanager
14 июня, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru