• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 24.03.2023
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“Авылдашлар өйләндерә язды, ә мин…”

“Авылдашлар өйләндерә язды, ә мин…”

Жырчы Илдус САДЫЙКОВ соңгы арада бик популярлашып китте. Татарча телеканалларда аның “Кайтам инде авылыма” җырын күп әйләндерәләр, радиода да еш яңгыраталар. Бер-бер артлы яңа җырларны чыгарып кына тора. Әле шушы көннәрдә Илдус Мари Иле республикасының Звенигово шәһәрендә хастаханәдә тернәкләнү үтеп кайтты. Тырыш, эш дип ялкынланып торган Нурлат егете анда да вакытын бушка уздырмаган.
— Палатада ятканда да күңелгә көйләр килә, концерт турларын, программаны уйладым, төрле иҗадый планнар кордым, — ди Илдус.

— Илдус, сине “Кайтам инде авылыма” дигән җыр белән яхшы таный башладык. Клипта артыңнан шәһәргә килеп, авылга мәҗбүриләп алып кайталар. Бикүледә еш кунак буласыңмы?
— Гади авыл егете мин. Әти алты ел элек мәрхүм булды. Әни мәдәният йортында хезмәт куя. Үзем Казанда яшим. 2018 елда авылга кайтып, бер ел режиссер булып эшләгән идем. Бикүледә халык театры бар. Алар белән ел дәвамында гастрольләргә йөргәннән соң, сәхнә юлын җырчы, автор-башкаручы буларак дәвам итәргә уйладым. 2019 елда кабат Казанга күчендем. Туган якка еш кайтырга тырышам. Әни хәзер ялгыз яши. Булышып, сыйланып, күңелгә рәхәт ял туплап киләм. Әни үзе дә бездә еш кунак була. Апаларым да Казанда тора.
Ә клипка килгәндә, аны Биектау районында “Хыял” продакшн егетләре белән бергә төшердек. Төп рольләрдә үзем һәм танылган блогер Рәмис Гыйльметдинов уйнадык. “Ютуб” каналында клипны 120 мең кеше карады.
— Авылга кайтканда, әниеңнең кайсы ризыклары аеруча сагындыра?
— Әни бик тәмле пешерә. Коймаклары аеруча искитмәле була (рецептын Илдус безнең белән дә бүлеште — Л.Й.). Мин әле өйләнмәгән. Гел кайнар аш пешереп торырга хатыным юк. Шуңа әни әзерләгән ризыклар бик сагындыра.
— “Авылда өйләндерә яздылар”, — дип сөйләгән идең.
— Андый хәл булды. 2019 елда авылда эшләгәндә, халык театры белән гастрольдә йөргәндә, яңа спектакль әзерли башларга кирәк иде. Ә мин китәргә карар кылдым. Авылда торып зур сәхнәгә чыгу, үсү авыр булыр иде. Эстрадада урын яулау өчен күп йөрергә, танышырга, тегендә-монда чабарга кирәк. Авылда бу яктан мөмкинлекләр азрак. Мин китәргә җыенгач, авылдашлар калдырырга теләде. “Монда өйләнерсең”, — дип кандидатлар эзли башладылар хәтта. Барыбер киттем.
— Кызлардан игътибар күпме?
— Дөресен әйткәндә, җитәрлек. Тиң ярымны эзлим. Бу темага күптән түгел “Әй, ярым, кайда син?” дигән клибым да чыкты.
— Сәхнә тормышы кечкенәдән үзенә тарттымы?
— Безнең районда Марат Хуҗин дигән җырчы бар иде. Хәзер, кызганыч, мәрхүм. Кечкенә чагымда: “Үскәч кем буласың?” — дип сораучыларга, Марат Хуҗин булам, дип җавап кайтара идем. Җырчы булырга хыялланганмын инде.
— Яшь җырчыларга зур сәхнәдә үз юлын табу җиңел түгел.
— Көндәшлек зур. Әмма барыбер һәр җырчыны яратып тыңлаучы тамашачы табылып тора. Шуңа сәхнә тормышына кереп китү артык авыр булды дип әйтмәс идем. Концертлар буенча репетицияләр бара. Берничә авылда куйдык. Тагын да көчле состав җыярга телим. Төркемгә барабанчы да аласым килә.
— Әле тернәкләнүгә хәтле кулың белән проблемалар булып, хастаханәдә яткан идең. Нәрсә булды?
— 2020 елда футбол уйнаганда егылып, кулым чыкты. Шуннан соң ике ел дәвамында тагын алты тапкыр чыкты, “гадәт”кә кереп китте. Шул сәбәпле спорт залына йөрүне туктатырга туры килде. Үземне формада тотар өчен гел спорт белән шөгыльләнә идем. Шуңа операция ясатырга булдым. Уңышлы узды. Шуннан соң Звениговода тернәкләнергә дип яткырдылар. Кулым әкренләп төзәлеп килә.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Безнең Белешмә:

Тулы исеме: Илдус Фәрит улы Садыйков
Туган җире: Нурлат районы Бикүле авылы
Туган көне: 9 ноябрь, 1994 ел
Гаилә хәле: өйләнмәгән
Кайбер җырлары: “Кайтам инде авылыма”, “Сиреньнәр”, “Сүзләр көтәм” һ.б.

“Нурсинә апа коймаклары”
500 мл сөт, 5 йомырка, 400 г он, 25 г шикәр пудрасы,  1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 кап (11 г) коры чүпрә кирәк.
Җылы сөткә чүпрәне салып тугларга. Аннары йомырка, тоз, шикәр пудрасы кушып болгатырга һәм үсемлек мае өстәргә. Онны азлап кына сала-сала тугларга. Бертөрле масса барлыкка килгәч, 15-20 минутка кабартырга куярга. Майланган табада пешерергә.

Хәбәрләр

РФ Президенты Владимир Путин Россиядә иң кирәкле дарулар запасын булдырырга кушты.

“Бюджетта туристлык кешбэгының яңа этабына акча каралмаган”, — дип хәбәр итте РФ Икътисадый үсеш министрлыгы.

Татарстанда 10 елда газ ягып йөри торган автомобильләр 500 дән 13,1 меңгә җиткән.

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта ачыла.

“Лада Гранта” һәм “Нива”га ихтыяҗ арту сәбәпле, “АвтоВАЗ” марттан 6 көнлек эш режимына күчте.

Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. Аңа 48 яшь, моңа кадәр Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары иде.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ӘТИ-ӘНИ РӨХСӘТЕННӘН БАШКА КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ”
Язмышлар

“ӘТИ-ӘНИ РӨХСӘТЕННӘН БАШКА КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ”

by irekmanager irekmanager
11 марта, 2023
“БАЛАЛАРЫМНЫ ИСКӘ АЛМАГАН КӨНЕМ ЮК”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ИСКӘ АЛМАГАН КӨНЕМ ЮК”

by irekmanager irekmanager
24 февраля, 2023
“ИНВАЛИД БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРӘСЕМ КИЛӘ”
Язмышлар

“ИНВАЛИД БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРӘСЕМ КИЛӘ”

by irekmanager irekmanager
19 января, 2023
ЙӨЗЛӘГӘН БАЛАНЫҢ ҮЗ ӘНИСЕ
Язмышлар

ЙӨЗЛӘГӘН БАЛАНЫҢ ҮЗ ӘНИСЕ

by irekmanager irekmanager
23 декабря, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru