— Булганның кадерен белеп, туганнарны, дусларны, күршеләрне хөрмәт итеп, үзебезчә яшәп ятабыз, — дип каршы алды безне Хәйруллиннар.
Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, хәтта төн йокысын бүлеп тә, мөлдерәп тулган күңел халәтен шигырь юлларына сала ул.
— Иҗат белән 1990 еллар ахырында, институтта укыганда шөгыльләнә башладым. Шул вакыттан бирле кулдан каләмнең төшкәне юк. Элек шигырьләр дәфтәргә тупланса, хәзер социаль челтәрләргә урнаштырам. Интернет дөньясы аша танышып, иҗатташ дусларым барлыкка килде, — ди ул үзе.
Динарның “Балачак”, “Көтәсеңме, әнкәй” шигырьләренә Нурсил Шәймәрдәнов көй язган. Авторның беренче җырларын тамашачы җылы кабул итә.
— Музыкаль белемем булмаса да, көй дә язып карадым. Гармунда, гитарада уйнап, иҗат җимешләреңне башкару тагын да рәхәт. Иҗат итәр өчен сәләт, гүзәллекне күрә белү, хыялый булу да мөһим. Гади чүп үләненнән дә матурлык табып була. Аның өчен маңгай күзе түгел, ә күңел күзе кирәк. Иҗатның вакыты юк. Ул — мизгел. Шул мизгелне эләктереп калмасаң, шигырь тумый. Рульдә барганда да туктап, шигырь язганым бар, — ди ул.
“Бакчабыз — хезмәт җимеше”
Җәйләрен Хәйруллиннарның бар тирә-юне чәчәк-гөлгә күмелә. Ел да бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Хуҗалыктагы матурлык сокландыра.
— Бәрхет чәчәк, төн гөлләрен, флокс, сальвияне күпләп чәчәбез. Флокс бер тапкыр чәчәкләрен койгач, сабакларын кисәбез дә тагын чәчәк ата. Динар иртән торып, чәй эчкәнче, чәчәкләргә су сибеп, алар белән сөйләшеп, яшелчәләрне карап керә. Бездә эш хатын-кызныкы, ир-атныкына бүленмәгән, — ди хуҗабикә Алсу.
Җәен алар бакчада ни генә үстермиләр. Помидорлары, ташкабаклары мул уңыш бирә. Җиләкләрнең берничә төре хәтта көзгә кадәр уңыш бирә.
— Чәчәкләрнең балкып торуы, мул уңышның сере — аларны яратып, күңел биреп үстерүдә. Химикатлар кулланмыйбыз. Бөтен эшне киңәшләшеп башкарабыз. Физик хезмәт күңел төшенкелегеннән дә саклый. Яраткан эш ардырмый ул, — ди Динар.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА.