• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 29.01.2023
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тәмлетамак

“КАКЛАГАН КАЗ 5-6 АЙДА ӨЛГЕРӘ”

“КАКЛАГАН КАЗ 5-6 АЙДА ӨЛГЕРӘ”
Татар халкы борынгы заманнардан ук күпләп кош-корт асраган. Алар арасында каз аерым урын алып тора. Каз итеннән бәлеш, өчпочмак һәм башка төрле милли ризыкларны татар хатын-кызлары оста пешерә. Алай да иң тәмлесе — каклаган каз. Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Римма Яруллина безгә каз тозлау, каклау буенча осталык дәресе күрсәтте.
Каз түшкәсен тозларга өч кап эре аш тозы, 9 %лы аш серкәсе, төрү өчен кәгазь, бәйләп куярга уртача калынлыктагы җеп кирәк.
— Чиста, шома итеп йолкынган каз түшкәсенең як-якларын тоз белән яхшылап уабыз, канат төпләренә, муен эченә аеруча игътибар бирергә кирәк, алар күгәрмәслек булсын, анда тозны аеруча күп сылыйбыз. Аннары казның эченә сыйган кадәр тоз тутырабыз. Башта шулай ук эчке яктан тоз ышкырга кирәк, кабырга араларына да керерлек булсын, — дип аңлатты Римма Яруллина. — Аннан соң канат астындагы тозы коелмасын өчен, канатларын гәүдәсенә җыеп, бәйләп куябыз. Эченнән дә тозы коелмасын өчен, сак кына тотып, энә белән каз тиресен тегәбез. Аны агач таякчыклар белән дә беркетергә мөмкин, тик мин борынгыча, әбиләр, әниләр өйрәткәнчә тегәм. Алай пөхтә була.
Аннан Римма ханым казны аш серкәсе белән чылатылган чиста тукымага төрде.
— Мондый тукыма белән төргәндә, каз бозылмый, — ди хуҗабикә. — Аннары кәгазь капчыкка салабыз яки азык кәгазенә төрәбез. Уртача калынлыктагы җеп белән берничә җиреннән кысып бәйлибез.
Болай итеп тозлаган каз биш-алты айда өлгерә. Кәгазен сүтеп, тозларын сыпырып төшерәсе һәм бераз чәй содасы кушылган су белән юып аласы.
— Аннан бөҗәкләр тимәслек урынга кояшка эләләр, — ди Римма ханым. — Мин кояшка түгел, мунчаны ягып өлгерткәч, кызу таш өстенә эләм. Мае таммасын өчен, астына савыт куям. Бер-ике тапкыр шулай киптергәч, каклаган каз әзер. Бик тәмле була!
Индира СӘЙФУЛЛИНА.

Хәбәрләр

Җырчы Айдар Фәйзрахманов “Юлын белгән арымас” дип аталган китабын тәкъдим итте.

Зәй районының Түбән Биш авылында Рабит Батулланың музеен ачарга җыеналар.

Әгерҗе районында өлкән яшьтәге пар никахларын теркәгән. Кияүгә — 86, ә кәләшкә 77 яшь тулган.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп кабат Зилә Вәлиева сайланды.

Хәзер Татарстанда 53 мәчет төзелә. 2022 елда 14 мәчет ачылды.

1 гыйнвардан бакчачылык ширкәтләрендә куян һәм тавык асрарга рөхсәт ителә.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“БАВЫР — ОРГАНИЗМНЫҢ “ЛАБОРАТОРИЯСЕ”
Сәламәтлек

“БАВЫР — ОРГАНИЗМНЫҢ “ЛАБОРАТОРИЯСЕ”

by irekmanager irekmanager
23 января, 2023
ҮЗЕ ГАДИ, ҮЗЕ ШИФА
Сәламәтлек

ҮЗЕ ГАДИ, ҮЗЕ ШИФА

by irekmanager irekmanager
19 января, 2023
ВИТАМИНЛЫ ЧӘЙ
Сәламәтлек

ВИТАМИНЛЫ ЧӘЙ

by irekmanager irekmanager
15 декабря, 2022
ТРОМБ ӨЗЕЛСӘ, КЕШЕ ҮЛӘМЕ?
Сәламәтлек

ТРОМБ ӨЗЕЛСӘ, КЕШЕ ҮЛӘМЕ?

by irekmanager irekmanager
7 декабря, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru