Беркатлы да инде без. Артык көч сарыф итмичә, тиз генә баерга хыялланабыз. Йә булмаса, кырыгалдарларга ышанып, якыннарыбызны бәладән йолып калабыз дип, соңгы тиенебезгә чаклы чыгарып бирәбез. Ә ихласлыгыбыздан, беркатлылыгыбыздан файдаланырга әзер торучылар адым саен. Мошенниклар өчен иң җиңел табыш — өлкән яшьтәге әби-апалар. Телефоннан шалтыратып: “Улыгыз, оныгыгыз авыр хәлдә, аңа ярдәм итегез. Моның өчен тиз арада акча кирәк”, — дип ышандыралар.
— Банк карталарыннан акча урлауның күпчелек очракларында “социаль инженерия” ысулы кулланыла: мошенниклар корбанына шалтырата, үзләрен банк хезмәткәре буларак таныштыра һәм төрле алымнар белән гражданнан шәхси мәгълүматларны: карталарның гамәлдә булу вакытын, CVC-код, мобиль банкның логин һәм паролен, СМС аша килгән парольне белүгә ирешә. Кайчак татарстанлылар үзләре үк аферистларга акча күчерә, — дип сөйли Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Газыймов.
“Хәзер таксист, курьер килеп ала”
Россия Үзәк банкы мәгълүматлары буенча, узган елда җинаятьчеләр россиялеләрнең банк карталарыннан 6,5 млрд. сум акча урлаган.
— 10-12 ноябрьдә генә дә мошенниклар ятьмәсенә эләккән 27 татарстанлы полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. 19 хатын-кыз (11 е — пенсионер) һәм 8 ир-ат бар. 3 олы яшьтәге кеше кырыгалдарларга ышанып, зур күләмдә акча күчергән. Ә кайберәүләрнең банктан кредит рәсмиләштереп, шуларны мошенникларга күчерүе башка сыймаслык хәл.
Әйтик, Арчада яшәүче 54 яшьлек гимназия укытучысы кредит рәсмиләштереп, Дагыстанда теркәлгән телефон номерына 522 мең сум акча салган. Чаллы заводларының берсендә эшләүче 38 яшьлек хатын билгесез затларга банкның онлайн кушымтасы аша 370 мең сум күчергән. Мондый мисаллар шактый, — ди хокук сакчысы. — Телефоннан: “Туганыгыз яки балагыз авариягә, хастаханәгә, полициягә эләкте. Тиз генә акча күчерегез яки берәр җиргә илтеп бирегез, куегыз. Хәзер таксист, курьер килеп ала”, — дигән сүзләргә һич ышанмагыз.
Аеруча өлкән яшьтәгеләр бу ялганга килеп каба икән. Шактый зур суммада акча күчерүчеләр бар. Каушап-куркып калмаска, шундук туганыңның телефон номерын җыярга, җавап бирмәгән очракта, полициягә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук таныш булмаган кешеләрне өегезгә кертмәгез, әгәр түрдән узганнар икән, акчагызны чыгарып күрсәтмәгез, арзанлы тауарга кызыкмагыз. Таныш булмаган кешеләр белән аралаша башласагыз, баскыч мәйданчыгындагы яки башка күршегезне чакыртыгыз, дип кисәтә полиция хезмәткәрләре.
“Синдә бозым бар, тик… акча кирәк”
Казанда сентябрьдә бер яшь кыз мессенджер аша бер экстрасенс белән аралаша башлый. Тегесе
15 яшьлек яшүсмерне тиз ышандырган. Гаиләгездәге һәммә кешегә киләчәк коточкыч авыруларны булдырмый калырга теләсәң, зур суммада акча кирәк, дигән. Мәктәп укучысы әти-әнисе өйдә саклаган бар сумманы алган да ялган өшкерүчегә тапшырган. Бераздан акчадан да, экстрасенстан да җилләр искән.
— “Сихер”не бетерү — алдакчылар тарафыннан кулланылган шактый популяр алым. Моңа олы яшьтәгеләр генә түгел, ә күп очракта 15-30 яшьлек хатын-кызлар каба. Социаль челтәрләр аша: “Синдә — сихер-бозым, аны бетерү өчен өшкерергә кирәк”, — дип яза башласа, һич ышанмагыз, җавап та бирмәгез.
Алдарлар да кармакка эләгә
Хәер, полиция хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсез калмый. Берничә тапкыр хөкем ителгән ир Владимир өлкәсендә базарда чит исемгә сим-карта белән телефон сатып ала. Алга таба Түбән Новгородка килә, бушлай игъланнар сайтында 610 мең сумлык чит ил машинасы сату турында игълан урнаштыра. Әлеге белдерүгә Әлмәттә яшәүче ир җавап бирә. Аннары ир сатып алучы белән элемтәгә чыгып, беренчел взносны — 20 мең сум кертергә кирәклеген әйтә. Шул ук көнне әлмәтле әйтелгән сумманы күчерә. Шул вакыттан бирле “машина сатучы” элемтәгә чыгудан туктый. Әлеге факт буенча, “Мошенниклык” маддәсе нигезендә, җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр мошенникның эзенә төшә. Әлмәт районы суды ялган сатучыга ике ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.
“Мошенниклар кешене сүз белән зомбилаштыруны бик яхшы белә”
— Хәзерге вакытта уяу булырга, татлы сүзләргә ышанмыйча, һәр нәрсәне “тотып”, тикшереп карарга чакырам. Чөнки телефон аша “ярдәм итәргә” теләүче мошенниклардан зыян күрдем, — дип сөйли Әлки районының Татар Борнае авылы кызы Гөлназ Сәгыйрова. — 2021 елның 9 декабрь иртәсе иде, телефоным шалтырады. Бер ир кеше үзен “Сбербанк” хезмәткәре дип атады һәм кемдер минем исемгә кредит алган, бу акчаны башка счетка күчерергә тырыша, диде. Аннан соң ул мине, янәсе, Үзәк банк хезмәткәре белән тоташтырды. Акчам юкка чыкмасын өчен, бу кеше миңа 292 мең сумлык тагын бер кредит рәсмиләштерергә һәм аны банктан акчалата алырга тәкъдим итте. Аның күрсәтмәләрен үтәп, банкка киттем, кредит рәсмиләштердем. Шул вакыт аралыгында алар телефон аша һәр адымымны контрольдә тоттылар: “Банкка барып җиттегезме?”, “Сез хәзер кайда?” һ.б., бу алшарт иде. Аннары банкоматка киттем һәм алар күрсәткән счетка акча күчердем. Көне буе минем белән телефон аша сөйләштеләр, шуңа күрә шик тумады. Мошенниклар, акчам “Сбербанк”ның исәп-хисап счетына күчә, диде. Әлбәттә, бу ялган булып чыкты. Кичен генә мине алдаганнарын аңладым. Шундук полициягә киттем һәм гариза яздым. Анда мондый мошенникларны тоту бик авыр дип әйттеләр. “Сбербанк”ка да мөрәҗәгать иттем, тик анда: “Сезнең исемгә рәсмиләштергән кредит бар, аны вакытында түләргә кирәк”, — дип җавап бирделәр. Баксаң, 21 процентлык 292 мең сумлык кредит рәсмиләштергәнмен икән. Аны 9 гыйнварга кадәр түләп бетерергә кирәк, югыйсә соңга калган өчен тагын да зуррак сумма түләргә туры киләчәк, дип аңлаттылар.
ДЦП диагнозлы инвалид кызга авылдашлары, танышлары акчалата ярдәм итә башлый, ләкин шундый зур сумманы түләп бетерергә ул гына җитми. Флористика өлкәсендә зур осталыгы булган Гөлназны танышы чәчәк кибетенә эшкә урнаштыра. Тәүлек буе эшләп, кыз алган кредитын 470 мең сум итеп түли.
— Мошенниклар кешене сүз белән программалаштыру, зомбилаштыруны бик яхшы белә. Югыйсә аларның ятьмәсенә килеп эләгүемне берничек тә аңлата алмыйм. Шундый авыр вакытта ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт, — ди кыз.
Банк картасындагы акча, кредит һәм башкалар турында сүз чыкса, шундук телефонны өзегез, банкның “кайнар линия”сенә шалтыратыгыз, дип киңәш бирә Гөлназ.
Исегездә тотыгыз!
Банк картасының мәгълүматларын беркайчан да чит кешегә әйтмәгез. Кредит рәсмиләштерер алдыннан банкны яхшылап тикшерергә кирәк. Мәгълүматларны танышлардан, интернеттан алырга мөмкин. Ышанычлы кредиторның рәсми сайты һәм офисы булырга тиеш. Әгәр сез мошенниклар корбаны булгансыз икән, “102” һәм “112” телефоннары аша полициягә хәбәр итегез.
Шуны искәртеп әйтик, исем-фамилиягезне һәм башка төр мәгълүматларны кемдер мошенникларга җиткереп тора. Монда элекке банк хезмәткәрләренең “кулы” уйнарга мөмкин. Моны полиция хезмәткәрләре дә инкарь итми. Мошенникларның ярдәмчеләре арабызда да йөрергә мөмкин. Уяу булыйк.
Диләрә ГЫЙЛӘҖЕВА.
Фото — exo-ykt.ru