Мамадыш районының “Берсут” җәнлек совхозында яшәүче Габидуллиннар гаиләсенә 1999 елның 10 ноябрендә кайгылы хәбәр килеп ирешә. “Улыгыз Айдар яраланды, хастаханәдә ята. Тизрәк килеп җитегез”, — дип языла телеграммада. Шул вакытта ата-ананың кичерешләрен хәсрәтнең ни икәнен татып караганнар гына аңлыйдыр. Сау-сәламәт улларына ни булганын белмичә, Габделхәй белән Гүзәлия Түбән Камага китә.
Улларын күрүгә, ата-ана бермәлгә өнсез кала. Айдарның баш миен пуля тишеп кергән, колагы бөтенләй ишетми, сөйләшә алмый, гәүдәсе хәрәкәтләнми.
Айдар мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң, Алабуга милиция мәктәбендә белем ала. Киләчәктә югары уку йортына керергә әзерләнә. Түбән Камадагы эчке эшләр бүлегендә эшли башлый. Яхшы гына эшләп йөргәндә, шундый фаҗигагә юлыгасын кем белгән бит. Тулай торак бүлмәсендә бергә яшәгән иптәшенең кулындагы пистолеты (иптәше әйтүенчә) ялгыш атып җибәрә һәм Айдарның башына эләгә. Әнә шул көннән бирле 23 ел буе башында пуля йөртә ул.
Ана кеше ул вакытта тугыз ай буе баласы яныннан китми. Ярдәмгә мохтаҗ булып урын өстендә яткан Айдарның авыртуга чак түзгән вакытлары күп була. Гүзәлия ханымның хастаханәдә язган көндәлеген укыганда, күзләр яшьләнә.
“Бүген көннең яртысы гел күз яше белән үтте. Невропатолог, йөрәкне җәрәхәтләп: “Айдар аякка басамы, юкмы — әйтеп булмый”, — диде. Умыртка баганасына зыян килгән. Күзләремә карап тилмереп яткан баланы тәрбияләүне үзем генә беләм. Менә алты ай беркемнән бернинди ярдәм юк. Хезмәттәшләре улымның барлыгын күптән онытты. Их, бала, сөйләшә дә алмый бит, ичмасам. Рәхәтләнеп сөйләшер идек. Газизем җәйге матур көннәрдә тилмереп ята. Аллага шөкер, китап укый башлады. Өметемне өзәсем килми. Менә терелер дә аякка басар кебек. Минем хәлне үз башыннан кичергәннәр генә аңлыйдыр”.
Күпме йокысыз төннәрен багышлый ана улына. 23 ел буе аны хастаханә, шифаханәләргә йөртә. 23 ел ата-ананың бәгыре өзгәләнә, йөрәкләре әрни. Айдар тиздән 41 яшен тутыра. 19 яшеннән бирле инвалид коляскасында ул.
Әнисенең шундый сабыр, олы йөрәкле булуына Айдарның апасы, танылган җырчы Гөлнара Габидуллина да соклана.
— Айдарны савыктыру өчен әни күп көч куйды. Әтиебез аңа терәк булды. Энемнең колагы ишетмәсә дә, сөйләшергә өйрәттеләр үзен. Айдар элек коляскада утырган килеш, әтигә умарта чистартырга булыша иде. Ул интернеттан яңалыклар белән танышып бара. Медицинага кагылышлы бер мәгълүматны да читләтеп үтми. Юридик хезмәтләр белән кызыксынды. Кәефе булганда, коляскада урамга да чыга. Районның социаль яклау хезмәткәрләре һәм Эчке эшләр бүлегеннән килеп, хәлен белешеп торалар. Энем Илдар белән без кунакка кайтып киткәндә моңсуланып кала, — дип сөйли ул.
Кызганыч, Айдар апасының һәм аның кызы Әминәнең моңлы җырларын ишетә алмый. Кайгы-хәсрәт дигәнең беркемнән дә сорап килми шул.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА.