• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 11.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

ЭУСТОМА ЧӘЧӘРГӘ ВАКЫТ

ЭУСТОМА ЧӘЧӘРГӘ ВАКЫТ

Эустома — озак үсә, нык тәрбия таләп итә торган чәчәк. Шуңа да карамастан, ул чәчәк үстерүчеләрнең күңелен күптән яулады. Чәчәк атарга өлгерсен өчен, эустоманы декабрьдән соңга калмыйча чәчәргә кирәк.

Эустоманың орлыклары вак, аны җиргә күмдерергә ярамый, өстен каплап тоталар. Чәчүгә, утны кабызырга кирәк, орлыклар яктыда тишелергә тиеш. Үсентеләр беренче айны бөтенләй үсми кебек тоела. Ул бер айлап тамырын гына ныгыта. Беренче чын яфрагы чыкмыйча, өстен ачарга ашыкмагыз. Эустома һаваның коры булуын өнәми. Бакчага чыгарганчы, әле аны 3-4 тапкыр аудару юлы белән күчерергә туры килә.
Беренче күчергәндә 200 граммлы бер тапкыр куллана торган пластик стакан да җитә. 90-100 көнлек үсентегә — 0,5 литрлы, 150-160 көнлеккә 3 литрлы чүлмәк кирәк.
Эустоманы 7-10 көн саен өстәмә тукландырып тору мөһим.

ВКонтакте” социаль челтәрендә  газетаның “Бакча” төркеменә  килгән киңәшләр:
Исламия Әдһәмова, Яшел Үзән районы Ключи авылы:
— Эустоманы ноябрьдә чәчтем, беренче партиясе тишелде инде. Үзем ясаган орлыклар дүртенче көнне үк шыта башлады. Сортлы катлы эустома ун көндә тишелә. Чәчүгә, +25…+27 оСта лампа астында тотам, тишелгәч, тамыр җәйсеннәр өчен, температураны +20 оСка кадәр киметәм. Эустома үстерергә сабырлык кирәк. Бу чәчәк миңа бик ошый, быел да җиде төрлене чәчтем.
Альмера Нотфуллина, Казан:
— Эустоманы өченче ел үстерәм. 17 ноябрьдә сигез төрлене чәчтем, әле тагын биш төрлесен чәчәргә җыенам. Кышын бик эш юк бит, шуларны бала караган кебек тәрбияләп үстерәсе.
Мәйсәрә Илалетдинова, Чистай:
— Эустоманы 6-7 ел үстерәм. Чәчәргә туфрак кертеп куйдым. Туфракны юешлим дә орлыкларны сибәм. Күмәргә ярамый! Пленка белән каплап, фитолампа куям. Орлыклар озак тишелә, 8-12 көн көтәсе. Үзең ясаган орлык ышанычлы.
Ильмира Ситдикова, Казан:
— Эустоманы ел саен 15 декабрьдән соң чәчәм.

Эустома — грекчадан “гүзәл авыз” дип тәрҗемә ителә. Розага охшашлыгын искә алып, аны “ирландия розасы”, “япония розасы”, “француз розасы”, “мәхәббәт розасы” дип тә йөртәләр. Чәчәкләр телендә эустома матурлык һәм шатлык символы санала.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru