Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында яшәүче Марат Еникеев һәм Роза Хөсәенова ел саен күпләп күркә асрыйлар. Быел да авылдашлары каз өмәсе ясаганда, алар күркә өмәсе дә уздырган.
Күпләп кош-корт асрау авыл кешесенең, бигрәк тә өлкән яшьтәге апа-абыйларның канына сеңгән дисәк тә була. Абзарда берничә эре мал, каз, үрдәк, тавык һәм чебешләр… санап бетергесез. Роза Хөсәенова шулар өстенә күркәләр дә үстерә.
— Быел да 30 күркә үстердек, — дип сөенече белән уртаклашты Роза апа. — Күркә чебешен бала карагандай тәрбияләсәң генә үстереп була. Чебиләрне майда сатып алдык. Башта бер ай өйдә тотам. Алар җылы ярата. Аслары коры һәм чиста булырга тиеш. Чүпрәк җәеп, аларны юып, гел алыштырып торам. Глюкозалы су биргәлим. Күркә өчен махсус азык сатып алам. Алларыннан чиста су да өзелмәскә тиеш. Ультрамиләүшә нурлар бирә торган лампочка һәрвакыт яна.
Җир җылынып, кычыткан чыга башлауга, Роза апа шуны ваклап бирә, кычыткан төнәтмәсе ясап куя.
— Бер айдан абзарга чыгарам. Анда үтәли җил булмаска тиеш, — дип дәвам итте хуҗабикә. — Икенче айга чыккач, чебиләр күзгә күренеп ныгып китә. Аннары кукуруз, бодай, арпаны бергә кушып тартабыз да, шуны коры килеш аз-азлап бирәбез. Шулай ук алларыннан үлән өзелми.
Авыл җирендә эш җитәрлек. Мал-туар, кош-корт өстенә бакчаны да карарга кирәк. Роза апаның алыштыргысыз ярдәмчесе — тормыш иптәше Марат абый. Ул казларны, күркәләрне үләндә саклый. Җәйге каникулга кайткан кечкенә оныклары Самир белән Тимур да аңа кушыла. Алар ярдәм итәргә дә, бергәләп балыкка йөрергә дә җитешә.
— Аннары бакчада ташкабак, кабак, кәбестә өлгерә башлый. Күркәләр шундый яшелчәләрне дә үз итә, — ди хуҗабикә. — Бәрәңгене пешереп бирәбез. Шулай ук яратып ашыйлар. Быел да күркә түшкәләре 15-20 кг га кадәр җитте.
Шулай сүз иярә сүз чыгып, Роза апа ата күркәне дә йомырка өстенә утыртуын сөйләп, хәйран калдырды.
— Беренче тапкыр ата күркәбез 1994 елда утырды. Ул елны кызым Альмира кияүгә чыкты, шуңа елы истә калган, — дип елмая Роза Хөсәенова. — 14 әр күркә йомыркасына ике ана күркәне утырткан идем. Шулай сарайга чыксам, берсе әллә ашарга, әллә су эчәргә төшкән, ә аның урынында ата күркә утыра. Аптырап киттем. Шулай да ата күркәнең утырганын ишеткәнем бар иде. Тукта әле, утырып карасын дип, теге ике оя янына өченчесен куйдым. Күркә йомыркалары юк иде, шунлыктан 11 каз йомыркасын салдым. Утырырмы икән дип шикләнгән идем, ата күркәм бик сабыр гына оясында калды. Ышанасызмы? Ана күркәләр оядан еш чыгып йөрде, ә ата күркә бик тыныч утырды. Астына куйган 11 йомырканы да чыгарды бахыркаем. Үзе ияртеп үстерде. Шулай берничә ел кабатланды.
Тырыш кешенең малы да үзенә охшаган дигәндәй, Роза апаның ана күркәләре ояда утырганда, ата күркәсе каз бәбкәләре чыгара.
Роза апа белән Марат абый сүзләренчә, күркә ите, башка иткә караганда, тәмлерәк, җиңел үзләштерелә.
— Роза апагызның күркә итеннән пешергән манты, кәтлитләре телне йотарлык, — дип мактап алды Марат абый тормыш иптәшен. — Без хәзер өлкән яшьтә бит, ә күркә ите майлы түгел. Фаршы да бик шәп.
— Күркә итеннән ясалган кәтлитне барыбыз да яратып ашыйбыз, — дип сүзне дәвам итте Роза апа. — Иттарткычтан чыгарылган 1 кг күркә итенә 3-4 эре суган,
1-2 йомырка, тоз, кызыл һәм кара борыч кушам, сөттә җебетелгән ак ипине бераз салырга була. Кәтлит ясап, духовкага куям. Кабарып, тәмле булып пешә. Аны яшелчәләр белән дә, бәрәңге боламыгы, кызган бәрәңге, макарон яки пешкән дөге янына да куеп бирергә мөмкин.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.