Чулпания апага киләсе елга 85 яшь тула, күз тимәсен, үз яшен биреп булмый аңа. Көләч йөзле, сөйкемле бу апа Карга авылының остабикәсе. Дингә лаеклы ялга чыккач килгән. Ире Наил абый белән (хәзер мәрхүм инде) өч ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының барысы да башлы-күзле, икесе — Базарлы Матакта, берсе Чаллыда яши. Төпчек улы Илгизәр исә төп нигездә калган.
— Киленем Гөлназ белән 28 ел бергә яшибез, — диде Чулпания апа. — Әйтергә дә куркам, бик матур торабыз. Оныкларга да рәхмәт, хөрмәт итәләр. Дөньялар тынычланып, алга таба да шулай яшәргә язсын…
Гаиләдә тугыз бала үсә алар. Бөек Ватан сугышы башлангач, яше олырак булганга, әтиләрен фронтка җибәрмиләр, хезмәт армиясенә алалар. Ленинград өлкәсендә хәрби заводта эшләп, күзләре дөм сукырая. Нәтиҗәдә сигез бала атасын гаиләсе янына кайтарып җибәрәләр.
Чулпания ападан киле турында сорашам. Анда күбрәк тары төйгәннәр. 1950 елларда ул иң популяр ризык саналган. Кисап (агачтан ясалган тукмак сыман эш коралы) ярдәмендә кабыгыннан арындырганнар.
— Авыр заманалар иде, бездә генә түгел, бөтен иле белән, — диде Чулпания апа. — Кышын — бәрәңге, җәен исә умачлы кычыткан ашы белән тукландык. Сугыштан соң колхоз җирләренә күпләп тары утырта башладылар. Әнә шул тарыны киледә төеп, аннан он итеп тарттырып, тел йотарлык тәмле ризыклар — ипи, коймак, кыстыбый пешерә идек. Аның тәмлелеген сөйләп аңлата торган түгел… Әле дә шуларны уйласам, күзгә яшь килә.
Киледә карабодай да төйгәннәр. Тарыдан аермалы буларак, аны башта пешергәннәр, аннары мичтә киптергәннәр. Шунсыз карабодай кабыгыннан купмый икән. Ул чакларны да бик яхшы хәтерли Чулпания апа. Карабодай затлы ризык саналган, чөнки юк дәрәҗәсендә булган.
— Карабодайның уңышы бик яхшы чыкмагандыр, — ди әбекәй. — Югыйсә аны чәчәләр иде. Күрәсең, үстерә белмәгәннәр. Үстергәч тә, аны кабыгыннан арындырмыйлар иде. Чиста карабодай 1970-1980 елларда гына кибетләргә кайта башлады. Анысы да шәһәрдә генә. Танышлык белән яки чират торып кына алдылар…
Киле һәр йортта булмаган. Кулдан кулга йөри торган эш коралы саналган ул. Белгәнебезчә, һәр авылның балта осталары булган, көндәлек тормышта нәрсә кирәк, барысын да ясаганнар. Имән түмәренең эчен башта балта белән юнып, тирән итеп чокыганнар. Аннан исә ышкылап шомартканнар һәм яндырганнар. Бу инде ярылып китмәскә яхшы булган.
“Әти яклап калды…”
Чулпания апаның күңелендә балачагы белән бәйле гыйбрәтле бер истәлек яши. Ул аны бүген дә күз яшьләре белән искә ала.
…Берсендә әнисе үсмер кызга киледә төелгән тарыны мич башына менгерергә куша. Ул шулай эшли дә. Кичен әнисе тары боткасы пешерергә вәгъдә итә. Әнә шул мизгелне көтеп йөргән арада, Чулпания никтер мич башына менеп төшәргә уйлый. Ә төшкәндә, күлмәк итәге белән чүлмәкне эләктерә һәм… савыт идәнгә төшеп китә. Тары чәчелә, ә чүлмәк челпәрәмә килеп ватыла.
— Әни эштән кайткач кыйнар дип бик курыктым, — ди Чулпания апа. — Калтырана-калтырана тарыны җыярга керештем. Аны ничек җыеп бетерәсең? Өстәвенә чүлмәк ватыклары да катышкан. Бәхетемә, ишектән әти килеп керде. “Әти, ялгыш…” — дим. Ул мине кочаклап алды. Әнидән кул тидертмәде…
Чулпания апа икенче эш коралын кулына алды — җилпуч. Баксаң, тары, карабодайны кабыгыннан төшергәннән соң, иләккә салганнар. Анысы да хикмәтле, без бүген куллана торган иләккә охшамаган — тимердән ясалган ул. Чиста карабодай бөртекләре әнә шул тимер иләк тишекләре аша җилпучка коелып барган, ә чүбе иләктә калган. Элек җилпуч һәр гаиләдә булган, он иләргә, кайнар ипи куеп торырга — бөтен җирдә аны кулланганнар.
— Тимер иләк бөтен гаиләдә юк иде, — ди Чулпания апа. — Киледә төелгән тары, карабодайны күбрәк җилпучка салып, чүбен очырта идек. Ишегалдына чыгасың да авыз белән өрәсең: кабык җиңел, очып китә. Калганын исә кул белән чистартасың. Әнә шулай яраклашасың инде, кем ничек булдыра ала.
Чулпания апа туган авылы Карга өчен җан атып яши. Авыл тарихын белә. Хәер, авылдашлары да хөрмәт итә үзен, Акъәби дип йөртәләр.
— Безнең авыл гомергә тырыш булды, терлек тә асрадык, эшкә дә йөрдек. Хәзер дә тырыша авыл кешесе — ихата тулы терлек, бакчасында ни генә үстерми. 1957 елда Карга авылында совхоз оешты, менә шуннан соң тормыш яхшы якка үзгәрде. Шул елларда әти-әниләргә пенсия бирә башладылар. Хәтерлим, сигез сум иде ул. 1960 елларда туйганчы ипи ашый башладык. Шул елны кияүгә чыктым, шуңа истә калган. Йортларга ут керде, балаларның өс-башлары да яхшырды. Бүгенге тормышны әйтәсе дә түгел: бик рәхәттә яшибез. Дөньялар гына тынычлансын, намаз саен шуны сорыйм.
Амин, Чулпания апа. Бүген бөтен кеше шушы теләктә…
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.