• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 12.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

“БЕЗДӘ ПРЕЗИДЕНТ КОЕСЫ БАР”

“БЕЗДӘ ПРЕЗИДЕНТ КОЕСЫ БАР”

Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Мулланур Заһидуллинны концертларга йөрүчеләр яхшы белә. Чөнки ул һәр артистка бүләген кыстырып килә һәм сәхнәгә менмичә кайтып китми. “Бәясеннән дә тормыйм, заказга бер-берсен кабатламаган исемле бүләк ясатып алам. Бер генә яшибез, матур истәлек бит ул”, — ди Мулланур абый, елмаеп.
Йортының капка төбендә дә матур истәлек бар — Президент Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән кое ул.

“Әни васыять әйтеп калдырды”
Тыштан ук җыйнак, чиста бу йортта ялгыз пенсионер ир-ат яши дип уйламассың. Стенага утыздан артык дога эленгән, тәрәзә төпләрендә алтмышлап чүлмәктә гөл үсә. Мулланур абый Яңа елга өен дә бизәп куйган. “Башка елларда капка төбен дә бизи идем. Илдәге хәлләр болайга киткәч, быел кул бармый”, — ди.
Мулланур абый армиядә хезмәт итеп кайтканнан бирле туган нигезендә яшәгән, колхозда төрле эштә эшләгән. Әнисе 99 яшькә җитеп, 2012 елда вафат булган.
— 23 ел әнине карадым. Дөрес, ул үз-үзен йөртте, биш вакыт намазын укыды, мәет озатырга гел чакырдылар, Коръән ашларыннан калдырмадылар үзен, — дип сөйли Мулланур абый. — Өйдә абынып егылып, оча сөяген сындырды да, ай ярым урын өстендә ятты.
Әнисе шул чакта улына васыятен әйтеп калдыра.
— 1984 елда күршеләрдә янгын булып, йортыбыз көлгә әйләнде. Иске шкафтан бер кочак документ алып чыгып өлгердем. Алар арасында әбиемнән калган кулдан язылган 400 битле Коръән китабы да бар иде, — дип истәлекләрен яңартты Мулланур абый. — Әни үләр алдыннан, улым, шул китапны югалмый торган җиргә тапшыра алсаң иде, дип васыять әйтте.
2015 елда Мамадышка Питрау бәйрәменә президент киләсен ишетеп, Мулланур абый төн утырып дүрт бит хат яза. Анда капка төбендәге иске коены рәтләргә ярдәм сорый. Аны электән авыл җирлеге ярдәме белән, соңрак Заһидуллиннар үз көче белән сипләп торган.
Икенче көнне бу хатны Коръән китабына кыстырып, бәйрәмгә китә. Питрауга Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килә. Биш сәгать ярым трибуна каршында саклап утыра торгач, бәйрәмне алып баручы артист Җәвит Шакиров ярдәме белән тәки китапны түрәгә тапшыру бәхетенә ирешә ул. Коръән китабы хәзер Болгарда саклана.
— Шулай ике көн узды, кич чәй эчеп утыра идем, капка төбенә тугызлап машина туктады. Баксаң, алар кое өчен кирәк-ярак алып килгән икән.

“Авылыбызга терапевт кына таба алмыйлар”
Шулай итеп, көзгә кадәр коены рәтләп, “Президент бүләге” дигән элмә такта да ясатып эләләр. Хәзер аны күрергә кем генә килми. Мулланур абыйның артистлар белән төшкән фотолары да бик күп. Сез артистлар белән түгел, артистлар сезнең белән фотога төшәргә ярата, ахры, дим шаяртып.
— Бик күп артист белән элемтәдә торам. Мамадышка авылдан 40 чакрым, юл уңае нинди машина очрый, шуңа утырып китәм. Иң беренче рәттә уртадагы урын гел минеке. Әнине тәрбияләгән чакта, бер ун ел концертларга йөрер идем, дип сүз биргән идем. 2014 елдан бирле райондагы бер концертны калдырганым юк. Әле күрше Кукмарага, хәтта Казанга да барып карыйм. Туктармын дип уйлаган идем дә җырчы Илсөя Бәдретдинова: “Син Татарстанда бер генә, бөтен артистлар сине хөрмәт итә”, — диде. Шулай булгач, ничек бармыйсың инде?!
Мулланур абый туган авылын бик ярата. Сәгатьләр буе аның халкы, табигате турында сөйли ала.
— Авылыбыз бик матур. Бер урамы 3 чакрым, 7-8 урам бар, меңгә якын кеше яши. Бездә сырхауханә,
7 азык-төлек һәм 2 хуҗалык кирәк-яраклары кибете, китапханә, музей, балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты эшли. Рәхәтләнеп яшәп була. Бер генә хәл ителмәгән мәсьәлә бар — сырхауханәбезгә терапевт таба алмыйлар. Табигатебез дә бик матур. Инешебез бар, урман ерак түгел.
Җәен җиләккә, көзен гөмбәгә йөри, балык тотарга ярата Мулланур абый. Танкист формасы киеп, Җиңү парадына чыга. Сабантуйга сөлгене ике көн җыябыз, авыл зур бит, ди. Гошер сәдакасын җыюда да катнаша.
— 13 ел мәчеткә йөрим, эчмим, тартмыйм. Хатын белән 2000 елда аерылыштык, 22 яшьлек улыбыз бар. Аптырап тормыйм, өчпочмагын да, бәлешен дә пешерәм, армиядә пешекче булып хезмәт иттем бит, — ди Мулланур абый.
Ике эте һәм өч мәчесе белән һәр туган көненә сөенеп яши ул.
Чулпан ГАЛИЕВА.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru