• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 08.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

103 яшьлек Хәдичә әби ШӘЙДУЛЛИНА: “ТЕЛӘГЕМ — “АК БАРС” ЧЕМПИОН БУЛСЫН!”

103 яшьлек Хәдичә әби ШӘЙДУЛЛИНА: “ТЕЛӘГЕМ — “АК БАРС” ЧЕМПИОН БУЛСЫН!”

Озак еллар Азнакайда гомер итеп, бүген Казанда улы һәм килене тәрбиясендә яшәүче Хәдичә әби Шәйдуллинага 103 яшь тулды. Туган көне быел аеруча истә калырлык булган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау хаты килгән. Аннан, әбекәйдә “Ак Барс” хоккей командасының капитаны Данис Зарипов кунак булган.

Хәдичә әби “Ак Барс” хоккей командасының электән тугры тамашачысы икән. Гел җан атып, уенчылар белән кызыксынып тора. Бу хакта белгәч, танылган хоккейчы Данис Зарипов: “Туган көнегезгә килик әле”, — дип үзе мөрәҗәгать иткән. Хәдичә әбигә истәлеккә 103 номеры куелган, Шәйдуллина дип язылган “Ак Барс”ның махсус футболкасын бүләк иткән.
— Гаиләгез, якыннарыгыз гел яныгызда булсын. Барыгызга да бәхет телим, — дип тапшырды Данис бүләкне.
— Хоккейны бик яратам. Теләгем — быел “Ак Барс” чемпион булсын! — дип җавап кайтарды Хәдичә әби.
— Хәдичә апа “Ак Барс” уеннарын калдырмаска тырыша иде. Бөтен уенчыларның фамилияләрен белә, аеруча Данис Зариповны яхшы таный, — ди Хәдичә әбинең бертуганының оныгы, “Халкым минем” тапшыруын алып баручы Ләйсәнә Садретдинова. — Хәдичә апаның оныкларының балалары хоккейга йөри. Аның “Ак Барс” уенчыларыныкы кебек шарф бәйләп төшкән фотосы да бар иде. Балалар шушы фотоны куеп, әбиләре турында социаль челтәрдән язып җибәргән. Уенчылар моны күргән. Данис Зарипов, килик әле, дип шалтыраткан. Бу апабызга гына түгел, барыбыз өчен дә зур сюрприз булды.
Хәдичә апа балалары янәшәсендә бәхетле картлык кичерә. Сәламәтлеге яхшы. Үз-үзен карый, туклануы да әйбәт. Һәр туган көнгә шөкер итеп яши.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”
Сәхнә арты

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”

by irekmanager irekmanager
1 июля, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru