Үз гомерендә нинди генә сынаулар кичерергә туры килмәсен, Финә апа сабыр холыклы, көчле рухлы булып калган. Аңа һич кенә дә 90 яшьне бирмәссең, тик йөзенә генә моңсулык иңгән.
Финә апа Нуретдинова Кама Тамагы районы Даныш авылыннан. Заманында сәхнәдә куелган “Шәмсекамәр” (авторы — Мөхәммәт Әблиев) спектаклендәге геройлар да шушы авылдан була. Шәмсекамәр, башка геройларның прототибын күреп белә Финә апа.
Гаиләдә биш бала арасында Финә уртанчысы була. Кыз, 6 яше тулганны да көтмичә, күрше балаларга ияреп мәктәпкә китә. Укытучыга аның чаялыгы ошап бетми. “Бибисара, балаңны мәктәпкә җибәрмә, дәрес алып барырга комачаулый”, — ди ул Финәнең әнисенә. Шуннан соң баланы укуын ташларга мәҗбүр итәләр. Кыз 8 яшен тутыруга, илебез күген кара болыт каплый. Әтиләре Җамалетдин абзый фронтка киткән җиреннән Суслонгер лагерена эләгә. Ана ачлыктан интеккән балаларын ни эшләтергә белми аптырый. Кул арасына керә башлаганнары урманнан кычыткан алып кайта. Җитмәсә, ул елны күккә ашып үскән алмагачлары да өши. Мичкә ягарга утын калмый. Авыл халкы корчаңгыдан интегә.
Көннәрдән бер көнне аларга әтиләреннән хат килеп төшә. “Бибисара, яныма килеп китә алмассыңмы икән? Безнең хәлләрне күрер идең”, — дип яза ул. Бибисара авылдагы Гаҗби исемле хатын белән, аның бер яшьлек баласын алып, юлга чыгалар. Билетка акчалары булмаганлыктан, алар тамбурда барырга мәҗбүр була. Анда барып җиткәч, ирләренең аяк атлап йөрерлек хәлләре юклыгын күргәннән соң, хатыннар лагерьдан йөрәкләре әрнеп кайтып китә. Бибисарага Суслонгер юлын берничә тапкыр таптарга туры килә. Ире үзен фронтка җибәрүләрен сораса да, аңа колак салмыйлар. Ул шунда җан бирә. Бибисараның көтәр кешесе калмый. Балаларын гына ничек аякка бастыру турында уйлана.
1951 елның апрелендә аларның базына су тула. Бибисара ялгыш шунда төшеп китә. Салкын тидергән ана шуннан авырый башлый. Берничә айдан якты дөньядан китеп бара. Бу вакытта апасына — 21 яшь, абыйсы армиядә була.
— Әнине җирләгәннән соң, колхоз рәисе килеп, 13 яшьлек энем Хәбирне балалар йортына җибәрергә кушты. Без каршы килдек. Миңа паспорт биреп, Казанга китәргә тәкъдим итте. “Син туры Бишбалтага бар, анда татарлар яши. Фатирга кертүче табылыр әле, эшкә урнашырсың”, — диде. Капчыгыма иске мендәр салып, тишек итек, бер кат киемнән пароходка утырып, елый-елый китеп бардым. Барып сыенырга таныш-белеш тә юк бит, ичмаса. Колхоз рәисе әйткәнчә, Бишбалтага барып, бер йортның ишек төбенә утырудан башка чара калмады. Шунда судан кайтучы бер хатынның миңа күзе төште. Якынрак килеп, хәлемне сораша башлады. Мин эшкә урнашырга килүемне сөйләдем, — ди Финә апа.
Юлында шундый мәрхәмәтле кеше очравына сөенә ул. Таныш булмаган бу хатын аны үзенең өенә алып керә. Бар булганы белән чәй эчерткәннән соң, Финәне төзелеш конторасына алып барып, эшкә алуларын үтенә. Шунда ук тулай торакка да урнаштыралар үзен. Төзелештә авыр эшләр башкара кыз. Эшләгәненә өчәр ай акча ала алмый интеккән Финә кан бирергә дә барып карый, әмма бик ябык булганлыктан, аны кире боралар. Аннан китеп, йон эшкәртү фабрикасына урнаша.
Көннәрдән бер көнне иске өс-баштан өйгә кайтып барганда, аңа бер егет очрый. Хәсән Буа якларыннан булып чыга. Шул танышудан соң егет Финәне концерт, театрларга чакыра. Өстенә кияргә киеме дә булмаганга күрә, кызның андый күңел ачу урыннарына барасы килми. Егет кайгысы булмый ул чакта. Хезмәт хакы алган саен авылда калган туганнарына җибәреп торганлыктан, үзенә җиткерә алмый.
Булачак ирен базарга ит алырга барган чакта очрата Финә. Ит сатучы абзыйның улы була ул. Нургали кызның мәхәббәтен тиз яулый. Үз бәхете өчен көрәшә торган үткен егет булып чыга. Бер елдан артык дуслашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр. Уллары Гомәр белән Әнвәр дөньяга килә. Балалары кечкенәдән сәләтле булып үсә. Аларның тормышта үз тиңнәрен табып, тату гына яшәүләренә сөенеп йөргәндә, бер-бер артлы кайгы килеп кенә тора. Башта Финә апаның ире Нургалигә инфаркт булып, хастаханәгә салалар. Шул вакытта кече уллары Әнвәр фатир алырга йөргәндә, кирәкле документ артыннан Чаллыга китә. Әнисе ашарга әзерләп, улының кайтуын көтеп утырганда, коточкыч хәбәр килеп ирешә: 33 яшьлек Әнвәр юл фаҗигасенә очрап, шундук вафат була. Бу хакта әтиләре белми. Әмма ул үзенең күргән төшен хатынына сөйли. “Бурадан йорт салуны яманга юрыйлар, хәерлегә булсын”, — ди ул.
Энесе үлгәннән соң, ике ел үткәч, әти-әнисе янына килгән чакта, 37 яшьлек Гомәргә машинада инсульт була. Ни кызганыч, табиблар аны коткарып кала алмый. Финә апаның соңгы өмете дә өзелә. Түзсә дә түзә икән ана йөрәге. Тагын ике елдан авыру ире Нургали гүр иясе була.
Финә апа ярты саулыгын эшендә югалтып, дүрт операция кичергән. Озак еллар дары заводында хезмәт куйган, күп кенә медальләргә ия булган. Кайчандыр заводның яхшы эшчесе саналган ветеран Финә Нуретдинованың пенсиягә чыкканнан бирле янына килеп хәлен белүче дә, искә алучы да юк.
Хәзерге көндә ялгызы яшәсә дә, оныгы Марат аны ярдәменнән ташламый. Финә апа җәй көне бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Кышка салатларын, кайнатмаларын үзе ясый. Кул кушырып утырырга гадәтләнмәгән ул. Фатирының бер бүлмәсендә гаилә музее булдырган. Үз куллары белән чиккән, күз явын алырдай төрле әйберләр, бәйләгән шәлләре, оекбашлары да куелган анда. Уллары уйнаган баян, гитара… Аларның өстәлдәге шахматлары да Әнвәр белән Гомәрне көтеп тора сыман.
— Балаларымны искә алмаган көнем юк. Догалар укып, күңелемне юатам. Кичергәннәремне дәфтәргә дә язып куйдым. Мин күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын, — ди Финә апа.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА.