• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 21.09.2023
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ЭКЗОТИК ҮСЕМЛЕКЛӘРНЕ ӨЙДӘ ҮСТЕРӘМ”

“ЭКЗОТИК ҮСЕМЛЕКЛӘРНЕ ӨЙДӘ ҮСТЕРӘМ”

Өйдә төрле яшелчәләр үстереп, аларны җәй көне бакчага утыртучыларны, төрле матур чәчәкләр, гөлләр үстерүчеләрне күреп, без инде ияләнгән. Ә экзотик җиләк-җимеш агачларын өйдә үстерүчеләрне, бәлки, ишетеп тә белмибездер. Башкортстанда яшәүче Сагира ханым Габитова өендә экзотик үсемлекләр, җиләк-җимеш агачлары һәм яшелчә культураларын үстерү белән шөгыльләнә. “Яхшы уңыш алу өчен бары тик теләк һәм тырышлык кирәк”, — ди оста хуҗабикә.

5 ел элек ул экзотик үсемлекләр белән кызыксына башлаган. Бүген Сагира ханым өендә икешәр төрле сорт гранат, муррайя, дүрт төр лимон, мандарин, әфлисун, җиде төп биек лавр, дүрт кофе агачы, мушмула, бүлмә чиясе, виноград, дүрт савыт фейхоа, карбыз, җир җиләге үстерә. Шулай ук помидор һәм кыяр да читтә калмый.
— Иң беренче гранат үстердем. Үземә ошаган экзотик үсемлекнең орлыгын табып, үстереп карарга яратам. Үстерү, җимеш бирә аламы — шунысы кызык, — ди ул.
Сагира ханымның танышлары да, кызыксынуын белеп, аңа экзотик үсемлекләр алып килә икән.
— Үсентеләр яхшы үссен өчен, тәрбия, яктылык, витаминнар һәм аларны ярату кирәк, — ди Сагира ханым.
Бакчачы 14 төр борыч үстергән. Алар безнең якларда булмаган, беркем үстермәгән борычлар.
Экзотик үсемлекләрне, яшелчә, җиләк-җимешләрне Сагира ханым дусларына, туганнарына бүләк итә. Үзләре дә сыйлана. Күптән түгел мандарин һәм лимон уңышын җыйганнар. Иң зур лимон 600 грамм булган.
— Хәзер гуава, банан, мирт, папайя, питахайя, помело кебек экзотик үсемлекләр белән кызыксынам, — ди хуҗабикә.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дип белми әйтмәгәннәр. Теләге булган һәр кеше әлеге үсемлекләрне үстерә ала, дип саный Сагира ханым.
Альмира МӘҮЛЕТОВА.

Хәбәрләр

Яшел Үзәндә язучы Зөлфәт Хәким повесте буенча “Телсез күке” нәфис фильмы төшереләчәк.

11 сентябрьдә Якутск шәһәрендә “Казан” скверы һәм шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла.

Татарстан Лисичанскида 45 күпкатлы йортны җылылык сезонына әзерли.

Казанның югары уку йортларын түләүле белем алу бәяләре 5-6 %ка күтәрелде.

Татарстанда үрдәкләргә, су тавыгына ау сезоны ачылды. Ул 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Режиссер Илдар Ягъфәров тагын 4 елга ТР Кинематографистлары берлеге рәисе итеп сайланды.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Баскыч — өйнең күрке ул”
Тырышкан табар

“Баскыч — өйнең күрке ул”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“Лаләләрне 4 меңгә җиткердек”
Тырышкан табар

“Лаләләрне 4 меңгә җиткердек”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
Җиләк җыеп саткан акчага хаҗга барган
иман нуры

Җиләк җыеп саткан акчага хаҗга барган

by irekmanager irekmanager
13 июня, 2021
ТЕПЛОХОД  — ЙӨЗМӘ КУНАКХАНӘ
Матур туган ягым

ТЕПЛОХОД — ЙӨЗМӘ КУНАКХАНӘ

by irekmanager irekmanager
14 июня, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru