• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 13.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“ПАРКТА КОШЛАР АШАТЫП, ЙӨРӘГЕМ САВЫКТЫ”

“ПАРКТА КОШЛАР АШАТЫП, ЙӨРӘГЕМ САВЫКТЫ”
Күптән түгел социаль челтәрләрдә Түбән Кама урманында җимлекләрдән көнбагыш алып йөрүче ир-ат видеосы таралды. Әлеге ир-атка карата нәфрәтле комментарийлар яздылар: “Кошлар туңмасын, тамаклары бераз булса да туйсын дип салынган ризыкны ничек алмак кирәк?”, “Шушы көнгә калдымы икәнни бичара?” — дип уй-фикерләрен белдерде интернет кулланучылар. Хактан да, беренче карашка, видеодагы ир-ат кошлар өчен салынган көнбагышны урлый кебек. Тик бер танышым әлеге вакыйгага бөтенләй башка күзлектән карарга этәргеч бирде. Үз фикерен ул, хәтта 35 оСлы чатнама суыкта, редакциябезгә үк килеп исбатлады.

Наил абый Сираҗиев тумышы белән Кукмара ягыннан. 1979 елда Чаллыга “КамАЗ” төзелешенә килә. Гомере буе заводта авыр эштә тир түгә. 2014 елда аңа инфаркт булып, пычак астына ятарга туры килә. Операциядән соң хирурглар: “Алга таба да тулы канлы тормыш алып барырга теләсәгез, билгеләнгән даруларны эчегез һәм иң мөһиме — һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз”, — дип катгый таләп куя. Әлеге киңәшне бик яхшылап колагына чорный Наил абый. Башта йорт тирәсендә йөрсә, бераздан ерак араларга да чыккалый башлый. Аеруча Яр буе паркын үз итә.
— Бермәл паркта йөргәндә, күзем агачлардагы җимлекләргә төште. Ара-тирә шуларга көнбагыш салып китә башладым. Тора-бара килограммлап алып килә торган булдым. Аннары җимлекләр санын арттырдым, — ди Наил абый.
Җимлек сорап, шәһәр балалар экология-биология үзәгенә мөрәҗәгать иткән Наил абый. Биредә аның үтенечен кире какмыйлар, кирәгенчә җимлекләр бирәләр. Әнә шулай ул Яр буе паркы урманын кошлар ашханәсенә әверелдерә. Хәзер аның 40 ка якын җимлеге бар. Наил абый көн дә аларны тулыландыра. Паркта ял итүчеләр дә төрле азык калдырып киткәли.
— Гадәттә, кошларны көнбагыш белән сыйлыйм. Канатлы дусларыбыз өчен бу иң яхшысы. Махсус алар өчен сатыла торганы да бар. Күпләр моны белеп бетерми. Ярамаган ризык салып китә. Әйтик, ботка салкында ката һәм аннан бернинди файда юк. Савытларны яхшылап чистартырга туры килә. Моның өчен үзем белән кыргыч та йөртәм, — ди язмам герое.
Каткан ботканы, ипи кисәкләрен өенә алып кайтып җебетеп, ваклап, ишегалдындагы кошларга бирә ул.
— Күгәрчен, чыпчык, гадәттә, барын да ашый. Ә урман кошлары бик талымлы. Аларга кара ипи, тары, эшкәртелгән ярмалар (хлопья) бирү катгый тыела. Шулай ук тозлы һәм кыздырылган, күгәргән ризыклар да канатлы дусларыбызга зыян салырга мөмкин. Моны һәркем исендә тотсын иде, — дип киңәш итә ул.
Наил абыйның җим салучыларга тагын бер үтенече бар. Ул югарыда телгә алынган видео белән бәйле.
— Иң элек шуңа ачыклык кертик — бу урлашу түгел. Аңлатып үтәм: кайберәүләр урман эченә керми, якындагы җимлекләргә күп итеп азык салып китә. Без исә аларны алып, башка савытларга таратабыз. Чөнки кошлар бер генә урында тормый. Кар яуса, алар туңып, укмашып, әрәм генә булачак. Видеодагы ир-ат та шуны күздә тотып, көнбагышны аладыр, — ди Наил абый.
Аена 4-5 мең сум акчасын канатлы дусларына азык алуга тота Наил абый. Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә сукбай эт һәм мәчеләрне кайгыртучылар бар, ә табигатькә бәяләп бетергесез хезмәт күрсәткән кошларга ярдәм итәргә теләүчеләр бармак белән генә санарлык.
— Әйтергә дә куркам, шушы сәяхәтләрем нәтиҗәсендә йөрәгем авыртмый башлады. Көненә якынча 3 сәгать йөрим, кошларны ашатканда тукталышлар ясыйм, урман һавасы сулыйм. Менә дигән дәвалау ысулы, — ди Наил абый.
Бу терапия ысулын ул алга таба да дәвам итәчәк. Киләчәктә Боровецкое урманына җимлекләр эләргә хыяллана Наил абый.
Илшат СОЛТАНОВ.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru