• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 24.03.2023
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Хатлар эзеннән

АЕК БАШТА — АЕК АКЫЛ, ЯКИ АРАКЫ КИБЕТЛӘРЕН АРТТЫРЫРГАМЫ?

АЕК БАШТА — АЕК АКЫЛ, ЯКИ АРАКЫ КИБЕТЛӘРЕН АРТТЫРЫРГАМЫ?

Кайбер җитәкчеләрнең авылларда аракы сату кибетләрен арттырырга кирәк дигән фикере социаль челтәрләрдә зур бәхәс уятты. Бу кемнең тәкъдиме, ул чынлап та ялган аракы мәсьәләсен хәл итәрме, гади халык бу хакта нәрсә уйлый?

Хәзер аракыга эшләүчеләр юк диярлек
1990 елларда бигрәк тә авыл җирендә аракы валюта урынына йөрде дисәк тә ялгышмабыз. Бакча сукалатасыңмы, печән кайтартасыңмы, көтү көттерәсеңме — барысы өчен дә аракы белән түлиләр иде. Хәзер аракыга ялланып эшләүчеләр юк диярлек. Кеше хезмәтен акча белән бәяли башлады. Авылларда эчүчеләр саны акрынлап кими. Урамнарда исереп, егылып ятучылар сирәк күренеш. Хәләл туйлар популярлашып бара.
Кибетләрдә аракы сатуны арттырырга кирәк дигән фикер ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең быел гыйнварда узган еллык коллегиясендә яңгыраган иде.
— Сүз авылларда аракы кибетләре ачу турында бармады. Татарстанда 1192 торак пунктта (шул исәптән 100 дән артык кеше яшәгән 215 авылда) стационар сәүдә нокталары бөтенләй юк. Ялган аракы эчеп агулану очракларын булдырмау максатында, мондый авылларда сыйфатлы спиртлы эчемлекләр дә сатып алырга мөмкин булган кибетләр булдырырга тәкъдим ителде, — дип аңлаттылар Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәтендә.
Бер яктан, эчмәгән кешенең авызына коймыйлар. Спиртлы эчемлек кулланмаган кешегә кибеттә аракы булса ни, булмаса ни, аерма юк кебек. Тик, икенче яктан, ирекле сатуда булган эчемлекне кабып карарга теләүчеләр артырга мөмкин. Озак еллар алкоголизмны дәвалаган, психотерапевт, КФУның психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллин, аракы сыйфатлымы, ялганмы, барыбер организм өчен зыянлы, дип саный.
— Россиядә ирләрнең  80 %ы аракы эчеп үлә. Монда ялган хәмер турында гына сүз бармый. Сыйфатлы аракы да кешенең психикасына, бавырына, башка эчке әгъзаларына зыян китерергә мөмкин. Ялган хәмердән агуланучылар санын анализларга кирәк. Әгәр ул чынлап та зур икән, уйланырга, көрәшү юлларын эзләргә була. Әмма контрафакт урынына сыйфатлы, чиста аракы эчегез дип пропагандалау уңай нәтиҗәгә китермәячәк, — ди Рамил Гарифуллин. Ягъни аракы сату кибетләрен арттыру да бу проблеманы хәл итми. — Кешенең күз алдына спиртлы эчемлек китереп кую эчәр өчен сәбәп була алмый анысы. Әмма кибет киштәсендә сайлап алу мөмкинлеге бар икән, кешенең уй төпкелендә бу дөрес нәрсә дигән фикер урнашачак. Яшьләрнең кызыгуы бар. Минемчә, бу үз чиратында авылларда эчкечелекне арттырырга мөмкин, — ди психотерапевт.

Хәмерсез авыл
Кукмара районының Аш-Буҗи авылы кибетләрендә 10 елдан артык инде аракы сатылмый. Авылда 200 гә якын хуҗалык исәпләнә. 4 кибет эшли, өчесендә азык-төлек сатыла. Кибет хуҗалары үзара сөйләшеп, хәмердән баш тартырга булган.
— Авылдагы дуңгыз фермасын да бетердек. Халык мәчетләргә тартыла башлады, ирләре эчми башлагач, хатын-кызлар да тынычланды. Аракының яхшысы, начары, хәләле дә булмый. Хәмер халыкның акылын ала. Бөтен явызлыкның башы шул, — ди авыл мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Тимеров.
Мәчетләрдә хәрамның гөнаһы хакында вәгазьләр сөйләнә. “Әмма сүз белән әйтеп кенә аңлатып булмый. Иманны кешенең күңеленә кертергә кирәк. Шул чакта кеше яхшыны начардан үзе аера башлый”, — ди хәзрәт. Авыл халкы аракы сата торган кибетләр ачылуга теш-тырнагы белән каршы.
— Чагыштырып карагыз: дуңгыз ите янәшәсендә сыер ите сатыла, ди. Ничек аны курыкмыйча аласың? Аракы булган кибеттән башка ризыкны сатып алырга да күңел бармый. Авылда барысы да 100 % эчми дип әйтә алмыйм. Хәмер кулланучылар бар. Эчкән кеше җаен таба. Тик үзебезнең кибеттә аракы сатыла башласа, андыйлар тагын да күбәер, мөгаен. Яшьләр, балалар хәмергә кызыгырга мөмкин, — ди Мансур хәзрәт. Кукмара районының Уразай, Туембаш авылларында да кибетләрдә аракы сатуны бетерә башлаганнар икән.
Спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләрнең үз максаты, үз планы. Хәмердән кергән акча дәүләт бюджетын ярыйсы гына тулыландыра. Былтыр шул сәбәпле аракы сатарга рөхсәт ителгән вакытны да өч сәгатькә арттырдылар. Хәзер кибетләрдә спиртлы эчемлекләрне 8.00 дән 23.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин (элек 10.00 нан 22.00 гә хәтле иде). Тик бизмәннең бер ягында икътисадый табыш булса, икенчесендә — кеше сәламәтлеге, вакытсыз өзелгән гомерләр, таркалган гаиләләр икәнне онытмыйк.
Эльвира  МОЗАФФАРОВА.

“Хәмерне тыеп кына, эчкечелекне бетереп булмый”
Гөлназ ВӘХИТОВА,  Актаныш районы Иске Айман авыл җирлеге идарәсе сәркатибе:
— Безнең үзидарә өч авылны берләштерә: Чиялек (анда 21 кеше исәпләнә), Колын (118 кеше) һәм Иске Айман авылы (124 хуҗалык). Өч авылга бер кибет эшли. Мәрхүм авыл җирлеге башлыгы Мулланур Кашапов тәкъдиме белән башта рамазан аенда аракы сатуны бетерделәр, менә инде 5 ел кибеттә хәмер бөтенләй юк. Ихтыяҗ булмагач, кибет аракы кайтартмый. Эчүчеләр кимегәч, авылда да тыныч. Бер дә эчмиләр түгел анысы. Шулай да тәртипсезләнеп, дөньясын онытып хәмер кулланучылар юк, хәтта ялгыз яшәүче ирләр дә эчми. Эчкәне ояла белә. Безнең үрнәктә башка авылларда да кибетләрдә аракы сатуны тыйдылар. Спиртлы эчемлек кирәк кеше бездән 2-3 чакрым ераклыктагы Пучы авылы кибетенә барып ала. Эчкән кешене кибеттәге аракыны бетереп кенә тыеп булмый анысы. Аек тормыш белән яшәү теләге кешенең күңелендә булырга тиеш. Бездә халык башкалар мисалында, гыйбрәтле хәлләр аша аракының зыянын аңлады. Авыл җирлеге башлыгының да авторитеты зур. Диннең йогынтысы да бар. Кыскасы, кибеттә аракы сатылса да, күпләп алучы булмас иде, мөгаен.

“Җомга аракы сатылмый”
Фәнис ХӨСНЕТДИНОВ, Башкортстанның Туймазы районы Кандракүл авыл җирлеге башлыгы:
— Башкортстанда эчкечелекне кисәтү максатында “Аек авыл” дигән проект эшли. Шул бәйге кысаларында җомга көннәрендә кибетләрдә аракы сатуны тыйдык. Авылыбызда 500 ләп кеше исәпләнә, алар бу фикерне хуплады. Нәтиҗәсе нинди булыр? Вакыт күрсәтер. Эчкән кешене тыеп булмый. Барыбер таба. Кешенең күңеленә үгет-нәсыйхәт белән генә үтеп кереп була. Бездә бөтенләй аракы сатуны тыйган авыллар да бар. Ни дисәң дә, аек башта — аек акыл.

Фото: © dimaberkut — 123rf.com

 

 

Хәбәрләр

РФ Президенты Владимир Путин Россиядә иң кирәкле дарулар запасын булдырырга кушты.

“Бюджетта туристлык кешбэгының яңа этабына акча каралмаган”, — дип хәбәр итте РФ Икътисадый үсеш министрлыгы.

Татарстанда 10 елда газ ягып йөри торган автомобильләр 500 дән 13,1 меңгә җиткән.

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта ачыла.

“Лада Гранта” һәм “Нива”га ихтыяҗ арту сәбәпле, “АвтоВАЗ” марттан 6 көнлек эш режимына күчте.

Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. Аңа 48 яшь, моңа кадәр Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары иде.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ӘТИ-ӘНИ РӨХСӘТЕННӘН БАШКА КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ”
Язмышлар

“ӘТИ-ӘНИ РӨХСӘТЕННӘН БАШКА КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ”

by irekmanager irekmanager
11 марта, 2023
“БАЛАЛАРЫМНЫ ИСКӘ АЛМАГАН КӨНЕМ ЮК”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ИСКӘ АЛМАГАН КӨНЕМ ЮК”

by irekmanager irekmanager
24 февраля, 2023
“ИНВАЛИД БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРӘСЕМ КИЛӘ”
Язмышлар

“ИНВАЛИД БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРӘСЕМ КИЛӘ”

by irekmanager irekmanager
19 января, 2023
ЙӨЗЛӘГӘН БАЛАНЫҢ ҮЗ ӘНИСЕ
Язмышлар

ЙӨЗЛӘГӘН БАЛАНЫҢ ҮЗ ӘНИСЕ

by irekmanager irekmanager
23 декабря, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru