• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 24.03.2023
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәламәтлек

ТУБЫЛГЫ 40 ЧИРГӘ ДӘВА

ТУБЫЛГЫ 40 ЧИРГӘ ДӘВА

Таволга (лабазник) үләне турында яза алмассызмы? Бездә үсә ул, чәчәге бик хуш исле, җиләк җыйганда күргән идек.
Галия апагыз, Минзәлә.

Карама яфраклы тубылгы (таволга вязолистный, лабазник) — безнең якларда еш очрый торган дару үсемлеге. Ул халык медицинасында күптәннән кулланыла, үләнчеләр арасында: “Тубылгы 40 чирне дәвалый”, — дигән әйтем дә йөри.
Тубылгы шактый озак: июньнән август башына кадәр чәчәк ата, нәкъ шул вакытта азрак яфракларын кертеп җыялар. Кызу көнне үсемлек хуш исен тарата, аның тирәсендә бал кортлары, шөпшәләр гөжләп тора, ул күбәләкләр, башка бөҗәкләрне җәлеп итә, ни гаҗәп: бу үсемлекне озынборыннар әйләнеп уза.
Чәчәк аткан чакта җыеп киптереп, төнәтмәсен ясап, мунчада ташка салу өчен куллана аласыз. Төнәтмәсе белән чәчне чайкарга була. Ул чәчне ныгыта, тире авыруларына дәва.
Тубылгы үләне ревматизм, баш авыртудан булыша, бәвелне куа. Ул табигый аспирин булып санала. Тубылгының киптерелгәнен даруханәләрдән дә таба аласыз. Табиблар аны ашказаны һәм эчәк ялкынсыну чирләре, подагра, диарея, дизентерия, гельминтоздан кулланырга киңәш итә. Төнәтмәсе тире авырулары, геморройдан компресс ясау өчен дә файдалы.

Чәчәкләрен чәйгә кушарга була. Җәен яшь яфракларын салатка салып ашарга ярый. Каты пешкән йомырканы турарга, шуңа вакланган тубылгы яфрагы, укроп, петрушка кебек яшел тәмләткечләр кушарга, үсемлек мае өстәп болгатырга. Файдалы салат әзер.

ТУБЫЛГЫ ҮЛӘНЕ РЕЦЕПТЛАРЫ

Подагра һәм ревматизмнан  төнәтмә
1 чәй кашыгы киптерелгән тубылгы чәчәкләренә 250 мл кайнар су коярга һәм 10 минут төнәтергә. Сөзәргә һәм икегә бүлеп, көнгә ике тапкыр эчәргә була.

Тынычландыра торган чәй
Төнлә йоклый алмаучылар, күңел тынычлыгы тапмаучылар чәен эчә ала. Моның өчен 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы киптереп вакланган тубылгы үләне салып, 5 минут пешерергә һәм чәй кебек эчәргә була.

Хәбәрләр

РФ Президенты Владимир Путин Россиядә иң кирәкле дарулар запасын булдырырга кушты.

“Бюджетта туристлык кешбэгының яңа этабына акча каралмаган”, — дип хәбәр итте РФ Икътисадый үсеш министрлыгы.

Татарстанда 10 елда газ ягып йөри торган автомобильләр 500 дән 13,1 меңгә җиткән.

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта ачыла.

“Лада Гранта” һәм “Нива”га ихтыяҗ арту сәбәпле, “АвтоВАЗ” марттан 6 көнлек эш режимына күчте.

Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. Аңа 48 яшь, моңа кадәр Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары иде.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ӘТИ-ӘНИ РӨХСӘТЕННӘН БАШКА КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ”
Язмышлар

“ӘТИ-ӘНИ РӨХСӘТЕННӘН БАШКА КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ”

by irekmanager irekmanager
11 марта, 2023
“БАЛАЛАРЫМНЫ ИСКӘ АЛМАГАН КӨНЕМ ЮК”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ИСКӘ АЛМАГАН КӨНЕМ ЮК”

by irekmanager irekmanager
24 февраля, 2023
“ИНВАЛИД БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРӘСЕМ КИЛӘ”
Язмышлар

“ИНВАЛИД БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРӘСЕМ КИЛӘ”

by irekmanager irekmanager
19 января, 2023
ЙӨЗЛӘГӘН БАЛАНЫҢ ҮЗ ӘНИСЕ
Язмышлар

ЙӨЗЛӘГӘН БАЛАНЫҢ ҮЗ ӘНИСЕ

by irekmanager irekmanager
23 декабря, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru