Яз җитеп, көннәр җылыта башлауга, халык кош-корт алу хәстәрен күрә башлый. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елдан башлап, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга яшь кош-корт (күркә, каз, үрдәк бәбкәсе һәм бройлер чебеше) сатып алу чыгымын киметү өчен субсидия бирә. Редакциягә төрле районнардан субсидияләргә кагылышлы сораулар еш килә. Актаныштан Мәдинә апа, Бөгелмә районының Иске Сумароково авылыннан Гөлшат апа: “Субсидия кайтару өчен, ничә баш кош-корт алырга? Тәртибе ничек икән?” — дип шалтыратты.
ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлнур ХӘБИБУЛЛИНА:
— Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә торган субсидиянең быел барлык төрләре дә саклана. Ул елга бер тапкыр кайтарыла. Савым сыерлары өчен: бер баш — 2 мең, ике баш — һәркайсына 3 әр мең, өч һәм аннан күбрәк асраучыларга 4 әр мең сум исәбеннән бирелә. Түләү ветеринария чараларын уздыруга карап башкарыла. Сыердан 500 сумга кан алдырган очракта, субсидиягә аның 300 сумы кушылып кире кайта. Өч яшьтән өлкәнрәк бия тотучыларга 5 мең сум субсидия каралган, аларга баш саны буенча чикләүләр бетерелде. Апрельдә беренче ветеринария чараларыннан соң сайлау алу һәм акча бирү булачак.
1 апрельдән 1 июльгә кадәр чорда сатып алынган кош-кортларга шулай ук субсидия кайтарыла: бер күркә һәм казга — 200 әр, үрдәк — 120, бройлер чебиенә 100 сум түләү каралган.
Актаныш районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс МӨХӘММӘТДИНОВ кош-корт алу буенча төгәлрәк аңлатты:
— Бер шәхси хуҗалыкка 50 дән алып 100 башка кадәр кош-корт сатып алганда, субсидия кайтарыла. Әмма кош-корт Татарстанда теркәлгән кошчылык фабрикаларыннан алынырга һәм бер айдан зур булмаска тиеш. Чек һәм ветеринария белешмәсен яздырып алырга кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) “Мои субсидии” дигән платформа бар, өйдән дә җибәрергә мөмкин. Белешмәләрне фотога төшереп, шунда беркетергә кирәк булачак. Аны авыл җирлеге тикшерә һәм безнең идарәгә җибәрә. Әгәр болай эшли алмасалар, документларны үзләренең авыл җирлегенә илтеп тапшырырга кирәк.
— Ә кәҗәгә булачакмы?
— Бер кәҗә өчен 500 сум каралган.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Фото: © polawatk — 123rf.com