• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 11.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

КОШ-КОРТКА СУБСИДИЯ НИЧЕК БИРЕЛӘ?

КОШ-КОРТКА СУБСИДИЯ НИЧЕК БИРЕЛӘ?

Яз җитеп, көннәр җылыта башлауга, халык кош-корт алу хәстәрен күрә башлый. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елдан башлап, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга яшь кош-корт (күркә, каз, үрдәк бәбкәсе һәм бройлер чебеше) сатып алу чыгымын киметү өчен субсидия бирә. Редакциягә төрле районнардан субсидияләргә кагылышлы сораулар еш килә. Актаныштан Мәдинә апа, Бөгелмә районының Иске Сумароково авылыннан Гөлшат апа: “Субсидия кайтару өчен, ничә баш кош-корт алырга? Тәртибе ничек икән?” — дип шалтыратты.

ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлнур ХӘБИБУЛЛИНА:
— Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә торган субсидиянең быел барлык төрләре дә саклана. Ул елга бер тапкыр кайтарыла. Савым сыерлары өчен: бер баш — 2 мең, ике баш — һәркайсына 3 әр мең, өч һәм аннан күбрәк асраучыларга 4 әр мең сум исәбеннән бирелә. Түләү ветеринария чараларын уздыруга карап башкарыла. Сыердан 500 сумга кан алдырган очракта, субсидиягә аның 300 сумы кушылып кире кайта. Өч яшьтән өлкәнрәк бия тотучыларга 5 мең сум субсидия каралган, аларга баш саны буенча чикләүләр бетерелде. Апрельдә беренче ветеринария чараларыннан соң сайлау алу һәм акча бирү булачак.
1 апрельдән 1 июльгә кадәр чорда сатып алынган кош-кортларга шулай ук субсидия кайтарыла: бер күркә һәм казга — 200 әр, үрдәк — 120, бройлер чебиенә 100 сум түләү каралган.

Актаныш районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс МӨХӘММӘТДИНОВ кош-корт алу  буенча төгәлрәк аңлатты:
— Бер шәхси хуҗалыкка 50 дән алып  100 башка кадәр кош-корт сатып алганда, субсидия кайтарыла. Әмма кош-корт Татарстанда теркәлгән кошчылык фабрикаларыннан алынырга һәм бер айдан зур булмаска тиеш. Чек һәм ветеринария белешмәсен яздырып алырга кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) “Мои субсидии” дигән платформа бар, өйдән дә җибәрергә мөмкин. Белешмәләрне фотога төшереп, шунда беркетергә кирәк булачак. Аны авыл җирлеге тикшерә һәм безнең идарәгә җибәрә. Әгәр болай эшли алмасалар, документларны үзләренең авыл җирлегенә илтеп тапшырырга кирәк.
— Ә кәҗәгә булачакмы?
— Бер кәҗә өчен 500 сум каралган.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Фото: © polawatk — 123rf.com

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru