• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 24.03.2023
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“ЧЕГӘН КЫЗЫ МИЛӘҮШӘ” ДИП ЙӨРТӘЛӘР”

“ЧЕГӘН КЫЗЫ МИЛӘҮШӘ” ДИП ЙӨРТӘЛӘР”

Татарстанның халык артисты Миләүшә НӘҖМИЕВА 1987 елдан Тинчурин театрында хезмәт куя. Быел 36 нчы сезонын эшли. Беренче ролен — “Курай моңы” спектаклендәге Сөембикәне 16 яшендә уйный. Миләүшә апа телевидениедә шигырьләр дә укый. Яшьлегендә, үзе әйтмешли, гашыйк булган чагында, мәхәббәт турында шигырьләр язгалаган. Электән көндәлек алып бара. Аларны “амбар кенәгәсе” дип йөртә.
— Көндәлекләремдә театр — аерым, шәхси тормыш аерым блоклардан тора, — ди Миләүшә апа. — Элек гастрольләрдә язганнарымны укыйм да елмаеп куям. Күпме сулар аккан да баштан ниләр генә узмаган…

“33 яшемдә таныштырдылар”
— Миләүшә апа, сез — Казан кызы. Балачак ничегрәк истә калды?
— Дәрвишләр бистәсендә туып-үстем. Балачагым әни ягы — Апас районының бик матур Болын-Балыкчы авылы белән бәйле. Анда еш кайта идем. Хәзер дә туганнарым белән аралашып торабыз. Әни мине 3 айлык чагымнан үзе генә үстерде. Әти гаиләдән киткән. Әнигә, мине тәрбияләргә булышкан апаларга рәхмәт. Сәнгатькә гашыйк, тормышны яратучы бала булып үстем.
— Әтиегез белән башка күрешмәдегезме?
— 33 яшемдә генә күрдем. Безне танышлар таныштырды. Башта кем икәнен аңламадым. Бер районда спектакль башланыр алдыннан булды ул хәл. Төп рольне уйныйсы бар иде. “Спектакль башлана, гафу итегез”, — дип кереп киттем. Ул көнне икенче гаиләсен дә күрдем. Очрашу шул булды.
— Сәнгать юлын сайлавыгызга кемнәр йогынты ясады?
— Миңа 5 яшь булганда, әни икенче кеше белән гаилә корды. Әни кебек, үги әти дә сәнгатькә гашыйк иде. Дәрвишләр бистәсендә Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында әни үзешчән буларак чыгыш ясады, матур сөйли, җырлый иде. Үги әти Урицкий клубына йөрде. Анда спектакльләр дә куялар иде. Хәзер үги әти мәрхүм инде. 14 яшемдә мине дә Урицкий клубына бәйрәмгә алып барды. Сәхнәдә чегән биюен башкардым. Мәктәптә дә гел чыгыш ясый идем. Шуңа театр юлын сайлавым тиккә генә түгел. Казан театр училищесына кердем. Җитәкчебез Марсель Хәким улы Сәлимҗанов иде. Илдар Хәйруллин, Наил Дунаев укытты. Студент вакытта ук Камал театры сәхнәсендә күмәк рольләрдә уйнау бәхете тәтеде. Курсташларымның күбесе театр өлкәсендә хезмәт куя.
— Әниегезнең бүген хәле ничек?
— Әни 84 яше белән бара. Ялгызы яши. Кызым белән гел барабыз. “Әлегә үземне үзем карый алам, килеп кенә йөрегез”, — ди. Намазын калдырмый.

“Артист гомер буе көрәштә”
— Миләүшә апа, сезне чегән кызы дип йөртәләр. Кайдан ябышты ул?
— Чегән халкының сәнгатенә гашыйк идем. Яшьлегемдә концертларда чыгыш ясаганда, еш кына чегәнчә җырладым, биедем. Шуннан ябышып калды ул. Элек үзем язган мәхәббәт шигырьләрен чегән музыкасына кушып, аларның манерасы белән җырлый идем.
— Училищедан соң Тинчурин театрына урнаштыгызмы?
— Күчмә театрга эләктем. Мин килгәндә, өч бригада эшли иде. Нуретдин Нәҗмиев, Земфира Досаевалар бригадасына туры килдем. Күп йөрдек, бүген дә горурланып искә алам. Кызлар аз иде, күп рольләрне үземә уйнарга туры килде. Элек гастрольләрдән кайтып керми идек. Башка җирдә эшләмәдек. Хәзер мөмкинлекләр күп, кино, төрле проектларда үзеңне күрсәтә аласың.
— Артист тормышы көрәштән тора, дисез.
— Әйе, гомер буе көрәштә. Артистлар, режиссер белән эшләү, спектакль чыгару — барысы да көрәш. Азактан бөтенесен дә тамашачы хәл итә. Әмма бөтен артист та көрәшкә ияләшә алмый. Бу — иҗат. Кемдер үзен “ашый”, көрәштән чыга. Бер-береңне хөрмәтләп эшләргә кирәк, усал булырга ярамый.
— Еллар дәвамында холкыгыз үзгәрдеме?
— Яшь чакта чаярак идек. Яши-яши кеше үзгәрә. Пандемия чорында каты чирләп алдым. Шуннан соң тормышка карашым үзгәрде. Әмма шунысы бар: сорап йөрергә, ялагайланырга өйрәнмәдем. Кирәкми дә. Бөтен кешегә дә килешеп бетми ул.
— Соңгы вакытларда Тинчурин театры “Таныштырабыз” проектын башлап җибәрде. Сез Баш яучы ролендә икән?
— Тормышта күпләрне кавыштырганым бар. Театрда да танышу проекты оештырырга булдык. Төп шарты — театрга билет сатып алырга һәм катнашучының яше 30 дан узган булырга тиеш. Танышырга теләүчеләр театр фойесындагы сандыкта анкета калдыра. Аларны укып, кайсының кемгә туры килү-килмәвен барлыйм. Кайчак шалтыратып сөйләшергә теләүчеләр дә бар. Бу очракта психолог белгечлегем дә булыша. Танышырга теләүчеләр икенче яктан ачыла. Кайвакыт, фотоларын карауга, кемнең кемгә туры килүен яхшы күрәм. Бу — кирәкле проект. Аралашып яшәргә кирәк. Театрда танышу икеләтә яхшы. Анкета мәгълүматларын читкә чыгармыйбыз.

“Рольләр булып тора”
Миләүшә апаның бердәнбер кызы Индира тормышта. “Күчмә театрда эшләгәндә өйдә тормадык. Ул чорда күп артистлар бер бала белән калды”, — ди Миләүшә апа. Тормыш иптәше 5 ел элек вафат булган.
— Кызыгыз нинди өлкәдә эшли?
— Индира — дәүләт эшлеклесе. Кияү белән дөнья куалар, эш дип чабалар. Әлегә бәбиләре юк. Яшьләрнең үзенчә.
— Миләүшә апа, соңгы вакытта тамашачы сезне нинди спектакльдә күрә?
— Артист, драматург Шамил Фәрхетдиновның “Тылсымлы арена” дигән әкияте буенча премьера булды. Балалар гына түгел, ата-аналар да яратып кабул итте. Анда Филия ролен башкарам. “Мәхәббәт баскычы”нда уйныйм. Тормышчан, онытылып карый торган спектакль. Рольләрем булып тора.
Кызыклы шәхесләр белән очрашулар оештырабыз, төрле фестивальләрдә чыгыш ясыйм. Халыкка хезмәт итәргә тиешбез.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

РФ Президенты Владимир Путин Россиядә иң кирәкле дарулар запасын булдырырга кушты.

“Бюджетта туристлык кешбэгының яңа этабына акча каралмаган”, — дип хәбәр итте РФ Икътисадый үсеш министрлыгы.

Татарстанда 10 елда газ ягып йөри торган автомобильләр 500 дән 13,1 меңгә җиткән.

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта ачыла.

“Лада Гранта” һәм “Нива”га ихтыяҗ арту сәбәпле, “АвтоВАЗ” марттан 6 көнлек эш режимына күчте.

Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. Аңа 48 яшь, моңа кадәр Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары иде.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ӘТИ-ӘНИ РӨХСӘТЕННӘН БАШКА КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ”
Язмышлар

“ӘТИ-ӘНИ РӨХСӘТЕННӘН БАШКА КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ”

by irekmanager irekmanager
11 марта, 2023
“БАЛАЛАРЫМНЫ ИСКӘ АЛМАГАН КӨНЕМ ЮК”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ИСКӘ АЛМАГАН КӨНЕМ ЮК”

by irekmanager irekmanager
24 февраля, 2023
“ИНВАЛИД БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРӘСЕМ КИЛӘ”
Язмышлар

“ИНВАЛИД БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРӘСЕМ КИЛӘ”

by irekmanager irekmanager
19 января, 2023
ЙӨЗЛӘГӘН БАЛАНЫҢ ҮЗ ӘНИСЕ
Язмышлар

ЙӨЗЛӘГӘН БАЛАНЫҢ ҮЗ ӘНИСЕ

by irekmanager irekmanager
23 декабря, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru