Кайбыч районы Кече Кайбыч авылында яшәүче Зиннуровларны бу якларда яхшы беләләр. Рәшит абый белән Гөлшат апа өч ул үстергәннәр. Иң кызыгы — балаларының барысы да авылда калып, гаилә корып, үз эшләрен булдырган.
“Иң яхшы тәрбия — хезмәт тәрбиясе”
Зиннуровларның өч баласы да югары белем алгач, шәһәрне түгел, авылны сайлаган. Төпчекләре Фәнил әти-әнисе белән бергә яшәсә, калган уллары аерым йорт салып чыккан. Өчесе дә гаиләле, җәмәгатьләре белән балалар үстерәләр. Зиннуровларның иң олы уллары Фәрит (олы дип, аңа да 40 кына яшь әле) фермер-крестьян хуҗалыгы ачкан, энеләре Фәннүр һәм Фәнилне дә бу өлкәгә җәлеп иткән.
Кызганыч, бу тырыш егетләрнең үзләре белән танышып булмады, авылда түгелләр иде. Аның каравы шундый тырыш ир балалар үстергән әти-әни белән таныштым.
— Балаларны авылда калырга озак үгетләдегезме? — дидем, ярым шаярып Рәшит абыйга.
— Бөтенләй үгетләмәдек, үзләре калды. Киресенчә, Фәнил авылга кайтам дигәч: “Улым, шәһәрдә калу ягын карамыйсыңмы?” — дидек. Ул Кайбыч урта мәктәбенә физкультура, ТИН дәресләре укытырга кайтты. Мәктәптәгеләргә: “Төпчек малай әти-әни янында калырга тиеш”, — дигән. Шуның өчен өйләнгәч тә чыгып китмәде. Тату гына бергә яшибез, барысыннан да бик канәгать.
Фәрит, КДПУны тәмамлагач та, районда үз эшен булдырган — экскаватор белән су кертеп, юллар карап йөргән. Бер ел элек исә КФХ ачкан — иген, печән үстерәләр. Пай җирләрен арендага алып эшлиләр. Барлык техниканы да сатып алганнар. Дөрес, яңа түгел, ләкин әлеге этапта эшләр өчен бөтенесе дә бар. Дәүләттән грант, ярдәм алмаганнар. Сезон вакытында эшкә берничә кешене чакыралар. Әлеге дә баягы, алары да туганнар икән.
Рәшит абый үзе дә югары белемле ветеринар. 1977 елны Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Шуннан соң әти-әнисе янына — Кече Кайбычка кайтып, фермага зоотехник булып урнашкан. 4 елдан исә ферма мөдире итеп куйганнар. Нәтиҗәдә 38 ел әлеге вазыйфаны башкарган. Лаеклы ялга чыккач, эшеннән киткән. 5 елдан Кече Кайбычта фермалар да беткән.
— Улларыбыз кечкенәдән эшләп үсте, — диде әти кеше. — Шуның өчен дә авылда калырга уйлаганнардыр, дим. Өйдә гомергә күп итеп мал-туар тоттык. Әле ферма мөдире булганда, малайларны үзем белән эшкә дә алып бара идем. Төрле чак була бит, йә сыер савучы авырып китә, яки бүтән сәбәп табыла. Ә болай кешегә ялынмадым. Малайлар 5 яшеннән кул арасына керде. Хәзер улларым оныкларны шулай тәрбияли — печән җыярга да баралар, мал карарга да ярдәм итәләр. Иң яхшы тәрбия — хезмәт тәрбиясе.
“Үги бала булмадым…”
Гөлшат апа чәй табынына чакырды: ни генә юк монда! Кортлы май, катык, төрле итләр… Һәм барысы да үзләренең хуҗалыгыннан. Рәшит абый бүген дә 7 сыер асрый, үгезләре дә бар. Ел әйләнәсе сөт, ит ризыкларыннан өзелмиләр икән.
Рәшит абый белән аралашканда гел күзәтәм: Гөлшат апа кечкенә оныгын кулыннан төшерми. Фәнилнең икенче кызы икән, 1 яшь тә 7 ай тулган.
— Әнисе эшкә чыкты, — диде Гөлшат апа. — Баланы бакчага бирик дигәннәр иде, кызгандым. Кечкенә бит әле. Ирем белән икебезгә бер бала, ничек тә карыйбыз. Безнең монда шифаханә кебек: кемнең баласы авырса, калдырып китәләр.
Гөлшат апа утыз елдан артык Кайбыч бәби тудыру йортында акушер булып эшләгән. Шуның өчен бала тәрбияләүнең барлык нечкәлекләрен белә. Хәзер инде лаеклы ялда. (Кайбычта бәби тудыру йорты юк та инде.)
— Ул чакларда аны-моны уйламыйча эшләгәнбез икән, — диде Гөлшат апа. — Хәзер генә хастаханәләргә кан плазмаларда кайта, нинди группа кирәк булса, шунысы бар. Ә элек кан кирәк очракларда, кан төркемен билгеләп, турыдан-туры сала идек. Хәзер шулар төшләргә керә: кайчак табиб та янда булмый, барысын үзебез эшләдек. Шунда берәр фаҗига килеп чыкса? Шөкер, андый очраклар булмады, Аллаһ саклагандыр инде…
Гөлшат апа хәләл җефетенең серен чиште — Рәшит абый Кече Кайбычка 5 яшендә генә кайта. Тәрбиягә алынган бала ул. Гөлшат апа каенана, каената янына килгән. 27 ел каенанасы белән яшәгән.
— Үз әти-әнием бер-бер артлы вафат булган, — диде Рәшит абый. — Әти операция вакытында үлгән, ә әнине шул елны яшен суккан. Әти-әнидән алты бала калганбыз. Мин — иң кечкенәсе, ул вакытта 3 яшьлек булганмын. Мәктәпкәчә яшьтәге апа белән икебезне Яшел Үзәннең Норлат балалар йортына, ә калган туганнарны Балтач интернат-мәктәбенә җибәргәннәр. 2 елдан соң мине Кече Кайбычтагы әти-әнием уллыкка алган. Үз фамилияләрен биргәннәр.
— Ә апагызны балалар йортында калдырганнармы?
— Ни өчендер аны алмаганнар шул. “Сине бер күрүдә яраттык, үзебезгә охшаган идең”, — дияләр иде. Әти-әнигә бик рәхмәтлемен. Какмадылар, сукмадылар гына түгел, рәхәттә үстерделәр. Укыттылар. Аларны үги әти, үги әни дип һич әйтә алмыйм.
Кайбер гаиләләрдән китәсе килми, чөнки анда гаҗәеп бер җылылык була. Рәшит абый белән Гөлшат апа — бик рәхәт кешеләр: шуның өчен дә балалары яннарыннан ерак китмәгәндер. Рәшит абыйның бертуганнары да (үскәч, барысы да табышканнар) — биредә еш кунак. Әле ялгыз яшәүче абыйсын да үзләренә алып кайтканнар…
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.