• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 13.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ЛАЛӘЛӘРНЕ ЧӘЧӘК АТКАНЧЫ КИСЕП АЛАБЫЗ”

“ЛАЛӘЛӘРНЕ ЧӘЧӘК АТКАНЧЫ КИСЕП АЛАБЫЗ”

Башкортстанның Иглин районы Үктәй авылында яшәүче ирле-хатынлы Илизә һәм Рөстәм Фәттаховлар быел 200 мең лалә үстергән. 8 март бәйрәмендә генә түгел, лаләләрне майда алучылар да күп икән. Аларның чәчәкләр теплицасына фотосессиягә дә еш киләләр.

Белгечлеге буенча Илизә нефтьче, ике техник югары белеме бар. Бакчачылыкка катнашы булмаса да, балачактан чәчәкләр үстерергә хыялланган. Ире аның бу фикерен хуплаган. Һәм гаилә 7 ел элек теләкләрен тормышка ашырырга алынган. Башта 1000 төп лалә чәчәге утыртканнар. Җиде ел эчендә үсентеләр саны 200 меңнән артып киткән. Нинди генә төсләре юк, 31 төрдән артык лалә. Моннан тыш алар хризантема да үстерә. Уфадагы кибетләрендә йорт гөлләре дә саталар.
— Беренче чиратта күңел өчен эшлибез. Кайберәүләр чәчәк сатып, күп акча эшләп була дип уйлыйдыр. Әмма чыгымы зур. Хәзер газга, утка бәяләр артты. Суганчаларны Голландиядән кайтартабыз. Юл чыгымы суганчаның үзенә караганда да кыйммәтрәк. Эшчеләргә дә түләргә кирәк. Көтелмәгән чыгымнар була. Былтыр суыкта җылылык котелы шартлады. Бөтен теплицаны су басты. Быел суганчаларның күбесе брак булып чыкты, бөҗәкләр белән зарарланганнар иде, — ди Илизә.
Алар башкаларны да чәчәк үстерү серләренә өйрәтергә тели. “Эш буенча китәргә туры килгәндә, лаләләрне ышанып калдырырлык хезмәткәрләр булу мөһим. Берсендә без кайтканчы кайбер үсентеләр үлгән иде”, — диләр. Илизәнең үзенең дә иң яраткан чәчәге — лалә.
— Лалә салкынны, шул ук вакытта җылы караш, игътибарны ярата. Көндез, төнлә теплицада 14 оС җылылык, 65-70 % дымлылык саклана. Лаләләрне чәчәк атканчы кисеп алабыз. Күбесенчә якын-тирә районнардан күпләп сатып алалар. Бер чәчәк 80 сум тора, күпләп алганда 34 сумнан башлана. Былтыр бер кыз 50 мең лалә сатып алган иде, — дип искә ала әңгәмәдәшем. Киләсе елга Фәттаховлар чәчәкләрне 350 мең төпкә җиткерергә ниятли.
Эльвира  МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru