• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 06.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

ЯЗГЫ ЭШКӘРТҮ

ЯЗГЫ ЭШКӘРТҮ

Язын җиләк-җимеш бакчасын ничек эшкәртергә?
Лилия Хәлилова,  Казан.

Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:
— Яз — бакчачылар өчен эшнең иң кызу вакыты: агачкуаклар, җиләклекнең ничек кышлавын тикшерәсе, агачларны кисәсе, кәүсәләрне карыйсы, зарурлык булса, тагын бер кат агартасы, ашламалар, язын агачларны эшкәртү өчен химикатлар аласы бар. Тиздән көннәр җылытачак, корткычлар һәм чирләргә каршы беренче эшкәртү вакыты җитәчәк. Ул җимеш талпаны йомыркалары, гөблә, алмагачта парша, чиядә коккомикоз һәм башка чир чыганакларын бетерүгә юнәлтелгән.
Бакчаны иртә язда эшкәртү өчен 3 %лы бордос сыекчасы (10 л суга 300 г бакыр купоросы һәм 300 г известь кушып ясала) нәтиҗәле. Бу препарат белән агачларны бөреләр ачылганчы эшкәртергә кирәк, агач-куакларның барлык ботаклары, алар астындагы туфрак та юешләнерлек итеп сиптерегез.

Җиләк-җимеш агачлары. Агачларны тикшерәбез: кәүсәдә яргаланган урыннар юкмы, кимерүчеләр зыян салмаганмы, ботаклар сынмаганмы? Җәрәхәтләрне чистартып, 1 %лы бакыр купоросы белән йогышсызландырып, бакча сумаласы сылап куябыз.
Карлыган һәм крыжовник. Сынган, зәгыйфьләнгән ботакларын кисеп яндырырга кирәк. Куакларның ончыл чыктан зарарланган очларын да (алар ыргаксыман бөгелеп, кибеп тора) кисеп яндырабыз. Ботактагы 1-2 сәламәт бөрене дә кертеп кисегез. Бу эшне язгы эшкәртүгә кадәр эшләргә кирәк. Бөреләр ачылганчы кара карлыганның кабарган бөреләре яхшы күренә. Аларда пәрәвезле бөре талпаны кышлаган. Һәр кабарган бөредә аларның саны 3 меңгә кадәр булырга мөмкин! Зарарланган бөреләрне пакетка җыеп яндырыгыз. Әгәр куак нык зарарланса, ботагы белән кисеп яндырырга кирәк.
Кура җиләге. Мөмкин кадәр иртәрәк сүтеп, ботакларны күтәрергә кирәк. Сабакларда шарсыман кабарган урыннар булырга мөмкин. Аларда кура җиләге сабак галлицасы личинкалары кышлаган. Әлеге сабакларны кабарган урыннан астанрак кисеп яндырырга кирәк. Кура җиләген сирәкләп кисүнең дә уңышка йогынтысы зур. Рәттә 1 метрга 10-12 сәламәт көчле ботак калдырырга, калганнарын төптән үк кисәргә кирәк. Калдырылган ботакларны 8-10 см га, ягъни беренче яхшы үсеш алган бөрегә кадәр кыскартып кисәбез. Аннан шпалерларга — рәтнең ике ягыннан 1 һәм 1,5 метр биеклектә сузылган тимерчыбыкларга бәйлибез.
Бакча җиләге. Җир кибү белән корыган һәм чир билгеләре булган яфракларын җыярга кирәк. Аларда төрле чирләрнең споралары һәм корткычлар кышлый. Соры черек һәм башка авыруларны кисәтү максатында җиләклеккә 2 %лы бордос сыекчасы сиптерәбез. Әгәр узган ел җиләклектә кура җиләге-бакча җиләге долгоносигы, пәрәвез талпаны кебек корткычлар күренгән булса, “Кинмикс” яки “ЗЕТА” эремәсе (кабында күрсәтелгән дозада әзерләргә) сиптерергә кирәк. Ончыл чык күренсә (яфракларга аксыл кунык утыра), яфраклар бөтерелсә, 0,5-1 %лы коллоидлы күкерт эремәсе сиптерәбез.
Язгы эшкәртүне бөреләр ачылганчы башкару бакчаны корткычлар һәм авырулардан сакларга булыша.

Фото: © vodolej-123rf.com

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ
Бакчачы почмагы

ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru