• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.06.2023
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“АТЛАР ТАЛЫМСЫЗ, СУЫККА ЧЫДАМ”

“АТЛАР ТАЛЫМСЫЗ, СУЫККА ЧЫДАМ”

Башкортстанның Борай районы Даутлар авылында яшәүче Флорис Шакиров 2010 елдан бирле фермерлык белән шөгыльләнә. Ул атлар үрчетә.
— Атлар бик талымсыз. Суыкка чыдам, салам да ашыйлар. Ат итен, казылыкны күп сорыйлар. Быел да җиткереп булмады, бик яратып алдылар, — ди тормыш иптәше Ания ханым.

Хәзерге көндә хуҗалыкта 41 ат бар. Ел саен 13 тай ит өчен үстерелгән. Атларны утарда асрыйлар, ашатырга печән дә, салам да җитәрлек. 400 гектар җирләре бар. Шуның 100 гектарында арыш чәчелгән, 150 гектар мәйданы көздән эшкәртелеп куелган. Техникасын да яңартып тора фермер. Орлыклары, ашламалары да әзерләп куелган.
— Келәттә 90 тонна арыш саклана. 2022 ел уңышлы булды. Шул арышны сатып, “Т-150” тракторы алырга исәплим. 70 гектар мәйданда агач баскан басуны чистартып, чәчү җире әзерләргә ниятлибез, — ди Флорис абый.
Аларга һәрвакыт ике уллары ярдәм итә. Ялларда кайтып булышалар. Тырыш гаилә казылыгын да үзе ясый. Шуның өстенә 70 баш умарта тоталар. Флорис абый кымыз эшләү белән шөгыльләнергә дә уйлый.
— Киләчәккә өмет белән яшибез. Дөньялар гына тынычлансын, — ди Ания ханым.
Альмира МӘҮЛЕТОВА.

Хәбәрләр

Малайлар арасында “Татар азаны” бәйгесе уза. Сайты: azan.tatar

17 илдән 22 мәгариф министры 7-10 июньдә Казанда халыкара форумда катнашачак.

Төркиядә Президент сайлауларының икенче турында хәзерге Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган — 52,13 %, оппозициядән Кемаль Кылычдароглу 47,87 % тавыш җыйган.

1 июньнән Россиядә биометрияле 10 еллык чит ил паспортлары яңадан бирелә башлый.

Татарстанда үзмәшгульләр 260 меңнән арткан.

Казанда XI сыйныфны тәмамлаучы һәр унынчы укучы медальгә дәгъва кыла.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”
Сәхнә арты

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”

by irekmanager irekmanager
11 июня, 2021
“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”
Тату гаилә

“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2023
11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР:  “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”
Татар дөньясы

11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР: “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”

by irekmanager irekmanager
3 мая, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru