Гөлләр, чәчәкләр яратмаган хатын-кыз сирәктер. Баулы районы Татар Томбарлысы авылында яшәүче Рәмзия Газизованың да тәрәзә төбендәге яраннары шау чәчәктә.
— Яраннарны песи гөле дип атыйбыз, — ди Рәмзия апа. — Кыш көне тәрәзә төбендә, җәй көне бакчамны тутырып чәчәкләр үстерәм.
Рәмзия апа гомере буе терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Күп вакытын гөлләр, чәчәкләр үстерүгә багышлый.
— Гөлләрне яратырга кирәк. Иртән торгач та, аларга сөенеп, яратып карыйм. Кәеф күтәрелеп китә, — дип сөйләде Рәмзия апа. — Алар белән сөйләшәм, төпләрен йомшартып, яфракларын сөртеп, дымландырып торам. Атнасына бер тапкыр суган кабыгы төнәтмәсе сибәм. Төпләрендәге туфракка йомырка кабыгын төеп салам. Гөлләргә туфракны сатып алганым юк, аны кычыткан үскән урыннан казып алам. Гөлләр һәм башка үсентеләр өчен дә иң яхшысы — үзебездәге кара туфрак.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.