• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 28.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР: “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”

11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР:  “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”

Башкортстанның Дәүләкән районында яшәүче Корманаевлар гаиләсендә 11 нче бала туган. Күп балалы әнинең хәлен без дә белештек.

— Гөлназ, 11 нче тапкыр әни булу ничек?
— Гаиләмә, ирем Айнурга һәрчак терәк булганы өчен рәхмәт! Кызыбыз Энҗе рамазан аеның беренче көнендә туды. Бәхетле, сәламәт булсын, — дип сөенә 39 яшендә кабат әни булган Гөлназ Корманаева. Ире Айнур белән алар Уфада авыл хуҗалыгы институтында укыганда гаилә корган.
— Мин Дәүләкән районының Казангул авылыннан. Айнур анда апаларына кунакка кайтып йөри иде. Таныштык, очраша башладык. Институтта укыганда ук өйләнештек. Ул чакта моның кадәр балабыз булыр дип уйламаган идем. Ләкин һәрчак ишле гаилә турында хыялландым, — ди Гөлназ. Хәзер биш малай, алты кыз үстерәләр.
Корманаевлар иҗадый, спорт сөючән гаилә, “Ата-ана батырлыгы” медаленә дә ия булганнар. Балаларның һәрберсенең үз шөгыле бар. Иң олысы Нурфаязга 19 яшь. Ул Башкортстанның физика-техника институтында белем ала, футбол белән шөгыльләнә. Алсу шашка белән кызыксына, баскетболны үз итә. Аэлита фәнни эшләр язарга хирыс, театр түгәрәгенә йөри. Аделинаның спорт гимнастикасы буенча икенче разряды бар, самбо белән шөгыльләнә. Кечкенә эне-сеңелләре: Артур, Ислам, Виктория, Самира, Богдан да бу спорт төренә тартылганнар. Динияр исә шахмат уйный. Корманаевлар “Әти, әни, мин — спорт сөюче гаилә” спорт ярышларында беренчелекне бирми. Балалар мәктәптә яхшы билгеләргә укый. Дәресләрне бергәләп әзерлиләр. Бер-берсенең белемнәрен тикшерәләр.
Хатын-кызның болай да өй мәшәкатьләре җитәрлек. Ашарга пешерәсе, кер юасы, дәрес әзерләтәсе дисеңме? 11 бала, җитмәсә, иҗтимагый эшләр дә бар, шәхси йортны тәртиптә тотарга да кирәк. “Барысына да ничек өлгерәсең?” — дим Гөлназга.
— Безнең гаиләдә һәркем үз эшендә. Көн саен юу, пешерү кыенлык тудырмый, яратып башкарам. Әни булу минем өчен эш түгел. Балаларның булган сәләтләрен үстерергә тырышабыз. Беренче чиратта аларга үзебез үрнәк күрсәтәбез. Олыраклары өй эшләрендә теләп булыша. Иң мөһиме — гаиләдә татулык, бердәмлек булсын, — ди Гөлназ. Бала тәрбияләүдә дә бер-береңә хөрмәт белән карау, аңлашу, ярату кирәк дип саный ул.
— Балаларның күзенә карап сөйләшергә кирәк. Хаталары өчен җәза бирү, сугу нәтиҗәле алым түгел. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен тел белән аңлатырга мөмкин, — ди Гөлназ. Корманаевлар табигатьтә булырга, бәйрәмнәрне бергәләшеп уздырырга ярата. Табында — һәрчак өйдә баскан токмачлы аш, тавык йә каз. Җәй көне шашлык кыздыралар. Кызлар җәһәт кенә салатлар ясап куя.
— Гөлназ, тагын бала табар идеңме? — дим.
— Насыйп булса, Аллаһ кушса, нигә тапмаска? Моны ирем белән бергә хәл итәчәкбез. Ул — эшләремдә һәрчак теләктәш. Бәхет акчада түгел бит. Балалар — иң зур байлык. Иң мөһиме — сәламәт булсыннар, — ди әңгәмәдәшем.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?
Төрлесеннән

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?

by irekmanager irekmanager
4 августа, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”
Төрлесеннән

“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”

by irekmanager irekmanager
31 июля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru