• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Табигать шифасы

“БАЛ КОРТЛАРЫ ЯХШЫ КЫШЛАДЫ”

“БАЛ КОРТЛАРЫ ЯХШЫ КЫШЛАДЫ”

Язның иртә килүе бал кортларына ничек йогынты ясаган? Быел умартачылар нинди уңыш фаразлый?

Дания ЗИННӘТУЛЛИНА, Сарман авылы:
— Хуҗалыгыбызда 5 баш умарта бар. Кышны яхшы чыктылар. Бал кортлары яз көне бик ачыккан була. Шунлыктан аларга ширбәт бирдек. Хәзер үги ана яфрагы, тузганак чәчәк атты. Соңгысын бал кортлары аеруча ярата. Тузганак балын берничә тапкыр аертып карадык, ашап туймаслык! Аннан соң ояларын еш чистартырга тырышабыз. Умарталарны ел саен буямыйбыз. Чөнки бал кортлары оя күчереп йөрткәнне өнәп бетерми. Узган ел буш ояга ике күч килеп керде.

Дания ЙОСЫПОВА, Кукмара районы Төркәш авылы:
— Бал кортлары кышын бик әйбәт торган. Умарталарны чыгардык, чистарттык. Ашарларына бераз бал бирдек. Шушы көннәрдә бер умартадан икенчесенә бал кортларын күчермәкче булабыз. Безнең якта табигать искиткеч матур. Узган елгы кебек быел да бал уңышы сөендерер дип ышанасы килә. Иң мөһиме — корылык кына булмасын!

Илдар ГАЙНУЛЛИН, Самара өлкәсе Камышлы авылы:
— Умарталарны бакчага 17 мартта алып чыгып, рәт-рәт итеп тезеп куйдык. Быел әйбәт кышладылар. Чөнки кыш салкын, гыйнвар коры булды. Юеш, яңгырлы, дымлы һава торышы бал кортларына начар тәэсир итә. Андый вакытта умартадагы баллары да ачый башлый.
Эксперимент буларак, 12 рамлы ояда 2 гаилә тота башладым. Бу кортлар оядан бер-берсен куып чыгарып, майда ук иртә уңыш алу өчен кирәк. Бал корты өчен оя һәм рамнарны үзем ясыйм. Кырларга ел саен агу сибәләр. Умартачыларга игътибар юк, кисәтеп тә тормыйлар. Шуңа да зур кырлар янында умартачылык белән шөгыльләнү куркыныч. Умарта ояларын машинага төяп, тауларга чүнниккә урнаштырабыз. Бал кортлары шунда якын-тирә юкә агачларыннан бал җыя. Быел нинди уңыш алырбыз — барысы да Ходай кулында.

Газинур РИЗВАНОВ, Зәй районы Аксар авылы:
— 7 ел инде умарталар тышта махсус технология буенча кышлый. Ояларына термокамералар урнаштырам. Ул җайланма ояны җылытып тота. Умарта оясы читләренә тишекләр ясадым. Анысы дымланмас өчен кирәк. Аллаһка шөкер, бал кортлары быел бик яхшы кышлады. Арада сирәк кенә үлгәннәре дә бар. Ләкин куркыныч түгел. Язның иртә һәм матур килүе умарта кортлары өчен уңышлы булыр дип өметләнәбез.
Руслан  ХӨСНЕТДИНОВ.

Фотода — Илдар Гайнуллин умарталыгы

Хәбәрләр

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”
Сәхнә арты

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”

by irekmanager irekmanager
1 июля, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
иман нуры

ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?

by irekmanager irekmanager
6 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru