Борынгы гореф-гадәт, йолаларны гына түгел, әби-бабаларыбыздан калган көнкүреш кул эшләрен дә үзләштереп, яңадан тормышка кайтарырга тырышучы тынгысыз җанлы, оста куллы кешеләр шактый. Шундыйларның берсе — Актаныш районы Актаныш авылында яшәүче Ләйлә Галимова. Аның шәмаил, курчаклары, теккән-чиккән милли киемнәре һәм кул станогында борынгыча итеп тукылган сөлге-япмалары мине битараф калдырмады.
— 1980 елда туганмын. Әти-әнием кул эшләренә маһир булды. Әтием Ренарт, мәрхүм инде, гомере буе агач эшләнмәләре, хәтта йорт җиһазларына кадәр ясады, әнием Гөлүсәнең кулыннан энә-җеп төшмәде. Бүген дә тегә, бәйли, чигә, — ди Ләйлә. — Мин дә алар үрнәгендә курчакларыма киемне үзем тегеп, бәйләп кидереп уйнадым. Мәктәптә укыган елларда кул эшләре буенча бик күп бәйгедә катнаштым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлауга, әниемнең тәкъдиме белән Лениногорскиның педагогика училищесының рәсем-сәнгать бүлегенә укырга киттем. Аны тәмамлагач, Чаллы Дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетында белем алдым. Бүген сәнгать мәктәбендә балаларга гамәли сәнгать дәресләре укытам. Укучыларыма үзем белгәннәрне өйрәтергә тырышам. Станокта җәймә сугарга, төрле паннолар эшләргә дә өйрәнәбез.
Ләйлә 2021 елда Кырымда “Күпмилләтле тукучылык сәнгате” дип исемләнгән симпозиумда катнашу бәхетенә ирешкән. Тукучылык, ягъни келәм сугу сәнгатенә багышланган чарадан тәҗрибә туплап кайткан.
— Сарык йонын эшкәртүдән алып, буяу, җәймә туку серләренә кадәр өйрәттеләр. Бик кызык һәм сирәк очрый торган һөнәрләрнең берсе булганлыктан, бу һөнәрне районда да күрсәтәсем килде, — ди Ләйлә. — Район җитәкчелегеннән сәнгать мәктәбенә станоклар алырга ярдәм итүләрен сорадым. Озак та үтмәде, биш станок кайтардылар. Хәзер аларда эшләргә өйрәнәбез, җәймә сугабыз. Әлбәттә, әле җепләр табу, сайлау авыррак. Киләчәктә сарык йоныннан үзебез дә җеп эрли алырбыз дип уйлыйм.
Ләйлә Галимованың эшләнмәләрен санап бетерерлек түгел. Шәмаилләр дә ясый ул.
— Шәмаил ясау, бизәкләү — бик вак хезмәт, — ди кул остасы. — Эш өчен гади киндер алам һәм аңа акрил буяулар белән бизәк төшерәм. Элек кул эшләнмәләремнең агач өлешен мәрхүм әтием әзерләп бирә иде. Хәзер каенатам белән бергәләп башкарабыз. Ул да агач эшен белә. Аңа рәхмәтлемен.
Ләйлә Галимова һәрвакыт алга карап, киләчәккә планнар корып яши.
— Мин — тәвәккәл кеше, башыма берәр фикер килсә, эшли белмим дип тормыйм. Эзләнәм, өйрәнәм, иҗат итәм. Ул бит шатлык, канәгатьлек хисе бирә. Эпоксид сумаладан әйберләр ясарга өйрәнәсем бар, вакыт җитми, — ди ул. — Әле башлаган келәмем, келәм чигүен (“ковровая вышивка”) өйрәнәсем бар. Аны киергегә тарттырып, махсус энә белән чигәм. Бәйләм җепләре элмәк кебек кала бара. Шулай ук макраме ысулы белән дә кул эшләре ясарга яратам. Кул эше белән утырганда бөтен мәшәкатьләремне онытам, күңел биреп эшлим. Яз җитсә, бакчамда бик күп чәчәкләр үстерергә яратам.
Шуны да әйтергә кирәк: бабам — Гарипов Ибраһим Гариф улы районыбыз һөнәрчеләренең кул эшләнмәләрен туплап, “Туган як” музеена нигез салган кеше. Аның белән горурланабыз.
Ләйлә — ике улы Гадел белән Әнвәргә кайгыртучан әни, тормыш иптәше Дилүскә яраткан хатын, уңган хуҗабикә. Өйдәге җылылыкны, ямь һәм матурлыкны тудыручы ул.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.